• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А
Телефон: +7(843)-744-22-54
E-Mail: sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ"
Руководитель: Гарипов Раиф Рашатович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 40
У нас учат: 18

У нас в школе

Бүген мәктәптә II-VIII нче сыйныфлар өчен чын - чынлап “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды.Тантаналы линейкага чыгарылыш сыйныф укучылары да чакырылды. Иртәнге 8 сәгатьтә барлык педагогик коллектив, укучылар, чакырылган ата-аналар бәйрәм рухы балкып торган тантаналар залында җыелды. Линейкада иң беренчеләрдән булып мәктәп администрациясе 4 –нче чирек йомгакларын җиткерде. Шуннан соң уку елы дәвамында бары тик “5” ле билгеләренә генә өлгергән укучылар сәхнәгә чакырылды.Елдагыча барлык эшчәнлеккә йомгак ясалу түбәндәгечә булды: 1) Ел дәвамында “Иң яхшы дәрескә йөрүче сыйныф” номинациясендә IV сыйныф (С.җ.Фәхретдинова И.М.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 2) Ел дәвамында “Иң күп тәртип билгесе алучы сыйныф” номинациясендә IX сыйныф (С.җ. Галиуллина З.Ф.) җиңүче булды. Шул ук номинациядә 2 урынга V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.), VI сыйныф (С.җ. Гарипова С.И.), VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булдылар. 3) Ел дәвамында “Иң яхшы кизү торучы сыйныф” номинациясендә 1 урынны V сыйныф (С.җ. Әхмәдуллина Г.Р.) һәм VII сыйныф (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) бүлеште. 2 урын VI сыйныфка (С.җ. Гарипова С.И.) бирелде. Һәр елдагыча сыйныфларның төп тәрбия эшчәнлеге рейтингын төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашу билгеләде . Ел дәвамында һәр чиректә барланып барган ярыш нәтиҗәләре кушылганнан соң бу номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.Башлангыч сыйныфлар арасында “Иң күп бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнашучы сыйныф” номинациясендә 18 балл белән II сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) җиңеп чыкты. Шул ук номинациядә 2 урынны III сыйныф -16 балл (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) яулады. 3 нче урын I сыйныфка – 11 балл (С.җ. Фәхретдинова И.М.) бирелде. Зур сыйныфлар арасында җиңүче исеменә VII сыйныф-10 балл (С.җ. Җәгъфәрова Ф.Ф.) лаек булды. 2 урында VIII сыйныф -9 балл (С.җ. Шәрәфетдинова Л.Г.) , 3 нче урында- VI сыйныф- 8 балл (С.җ. Гарипова С.И.) . Мәктәп күләмендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: “Ел сыйныфы” – II сыйныф, “Ел сыйныф җитәкчесе”- Әхмәтшина Л.С. 2 урында III сыйныф (С.җ. Әхмәтшина Л.С.) , 3 урында - I сыйныф (С.җ. Фәхретдинова И.М.) Һәр номинациядә җиңүче сыйныф һәм сыйныф җитәкчесе Мактау Грамотасы һәм медальләр белән бүләкләнде. ГТО нормативларын язгы сессия һәм еллык тапшыру нәтиҗәләре буенча 1,2,3 –нче урын яулаучы укучылар (алтын, көмеш, бронза) медальләр белән бүләкләнде. Район ГТО Фестивалендә уңышлы чыгыш ясаучы команда да Мактау кәгазенә лаек булды. Линейка дәвамында барлык укучыларга да төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен Диплом һәм Мактау Грамоталары тапшырылды. Укучыларга җәйге практика, җәйге ял, җәй көннәрендә укучыларның суда, юлда, транспортта йөрү һәм аны куллану, ут, электр буенча искәртмәле инструктаж бирелде. 2 сыйныф укучысы Садыкова Гүзәл Соңгы кыңгырауны чыңлатты. Мәктәп бушап калды. Ләкин күпкә түгел: тиздән бакчада эш, дару үләннәре тапшыру, Луганск һәм Донбасс укучыларына мәктәп кирәк- яраклары бүләк итү буенча очрашулар башланачак.Бу уку елы мәктәп өчен бик уңышлы ел булды!!!

Опубликовано: 31.05.2015



К списку новостей