Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сталинград сугышы турында фильм карадык
02.02.2021
1942 нче елның июль аенда Сталинград сугышы башлана. Сталинградны яклаучы составында 147 нче укчы дивизия авыр сугышлар алып бара. 1943 нче елның 2 нче февралендә дошман камалышта кала. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы җиңүе Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылышны башлап җибәрә.
Бүген тәрбия сәгатендә укучылар белән Сталинград сугышы турында фильм карадык, фикерләр алыштык. Сталинград сугышының максаты, мәгънәсе нидә булган һәм ул бүгенге көндә нинди нәтиҗәләргә китергәнен аңлаттык. -
Авылыбызда сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган һәйкәлне һәрвакыт чистартабыз
01.02.2021
Февральдә хәрби-патриотик айлык башланып китә. Укучыларыбызга сыйныф сәгатьләрендә әнә шул хакта мәгълүмат бирәбез. Ватанны яратырга, сакларга өйрәтәбез. Авылыбызда сугыш кырында ятып калганнарга дип куелган һәйкәлне һәрвакыт чистартабыз. Карларын көрибез. Мәктәбебезнең яшь хәрбиләре бу эштә бик актив катнаша.
-
Балаларыбыз бик телэп, яратып тукланалар
30.01.2021
Укучыларыбызны мэктэбебездэ бик тэмле ашаталар.Ризык меню буенча зур жаваплылык белэн пешерелэ. Ата-аналар комитеты да даими тикшереп, контрольдэ тоталар. Балаларыбыз бик телэп, яратып тукланалар.
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”
29.01.2021
"Казан арты" дигән сүзне бары
Әйтү җитә татар халкына:
Кул сузалар танып, әйтерсең лә
Барлык татар Казан артыннан! – дигән матур шигырь юллары белән башланып китте Наласа урта мәктәбендә бүгенге кичә. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” – дип аталган әдәби-музыкаль кичә язучы Рөстәм Галиуллин иҗатына багышланган иде. Кунак булып шагыйрь Разил Вәлиев, районыбыз кунаклары һәм күрше авыл мәктәбеннән туган тел укытучылары һәм укучылары килде. Наласа урта мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән әдәби кичә бик эчтәлекле булды. Кичәнең икенче өлеше “Без бит – Арча яклары” дип исемләнгән җыентык буенча телдән журнал оештырылды. Безнең мәктәпнең туган тел һәм әдәбяты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы әлеге җыентыкка кергән Тукаебызның, фронтовик-язучы Әнәс Галиевның әсәрләре дә урын алуы турында чыгыш ясады. Укучыларыбыз,Минһаҗева Зәлинә һәм Бикчәнтәева Чулпанның чыгышын килгән кунаклар бик җылы кабул итте. Ахырдан чыгыш ясаган һәр укучыга, укытучыларга район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды -
Туган телләр турында өйрәнүне дәвам итеп, бүген укучылар белән викторина үткәрдек
28.01.2021
Туган телләр турында өйрәнүне дәвам итеп, бүген укучылар белән викторина үткәрдек. Укучылар бик теләп катнаштылар: укылган әкиятләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, башваткычлар чиштеләр, хәрефләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, сүзләр төзеделәр.
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
Баш очында кояш булып тора гел. -
Бүген 27 нче гыйнвар Ленинград камалышы бетерелгән көн
27.01.2021
Бүген 27 нче гыйнвар Ленинград камалышы бетерелгән көн. Бүген батырлык сәгатендә әнә шул хакта мәгълүмат бирелде. Укучылар фильм карап, тулы информация алдылар.
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварендә өзелә) — 872 көн сузыла.
Камау башланганчы шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала - Ладога күле. Бу күл алман-фашист әртиллириясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Лениградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә.
Камау өзгәннән соң Ленинград чолгавы дошман көчләре тарафыннан 1944 елның сентябренә кадәр дәвам итә -
Телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз
26.01.2021
Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан, бүген икенче дәүләт телебез – рус теле турында сөйләштек.
Телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Укучыларыбыз белән, авыл китапханәсендәге рус язучыларының китаплар күргәзмәсе һәм аларның канатлы сүзләре белән таныштык. Без Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәбез:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел. -
“Ел укытучысы-2021”
26.01.2021
"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады. Бәйгедә Рәдис Әсфәндияр улы экология темасына, бигрәк тә көндәлек тормышта кулланылган калдыклар, темасына дәрес өзекләре күрсәтте. Укучылар белән дәрестә ничек итеп калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләр оештырды. Укучыларга да бу дәрес бик ошады. Алар хәтта, калдыкларны икенчел эшкәртү методларын да карап киттеләр. Үзләре дә пластик бутылкадан җимлекләр ясадылар. Район этабында катнашучыларны бүләкләргә "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Корбанов Альмир Әхәт улы килгән иде. Ул ТРның көнбатыш зонасында ККК белән эш итү өлкәсенең региональ операторы. Ул үз котлавында түбәндәгеләрне әйтте: “Әлеге предприятие Казан шәһәрендә һәм 21 муниципаль районда, шул исәптән Арча районында 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли. Без калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү (сортировкалау) буенча эшләрне башкарабыз. Безгә Арча халкының табигатьне саклау һәм экология мәсьәләләренә сак карашы ошый . Үз ягыбыздан да районда чисталык һәм тәртип мәсьәләләренә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Яңа чүп-чар ташучы машиналар сатып алдык, күп сандагы контейнерлар, торак пунктларны колачлау, калдыкларны җыю хезмәте белән тәэмин итү 100% ка якынлаша. Арча районында заманча чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзергә планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, Экология, шул исәптән калдыкларны аерым җыю мәсьәләләре белән ешрак район халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары кызыксына башлады. Бу чарада безнең катнашуыбыз да очраклы түгел. Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы. Ул “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә нәкъ менә шушы теманы ачты.” Корбанов Альмир Әхәт улы мәктәбебезгә кыйммәтле бүләк тапшырды. Без дә үз чиратыбызда, Рәдис Әсфәндияр улын бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз, иҗат чишмәсе саекмасын, киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын. -
Безнең мәктәпнең география укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы үз фәне буенча дәрес өзекләре күрсәтте. 25.01.2021

"Ел укытучысы-2021"республика конкурсының муниципаль этабы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. Безнең мәктәпнең география укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы үз фәне буенча дәрес өзекләре күрсәтте.
-
"Тел безнең -гомер юлдашыбыз" дигән темага КВН үткәрдек
22.01.2021
Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру,
туган телебезгә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Тел безнең -гомер юлдашыбыз" дигән темага КВН үткәрдек. Укучылар мәкальләр, табышмаклар буенча көч сынаштылар. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр. Ахырдан нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде.













