Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
"Юлда сак булыйк" 14.10.2020

Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау, ярышу, бер-береңне узарга тырышу рухы тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Юлда сак булыйк" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар. Ахырдан табышмакларга җаваплар таптылар. Юлларда сак булу кирәклеген һәр укучы күңелендә йөртер дип калабыз.
-
“Сөмбеләдә кунакта” бәйрәмен үткәрдек 13.10.2020

Тышта алтын көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
Без бүген укучыларыбыз белән, “Сөмбеләдә кунакта” бәйрәмен үткәрдек. Балаларның яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бәйрәмдә укучыларыбыз матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле спорт уеннары уйнадылар. Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. -
"Кешене хезмәт бизи" 10.10.2020

"Кешене хезмәт бизи"- дигән мәкаль бар татар халкында. Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул - шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга.
Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Шундый максат белән бездә көзге өмәдә катнаштык. Мәктәп яны территориясен, авылны ямьләндерү өчен кулыбыздан килгәнне эшләдек. -
Мәрхәмбикә апага кунакка бардык. 09.10.2020
Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү,гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу, олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру максатыннан укучылар белән авылыбызның ак әбисе - Вәлиева Мәрхәмбикә апага кунакка бардык. Тормышы, сәламәтлеге белән таныштык. Мәрхәмбикә апага тормышында зур авырлыклар күрергә туры килгән. Бөтен гомерен колхоз эшенә багышлаган. Тормыш иптәше Ильяс абый белән 4 бала үстергәннәр. Әлеге көндә Мәрхәмбикә апа улы Ильнур белән гомер итә. -
Укучылар “Сакла” проекты белән таныштылар 08.10.2020

“Сакла” проекты 4 яшьтән 11 яшькәчә балаларда юлларда йөрү күнекмәләре булдыру, Татарстан Республикасы юлларында балаларның имгәнүен киметү һәм киләчәктә законнарны тыңлаучы һәм үтәүче җәяүлеләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Проект рамкаларында укучылар юл хәрәкәте билгеләрен төрле уеннар һәм мультфильмнар ярдәмендә өйрәнәләр. Бүген укучылар “Сакла” проекты белән таныштылар, мультфильм карадылар, ребуслар чиштеләр.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 07.10.2020

Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә "Сәламәт йөгерү" акциясе үтте. Бу проектта катшашучылар бик актив булдылар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы астында бар халыкны да сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга чакырдылар.
-
Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә. 02.10.2020

Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык һәм сугыштан соң хәерчелек...
Без бүген башлангыч класс укучылары белән гомере буе хезмәттә кайнаган Гыймадиева Асия апага кунакка бардык, хәлен белдек. Асия апа игътибарга, хөрмәткә лаеклы кеше. Үзенең оныкларын ярата. Алар да әбиләренең нигезенә эзне суытмый. -
Өлкәннәр көне. 01.10.2020

Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Өлкәннәр көненнән башланып китә. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Мәктәбебездә бу уңайдан матур кичә оештырылды. Авылыбыз клубына әби-бабайлар җыелды. Алар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп укучылары әби-бабайларын җырлап, биеп, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, скетч куеп шатландырдылар. Барлык санитар - гигиена таләпләре үтәлде. -
"Яшь талантлар" 01.10.2020

Мәктәпнең "Яшь талантлар" драма түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз татар халык әкияте "Үги кыз"ны сәхнәләштерде.
-
Уңыш искиткеч! 30.09.2020

Алтын көз үтеп бара. Бакчаларда соңгы өмәләр уздырыла. Бүген укчыларыбыз белән мәктәп бакчасында эшләдек. Кишер, чөгендер, кабак җыйдык. Уңыш искиткеч! Кыш буена җитәрлек витамин әзерләнде.













