Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Акция "Белый цветок" ("Ак чәчәк")
Опубликовано: 26.10.2021Беренче рәсми “Ак Чәчәк” (“Белый цветок”) көне 1908 елның 1 маенда Швециядә уза. Шуннан соң ромашка сату акцияләрен үткәрү идеясе Норвегиягә, Финляндиягә, Даниягә, Германиягә һәм Европаның башка илләренә күчә.
1910 елдан башлап бөтен Россия буйлап ел саен ак ромашка көне уздырыла. Бәйрәм патша гаиләсе ярдәме белән аеруча популяр була.
Беренче елны ук акциядә 104 шәһәр катнаша һәм 500 000 сумга якын акча җыела. Бәйрәм башкаланың төп урамнары буйлап йөрүдән башлана. Бәйрәмдә барлык халык катлавы катнаша. Урамнарда чәчәкләр сатудан акча җыелган. Ромашка яки маргаритка чәчәкләре өчен һәркем мөмкин кадәр акча бирә - берничә тиеннән дистәгә, йөз һәм хәтта мең сумга кадәр. Һәрбер акча җыючының махсус билгесе һәм номерлы карточкасы булган.
Көн ахырында акчалар хисап комиссиясенә бирелгән, исәпләгәннән соң ведомость аерым брошюра белән бастырыла.
Без дә укучыларыбыз белән, бүген “Ак чәчәк” акциясе турында презентация карадык. Ел саен туберкулезга каршы көрәш девизы астында үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясенең бурычлары белән таныштык.
Иганә өчен кечкенә ак чәчәкләр - бәйрәм символы, ул безне мәрхәмәтлелек һәм хәйриячелек эшендә берләштерергә тиеш.
К списку новостей