Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
“Тукай геройлары янәшәмдә”
21.01.2021
Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә төрле чаралар башланып китте. “Тукай геройлары янәшәмдә” исеме астында рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшли башлады. Без аларны киң җәмәгатьчелеккә дә күрсәтергә булдык. Алар #Тукайгеройларыминемянәшәмдә тамгасы белән чыгып барачак. #тугантелелы_Арча
-
#MuseumSelfie и #МузейноеСелфи или #CultureSelfie #КультурноеСелфи акциясенә кушылдык
20.01.2021
#MuseumSelfie и #МузейноеСелфи или #CultureSelfie #КультурноеСелфи акциясенә кушылдык
-
Татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү
19.01.2021
Балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнаменты белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау, эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан укучылар белән халкыбызның милли бизәкләре турында әңгәмә үткәрдек. Калфаклар, аяк киемнәре, милли киемнәр, савыт –сабалар, бизәкле, чигелгән мендәрләр белән якыннан таныштылар.
-
Мәктәбебезнең химия, биология укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы "Ел укытучысы-2021" конкурсының сайлап алу туры өчен ачык дәрес үткәрде
18.01.2021
Мәктәбебезнең химия, биология укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы "Ел укытучысы-2021" конкурсының сайлап алу туры өчен ачык дәрес үткәрде. Ул бүгенге көндә бик актуаль булган "Чүпләрне төрләргә аеру" (Сортировка мусора") темасына тукталды. Укучыларны экологияне сакларга, табигатьне дөрес кулланырга өйрәтте
-
Бүген башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр
16.01.2021
Бүген башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә керделәр. Анда китапханәче Рәмзия Габделбәр кызы Хәнәфи Бәдигый (псевдоним, тулы исеме Канәфи Габделбәр улы Бадыйков ) турында укучыларга тулы, эчтәлекле белешмә бирде,китаплары белән таныштырды. Ул — язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы; галим, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019). Безнең якташыбыз.1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа.Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә...Укучыларыбызга әлеге чара бик ошады.
-
Иске Яңа ел бәйрәме булып узды
14.01.2021
Бүген мәктәбебез укучылары өчен музейда клуб, китапханәче һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан, Иске Яңа ел бәйрәме булып узды. Яңа елның көтеп алынган кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы, Шүрәле һәм Убырлы да килгәннәр. Балалар бу кунаклар белән бергәләшеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай, гадәттәгечә, күп итеп бүләкләр таратты. Бу бәйрәмне уздырып, балаларның күңелләрен күргән өчен, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Тыл ветераны Гарипова Асия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 11.01.2021

10 гыйнвар көнне Арча районы Иске Җөлби авылында яшәүче тыл ветераны Гарипова Асия апа үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны әлеге күркәм бәйрәме белән, мәктәбебез директоры Ибраһимова Д.М., укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтова Г.З., укытучы Минһаҗев А.А. котлады. Асия апаны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Исәнлек - саулык, күңел һәм җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез! Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез! Туган көннәрегез мөбарәк булсын!
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә Кеше булганга. -
"Кунелле стартлар" оештырдык 09.01.2021

Каникуллар дэвам итэ. Буген мэктэптэ укучылар белэн берлектэ "Кунелле стартлар" оештырдык. Рэхэтлэнеп уйнадык, кэч сынаштык. Бер- берлэребезне сагынганбыз икэн бит! Ахырдан тауга бардык. Чана шудык. Бик кунелле булды.
-
"Веселые снеговички" акциясендә катнашабыз. 08.01.2021

"Веселые снеговички" акциясендә катнашабыз.
-
Ибраһимова Рәмзия Әннүр кызы катнашып район буенча IV урынны яулады 06.01.2021

Арча районы профсоюз оешмалары арасында шашка һәм шахмат буенча район ярышы булып узды. Безнең мәктәбебездән шашка буенча ярышта башлангыч сыйныфлар укытучысы Ибраһимова Рәмзия Әннүр кызы катнашып район буенча IV урынны яулады. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.













