Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Кайсыгызның кулы җылы?"дигән темага музей дәресе узды 10.12.2020

Бүген башлангыч класс укучылары музейда булдылар.Музей мөдире Ләйлә Мөнир кызы "Кайсыгызның кулы җылы?"дигән темага музей дәресе уздырды. Авыр катлаулы юл үткән, фаҗигале язмышлы татар поэзиясенең маягы-Хәсән Туфан турында тулы белешмә алдылар. Дәрестә укучыларыбыз да актив катнаштылар. Сорауларга тулы җаваплар бирделәр.Әлеге чара балаларга файдалы булды диясе килә.
-
9 декабрь Ватан Геройлары көне 09.12.2020
Фаргатовна 09.12.2020 12:562007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Шул уңайдан укучылар белән класс сәгате үткәрелде.
Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.
Әйе,бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.
Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре,ятим сабыйлар,тыл хатыннар китерде.Бәхетлекиләчәкне якынайту өчен фронтта да,тыл да өлкәннәр һәм балалар булды.Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?
Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,спорт батырлары,хезмәт батырлары , табиблар, янгын
сүндерүчеләр. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш. -
Учи.ру платформасында юл йөрү буенча үткәрелгән олимпиада 06.12.2020

Башлангыч класс укучылары Учи.ру платформасында юл йөрү буенча үткәрелгән олимпиадада бик теләп катнаштылар. Укучыларыбыз автобуста, машинада йөрү, юл аркылы чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юл билгеләре буенча белемнәрен сынадылар. Югары балларга ия булдылар.
-
#Бум Батл дип аталган макулатура жыю буенча Бөтенроссия акциясе 05.12.2020

Арча муниципаль районында, 1сеннән 9 нчы декабрьгә кадәр, #Бум Батл дип аталган макулатура жыю буенча Бөтенроссия акциясе башланып китте. Бу акциядә безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашалар. Хәр класска тапшыру нормасы билгеләнде
-
"Без онытмыйбыз сине ,солдат!"исеме астында рәсем конкурсы уздырдык. 04.12.2020

Бүген башлангыч класс укучылары арасында "Без онытмыйбыз сине ,солдат!"исеме астында рәсем конкурсы уздырдык. Әлеге конкурс совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Әлеге чарада Һәр бала теләп, зур кызыксыну белән катнашты. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган солдатның гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Илебез тынычлыгы өчен сугышкан солдатларны онытмыйк.
-
“Билгесез солдат көне” (“День неизвестного солдата”) Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде 03.12.2020

2020 елның 3 нче декабрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Хәтер һәм Дан елы рамкасы кысаларында “Билгесез солдат көне” (“День неизвестного солдата”) Бөтенрәсәй акциясе үткәрелә. Шушы акция уңаеннан, бүген мәктәбебезнең “Яшь армиячеләр” отрядындагы укучыларыбыз, авылыбызның сугыштан кайтмый калган бабайлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдылар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" 02.12.2020

Мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган Ана һәйкәлен кардан чистарттылар. Юкка гына "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел", димәгәннәр. Безгә Җиңү таңын бүләк итеп, үз гомерләрен аямыйча сугышып ,чит җирләрдә ятып калган авылдашларыбызны онытмыйк. Алар безнең күңелләрдә һәрвакыт саклансын
-
1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2020

1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне. Укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең кешелеккә бик ничек куркыныч булуы турында аңлатылды. Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә - үз җавабыңны төгәл әйтә белергә кирәклеге әйтелде.
-
Укытучылар өчен вебинар оештырылды 30.11.2020

Бүген, ягъни 30 нчы ноябрь көнне, укытучылар өчен вебинар оештырылды. Аның темасы: “Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм ВИЧ-инфекция таралуны кисәту буенча профилактик чараларны оештыру”.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен 1 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн - ВИЧ/СПИД эпидемиясенең Глобаль таралуын туктату кирәклеге турында искәртүгә хезмәт итә.
СПИД – специфик вируслар китереп чыгарган һәм дәвалауга бирешмәүчән йогышлы авыру. Вирус кешенең канына үтеп керә һәм организмның иң мөһим саклану чарасы булган ак кан тәнчекләрен, лимфоцитларны зарарлый. Нәтиҗәдә СПИД йоктырган кеше төрле авырулар китереп чыгаручы микробларга, яман шешләргә бирешүчән була. -
Түгәрәк өстәл. 26.11.2020

Бүген мәктәбебезгә Арча үзәк больницасыннан врач нарколог-психиатр Әхмәтҗанов Рөстәм Әдһәм улы, Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбе психологы Хадиева Эльвира Ринат кызы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының яшүсмерләр арасында хокук бозуны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Хабирова Рамилә Гомәр кызы укучылар белән очрашуга килделәр. Һәр белгеч үз юнәлеше буенча укучылар алдында чыгыш ясадылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.













