• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Эшлекле семинар / Деловой семинар

Опубликовано: 09.02.2024

9 февраль көнне Күҗәкә мәктәбендә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру”  дигән темага тарих фәне укытучыларының район семинары булып узды. Мәктәпнең тарих укытучысы Шәйхетдинова Лилия Хәниф кызы 5 нче сыйныфта “Борынгы Грециядә мәгариф һәм фән” дигән темага ачык дәрес күрсәтте.   “Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Кичәдә авылдашыбыз, горурлыгыбыз Хәсән Заманов батырлыгы  киң яктыртылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында  истәлекләр яңартылды. Тарихта канлы эзен калдырган Әфган сугышы, Чечен сугышы, аларда катнашкан авылдашларыбыз турында сәхифә һәркемне тетрәндерде. Әфган сугышы ветераны  Газинур Хаҗиев,  чечен сугышында катнашкан Рузил Галимов балаларга үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә 11 бала анасы Лилия Гильметдинова да чакырылган иде. Ул биш улын армия сафларына озаткан ана. Әфган сугышыннан исән кайтып, тән һәм җан яраларыннан вафат булган улы турында күз яшьләрсез сөйли алмады. Чарада җирлегебез авыллары тарихларын язучы Рәскать абый Хәертдинов та катнашты. Ул тарих укытучыларына бик күп яңа мәгълуматлар бирде. Бүгенге көндә аларның улы Илдар Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу гаиләгә барыбыз да сабырлык телибез. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары чарага ямь өстәде. Тарих укытучылары шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, бай эчтәлекле, фәнни чыгышлар тыңладылар, киләчәктә эшләнәчәк эш төрләре белән таныштылар. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Латыйпова Гөлназ Наил кызы катнашты.


9 февраля в МБОУ «Кузякинская ООШ» прошел районный семинар учителей истории на тему ”Формирование функциональной грамотности на уроках истории и обществознания". Учитель истории школы Шайхутдинова Лилия Ханифовна показала открытый урок “Образование и наука в Древней Греции” в 5 классе. Было проведено открытое мероприятие под названием "Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам". На вечере широко освещался подвиг нашего односельчанина, гордости Хасана Заманова. Обновлены воспоминания односельчан, участвовавших в Великой Отечественной войне. Всех потрясла воспоминания об Афганской войне, Чеченской войне, о наших односельчанах, оставивших кровавый след в истории. Ветеран Афганской войны Газинур Хазиев, участник чеченской войны Рузиль Галимов рассказали ребятам о своем боевом пути, ответили на интересующие их вопросы, высказали добрые пожелания. На мероприятие была приглашена и мать 11 детей Лилия Гильмутдинова. Она отправила пятерых своих сыновей в армию. Она не могла без слез рассказать о своем сыне, который вернулся с афганской войны живым и умер от телесных и душевных ран. В мероприятии принял участие писатель-краевед Раскат Хаертдинов. Он предоставил учителям истории много новой информации. Их сын Ильдар участвует в боевых действиях на Украине. Мы все желаем терпения этой семье. Концертные номера, подготовленные учащимися, добавили яркости мероприятию. Учителя истории также обменялись опытом, выслушали содержательные, научные доклады, ознакомились с предстоящими планами. В семинаре приняла участие методист районного отдела образования Латыпова Гульназ Наилевна.



К списку новостей