муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
У нас в школе
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 23 - нче май көнне Балаларны яклау көне уздырылды.Тәрбия чарасына әзерлек кысасында аның планы төзелде, аерым бурыч һәм максатлар куелды. Билгеләнгән сәгатътә укучыларны барлап, иминлек инструктажы үткәрелде.Чараның төп өлеше укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга багышланганга, барлык балалар да турист походына әзерлек белән килде. Иң беренче үлчәнгән юлны дөрес һәм тиз вакытта узарга кирәк булды. Барып җиткәч , кече привал оештырылды. Оештыру линейкасыннан соң һәр сыйныф үзенең почмагын булдырды, аны бизәде, яраклаштырды. Тамак ялгап алгач, иң күләмле эшләрнең берсе булган- җиңел атлетика буенча ГТО нормаларын тапшыру башланды. Махсус сыйныф җитәкчеләреннән торган санаучы һәм күзәтүче төркемнәр оештырылды, ярышны 1 сыйныф укучылары башлап җибәрде. Һәр сыйныф нормативка сыешырга бик теләде, укучылар тырышты. Ярыш булгач ярыш инде: 1, 2, 3 - нче урыннарны яулаучылар ГТО ЧЕМПИОННАРЫ дип аталды. Иң аерым котлаулар беренчелекне алучы түбәндәге укучыларга булды: 1 сыйныфтан – Кадыров Раян, 2 сыйныфтан – Хайруллин Риназ,3 сыйныфтан – Алюкова Алия, 4 сыйныфтан – Хайруллин Илмаз, Шайдуллин Раят, 5 сыйныфтан – Гатауллин Фаил, 6 сыйныфтан – Вәлиев Әлфис, 7 сыйныфтан – Кадыров Фаил, 8 сыйныфтан – Валиуллина Альбина, 9 сыйныфтан – Гарипов Рәдиф, Храмов Данила. Күңелле уеннар, дуслар белән тәкыялар үрү, зәңгәр күл буенда балык тоту, түгәрәкләшеп серләшеп утыру – бөтенесе дә укучыларның күңелләренә бик хуш килде. Урыннарны тәртипкә китереп, эшләргә йомгак ясау өчен кабат тантаналы линейка оештырылды. Линейкада барлык укучылар өчен җәйге вакытта тиешле инструктаж үткәрелде: юл йөрү кагыйдәләре, кич урамда булу вакыты, электр белән сак булулар искәртелде. Шундый ук эчтәлекле аңлату эшләре ата- аналар белән дә үткәреләчәк.
Опубликовано: 26.05.2015К списку новостей





