• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Мәктәптә күптән әзерлек эшләре алып барылган һәм көтелгән чараларның берсе булган – “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гөрләп үтте. Иртәдән башлап уку йорты дәртле кыңгырауларга багышланган җырларга күмелде. Тантаналы линейкага бик күп кунаклар килде. Билгеләнгән вакытта бәйрәм гимн белән башланып китте. Бәйрәм түренә берсеннән – берсе матур, тәртипле, булдыклы чыгарылышның 6 укучысы чакырылды. Шарлар һәм чәчәкләргә уралган Җиңү Аркасыннан сәхнәгә төп сәбәпчеләр килеп чыкты, мәктәп вальсына бөтерелеп иң лаеклы урынга урнашты. Чыгарылыш тасмалары һәм Мактау грамоталарын укучыларга мәктәп директоры иң беренчеләрдән булып тапшырды. Район администрациясе исеменнән баш табиб Самерханов Рөстәм Әбрар улы кайнар котлады, уку һәм фән олимпиадаларында , конференцияләрдә җиңүче Вәлиева Энҗе, Гарипов Рәдифкә махсус район башлыгының Рәхмәт хатларын җиткерде. Мәгариф бүлегенннән әйдәп баручы белгеч Гайнуллина Лилия Фәһим кызы уку йортына фән олимпиадаларында , аерым укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңү уңаеннан Мактау грамоталары тапшырды. 9 нчы сыйныф укучыларын җирле үзидарә, Мәдәният йорты, балалар бакчасы, ветеран укытучылар советы әгъзалары кайнар котлады. Иң матур теләкләрне шулай ук беренче укытучы, сыныф җитәкчесе Галиуллина Зөлфия Фоат кызы, әти – әниләр җиткерде.Учком әгзалары шаян шигырьләр сөйләделәр. 1-8 сыйныф укучылары бик матур бүләкләр әзерләп тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышы күзләргә яшьләр китерде, бик матур әзерләнгәннәр! Һавага төрле төстәге шарлар җибәрү барсын да кызыктырды! Бәйрәмнең ахырында традиция буенча узган уку елы чыгарылышыннан махсус бәйрәмгә килгән Хәйруллин Илнур белән Хәйруллин Илназлар тугызларга кыңгырау тапшырдылар. Соңгы кыңгырауны 1 сыйныфтан уку алдынгысы Серебрякова Айшә, 9 сыйныфтан - Гарипов Рәдифләр бирде. Барлык тамашачы, кунаклар чәчәкләргә күмелде. Көчле алкышлар астында 9 сыйныф укучылары “Соңгы сыйныф сәгатенә” озатылды,

Опубликовано: 22.05.2015



К списку новостей