Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
"Кыш бабайга хат" район конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Әюпов Рәзил Илфар улы җиңү яулады 24.12.2020

"Кыш бабайга хат" район конкурсында 1 нче сыйныф укучысы Әюпов Рәзил Илфар улы җиңү яулады. Ул кыш бабайдан кыйммәтле бүләкләр сорамаган, бары тик әти- әнисез балаларны онытмасаң иде, аларны да шатландырсаң иде дигән...Афәрин Рәзил, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Бүген Казанда котеп алынган президент елкасы булды 24.12.2020

-
Мәктәбебездә оригиналь чыршы ясау буенча конкурс игълан иттек 23.12.2020

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитте. Һәр кеше күңеле белән яңа ел көтә. Мәктәбебездә
оригиналь чыршы ясау буенча конкурс игълан иткән идек. Укучыларыбыз әти-әниләре белән берлектә эшне башлап та җибәрделәр.Берсеннән-берсе матур,берсеннән-берсе үзенчәлекле чыршылар килә дә башлады. Безнең арабызда искиткеч оста , бай фантазияле укучыларыбыз күп икән бит! Әле конкурска нәтиҗә ясалмады, яңа эш -
“Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командаларына бүленеп, кроссворд чиштек 22.12.2020

Яңа ел бәйрәмен каршы алуга әзерлек эшләре дәвам итә. Бәйрәмгә аяк басарга санаулы көннәр калып бара бит. Ә Яңа елны каршылау кайчаннан башланып киткән соң? Кыш бабай, Кар кызы кайчан барлыкка килгән? Укучылар белән шул хакта сөйләштек. “Кыш бабай” һәм “Кар кызы” командаларына бүленеп, кроссворд чиштек. Яңа елны күңелле итеп каршы алыйк!
-
Яңа елга кардан матур сыннар ясадык. 21.12.2020

Яңа елга кардан матур сыннар ясадык.
-
Т. Миңнуллинның “Кәрлә мәктәп баласы” әсәрен сәхнәләштереп, беренче урын яуладылар 16.12.2020

Укучыларыбыз төрле конкурсларда актив катнашалар, югары урыннар да алалар. “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән районкүләмендә уздырылган фестивальдә катнаштылар. Т. Миңнуллинның “Кәрлә мәктәп баласы” әсәрен сәхнәләштереп, беренче урын яуладылар. Афәрин, укучыларыбыз!
-
#новогодниеокна акциясендә катнаштык 15.12.2020

Бүген без укучыларыбыз белән #новогодниеокна акциясендә катнаштык. Акциянең максаты - Яңа елның гаилә традицияләрен күрсәтү һәм саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Шушы акция кысаларында, яңа елга әзерләнү максатыннан, укучыларыбыз сыйныф тәрәзәләрен бизәделәр. Яңа ел рухы булдырдылар. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән!
-
Патриотик Җиңү дәресләрәре үтте 14.12.2020

Ватан Геройлары көне уңаеннан, бүген Республика пректы кысаларында патриотик Җиңү дәресләрәре үтте. Ул “СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ГЕРОЙЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БАТЫРЛЫКЛАРЫ” дип аталды. Төп бурыч булып, укучыларны Бөек Ватан сугышының беренче геройлары белән таныштыру иде. Шулай ук Татарстаннан чыккан Геройлар турында да мәгълүмат бирелде.
-
Конституция көне 12.12.2020

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция - төп закон ул. Анда дәүләтнең ижтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Безнең мәктәбебездә дә бу бәйрәмгә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде, бәйрәмнең әһәмиятлелеге турында укучылар белән фикер алышынды
-
Бүген укучыларга кеше хокуклары буенча тәрбия сәгате уздырылды
11.12.2020
Бүген укучыларга кеше хокуклары буенча тәрбия сәгате уздырылды. Кешенең хокукый статусынигезен тәшкил иткән хокуклар, хокукый дәүләтләрнең хокук үзәгендә ята.Халыкара хокукөлкәсендә кеше хокуклары төшенчәсе БМО Кеше хокукларының гомуми декларациясе беләнбнркетелгән. БМО 1989 елда чыгарылган Кеше хокуклары турындагы халыкара килешүләрҗыентыгына җитмешләп халыкара килешү тупланган. Алар даими тулыландырылыптора.Укучылар бу дәрестә үзләренә кирәкле , эчтәлекле, файдалы белешмә алдылар.













