муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Республиканың ГТО нормаларын үтәү планы нигезендә районда 23, 25 нче май көннәрендә Үзәк стадионда һәрбер мәктәптән сайланган иң җитез, иң өлгер спортсмен кыз һәм егетләр нормативлар тапшыру буенча стартка җыелдылар. Безнең мәктәпнең данын ике көн буена 6 сыйныфтан - Шәрәфетдинова Розана, Вәлиев Инсаф, 7 сыйныфтан – Шакурова Айгөл, 8 сыйныфтан – Җамалетдинов Илшатлар яклады. Көннәр бик кызу булуга да карамастан укучыларыбыз мәктәп данын бик тырышып яклады. Кече төркемдә аеруча зур уңышларга Инсаф, зурлар төркемендә – Илшат лаек булды. Розана белән Айгөл дә калышмаска тырыштылар. Ярышлар төре күп, нормативлар катгый булу сәбәпле ярыш икенче көнгә дә күчерелде. Барлык төр ярышлардан соң команда иҗади бәйге өлешендә көч сынашты. Айгөл белән Розана бик матур итеп “Җиңү көнен ” җырладылар, шуннан соң команда алдан ук әзерләнгән махсус газетаны тикшерүгә тапшырды. Жюри барлык этапларның нәтиҗәләрен барлаганнан соң һәрбер мәктәпнең күпме балл җыйганын, җиңүчеләрне атаячак. Газета һәм җыр бәйгесе йомгаклары да соңрак әзер булачак. Без үзебезнең укучыларыбызның чын күңелдән җиңүләрен телибез. Укытучы абыйлары Индүс Мәнсур улы : “Өметләр бар, булыр!” – дип тора.
Опубликовано: 26.05.2015К списку новостей





