Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Минем хокукларым 28.11.2021

20нче ноябрь - "Бала хокукларын яклау көне" буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан укучылар белән тәрбия сәгате уздырдык. Яшүсмерләрнең, мәктәп яшендәге балаларның хокукларын искә төшердек. Мәктәптә дә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык.
-
220 лет - Владимир Даль 28.11.2021

220 лет назад родился Владимир Даль. 22 ноября, в день рождения Владимира Даля, в России отмечается уже ставший традиционным праздником русской словесности – День словаря. Владимир Иванович Даль (1801 – 1872) известен прежде всего, как составитель «Толкового словаря живого великорусского языка», и это не удивительно: на его создание было потрачено несколько десятков лет. Но Даль – фигура многогранная, и в его судьбе было много других интересных дел, выходящих за рамки лексикографической работы.
Сегодня узнали о том, что он писал сказки, собирал пословицы и поговорки. А.С.Пушкин подарил ему свой перстень, который приносил ему поэтическую удачу. В конце урока составили свой лойс-словарь. -
Әниләрнең кадерен белик
28.11.2021
Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын аңлату, аларга ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Песенка про мамонтенка”дигән мультфильм карадык. Ахырдан әниләр турында әңгәмә үткәрдек. Әниләрнең кешеләр өчен генә түгел, хайваннар өчен дә кирәклеген аңлаттык. Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше - әни. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
-
Кеше хокуклары - бердәм дәрес 28.11.2021

Бүген мәктәбебездә "Кеше хокуклары" Бөтенрәсәй бердәм дәресе үтте.
-
Район инспекторлары белән очрашу 28.11.2021

Бүген мәктәбебездә Арча районы буенча яшьүсмерләр һәм бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар укучыларыбыз белән әңгәмә үткәрделәр. Алар хокук бозуларны кисәтү, начар гадәтләрдән саклану, интернетта утыру, юлда үзеңне тоту, яктырткыч элементларны куллану кебек темаларга чыгышлар ясадылар. Укучылар өчен мондый әңгәмәләр бик файдалы булды.
-
Экология дәресе 28.11.2021

Мәктәбебездә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы кунакка килде. Алар укучыларыбыз белән
"День создания Всероссийского общества охраны природы", "День зимующих птиц" темаларына әңгәмә үткәрделәр. Укучыларбызга бай мәгълүмат бирделәр. Экология буенча үткән "Кызыл китап" бәйгесендә катнашучы укучыларны бүләкләделәр. -
Әниемнең кочагы ... 28.11.2021

Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Безнең мәктәбебездә дә бүген Әниләр көнен билгеләп үттек. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, матур җырларын бүләк иттеләр. Әниләр көне уңаеннан уздырылган рәсем конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Бердәнбер, газиз һәм кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. -
Пиротехника - инструктаж 28.11.2021

Яңа ел алдыннан укучыларга пиротехника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Кеше сәламәтлеге, әйләнә-тирә өчен куркыныч булуы искәртелде.
-
Хокук бозуларны кисәтү 21.11.2021

Укучыларга кечкенәдән җинаятьләр һәм хокук бозулар турында профилактик чаралар уздыру мөһим. Хокук бозу - ул закон бозу. Аның өчен 16 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләргә җәза каралган. Бу турыда укучылар белән тәрбия сәгатендә мәгълүмат алдык.
-
Толерантлык көне 21.11.2021

16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе җәмгыятьнең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора.
Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу. Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.
Без дә бүген мәктәбебездә “Толерантлык-тынычлыкка юл” исемле класс сәгате үткәрдек. Әлеге дәрестә толерантлыкның эмблемасы, флагы белән таныштык, тест сорауларына җаваплар таптык. Ахырдан толерантлык чәчәге төзедек, толерантлык символы булган тынычлык агачы да ясадык. Дус, бердәм булып яшик!













