Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Сәламәтлек көне" 31.10.2020

Бүген мәктәбебездә "Сәламәтлек көне" нә багышлап төрле чаралар билгеләп үтелде.Укучылар тәрбия сәгатьләрендә презентация карап, сәламәтлекне саклауның төрле юлларын ачыклап үттеләр. Саф һавада физик күнегүләр ясадылар.
-
“Онлайн-уроки финансовой грамотности” проектын тормышка ашырабыз 30.10.2020

Финанс яктан грамотасызлык белән россиялеләр көн саен диярлек очрашып тора. Көндәлек тормышта финанс грамоталылыкка игътибар итү бүгенге көндә иң кирәкле сыйфатларның берсе. 2015 нче елдан РФ Үзәк банкы Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары өчен “Онлайн-уроки финансовой грамотности” проектын тормышка ашыра. Бүген без өлкән сыйныф укучылар белән "С деньгами на "Ты" или Зачем быть финансово грамотным?" онлайн-дәрес карадык.
-
Укучыларыбыз белән көзге яфраклардан, чыршы күркәләреннән матур эшләнмәләр ясауны төгәлләдек 28.10.2020

Көз уртасы якынлаша. Укучыларыбыз белән көзге яфраклардан, чыршы күркәләреннән матур эшләнмәләр ясауны төгәлләдек. Әлеге эштә һәр укучы теләп катнашты. Берсеннән-берсе матур эшләнмәләргә карап кына торасы килә. Афәрин, укучылар!
-
Укучыларыбыз китапханәгә бик теләп йөри. 26.10.2020

Халыкара мәктәп китапханәләре көнен 26 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителде. Бу көн 1999 елдан башлап 20 ел дәвамында билгеләп үтелә. Китапханәнең һәр кешенең тормышында әһәмияте турында беренче сыйныф укучысы да сөйли ала. Чөнки анда саклана торган белемнәр бер нәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Аңа нәрсә кирәк, һәркем китапханәдән таба ала. Әмма интернет үсеше белән бәйле рәвештә, китапханәләр акрынлап үзенең бөеклеген югалта. Шуңа күрә мәктәпләрдә китапларга карата мәхәббәт тәрбияләү укытучылардан тора. Укучыларыбыз китапханәгә бик теләп йөри. Китапларны кадерләп сакларга кирәклеген дә беләләр.
-
“Сообщи, где торгуют смертью” акциясе 24.10.2020

Агымдагы елның 19 ыннан 30 нчы октябренә кадәр Бөтенроссия акциясенең икенче этабы бара, “Сообщи, где торгуют смертью”. Акциянең максаты – наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында халык арасында аңлату эшләре алып бару. Наркомания профилактикасы бик мөһим, чөнки бу кеше өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә куркыныч авыру. Шушы турыда укучылар белән әңгәмә үткәрелде.
-
Көзге яфраклардан,чыршы күркәләреннән искиткеч матур эшләнмәләр 21.10.2020

Табигатьтә алтын көз.Укучыларыбыз көзге яфраклардан,чыршы күркәләреннән искиткеч матур эшләнмәләр ясап алып килделәр. Иң матур эш беренче сыйныф укучысыныкы булды. Киләчәктә дә укучыларыбыз матур, кызыклы эшләр алып килүләрен көтеп калабыз.
-
“Экология һәм энергия саклау” Бөтенроссия дәресендә катнаштык. 20.10.2020

Бүген укучыларыбыз белән, Бөтенроссия энергия саклау фестивале кысаларында, “Экология һәм энергия саклау” Бөтенроссия дәресендә катнаштык.
Әйләнә-тирәгә карата ничек сакчыл булырга? Бер карасаң, агач утыртырга, шимбә өмәләрендә катнашырга мөмкин. Тик шул ук вакытта, син көндәлек тормыштагы әйберләрне дә сакчыл рәвештә куллана аласың. Бу да экологияне саклап калуга зур бер адым булачак. Көндәлек тормыштагы әйберләрне аңлап җиткереп кулланырга кирәк. Ягъни әрәм итмичә, сакчыл рәвештә файдалану дигән сүз. Электр утын кулланганда, ничек экология турында кайгыртырга соң? Без шул хакта сөйләштек, фикер алыштык. -
“Сәламәт яшәү турында сөйләшү” 19.10.2020

Һәркем сәламәт булу өчен: дөрес тукланырга, еш хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә тиеш. Ә без дөрес тукланабызмы? Бүгенге тәрбия дәресендә укучылар әлеге сорауга җавап эзләделәр. Дөрес туклану пирамидасы төзеделәр. Иң беренче урында ярмалар, икенче урында яшелчәләр, җиләк-җимешләр, өченче урында сөт ризыклары, аннан соң ит, балык тора икән. Кеше организмы өчен зыян сала торганнары турында да сөйләштеләр. “Сәламәт яшәү турында сөйләшү” китабы буенча биремнәр үтәделәр. Һәр бала сәламәт туклану буенча үз фикерен әйтте.
-
"Икмәк — Аллаh буләге! " 16.10.2020

Икмәк! Ипи! Кеше өчен нинди якын сузләр! Элек-электән икмәк кадерен белергә, ипинен hәр валчыгын әрәм итмичә олыларга өйрәнгән татар халкы. Бабаларыбыз да "Икмәк — Аллаh буләге! " ,- дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Нинди генэ мәжлес, бәйрәм булмасын, ул табынсыз узмый.
Ә өстәл бизәге, төп ризык, әлбәттә ул- ипи! Бүген укучыларыбызга икмәк турында әңгәмә үткәрдек. Икмәкнең кадерен белергә, аңа карата сакчыл караш кирәклеге аңлатылды. Ахырдан презентация күрсәтелде, икмәк турында шигырьләр укылды. -
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында катнаша 15.10.2020

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы ел саен 24 фән буенча үткәрелә. Ярышлар дүрт этапта үтә: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этабы. Бүгенге көннәрдә укучыларыбыз мәктәп этабы олимпиада эшләрендә үзләренең көчләрен сыный.













