Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Җимлекләр элдек. 25.11.2020

Акрын гына табигатькә кыш якынлаша. Көннәр салкыная.Кошларга ризык табу кыенлаша. Аларга ярдәм йөзеннән башлангыч класс укучылары белән җимлекләр элдек.Кошларга ипи валчыклары , ярмалар салдык. Рәхәтләнеп сыйланыгыз, кошкайлар!
-
“Сәламәт әни-сәламәт бала” (Здоровая мама-здоровый ребенок”) акциясендә катнаштык. 24.11.2020

Бүген мәктәбебезнең СМС балалар төркеме “Сәламәт әни-сәламәт бала” (Здоровая мама-здоровый ребенок”) акциясендә катнашты. Халык күп йөри торган урыннарда очраган хатын-кызларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Аларны якынлашып килүче әниләр көне белән котлап, ярату билгесе булып торган йөрәк һәм беләкзекләренә уңыш, кояш, шатлык билгесе булган кызгылт-сары тасма бәйләделәр.
-
Мәктәбебездә "Гомумфизик әзерлек" һәм "Яшь натуралистлар" түгәрәкләре эшләп килә 21.11.2020

Мәктәбебездә "Гомумфизик әзерлек" һәм "Яшь натуралистлар" түгәрәкләре эшләп килә. Әлеге түгәрәкләрдә укучылар бик теләп шөгылләнәләр, сәламәтлекләрен һәм белемнәрен арттыралар.
-
“Эколята – молодые защитники природы” дигән темага экологик дәрес 19.11.2020

Бүген мәктәбебез укучылары өчен “Эколята – молодые защитники природы” дигән темага экологик дәрес үткәрдек. Башлангыч сыйныф укучылары туган ягыбызның хайваннар дөньясы белән танышты. Югары сыйныф укучылары чүп-чарны төрләргә аерып җыю һәм икенче эшкәртү турында видеоролик карадылар. Туган ягыбызның табигатен, хайваннар дөньясын саклыйк! Тирә-юнебезгә сакчыл караш булдырыйк!
-
“Наркотикларга урын юк!” 17.11.2020
Наркомания авыруының асылын ачыклау, укучыларны әлеге чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан, авылыбыз фельдшеры “Наркотикларга урын юк!” исемле сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате барышында укучыларның фикерләре тыңланды. Наркотикларның сәламәтлек өчен, ә наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы икәне аңлатылды. -
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне 16.11.2020

2005 елның октябреннән БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.
БМО мәгълүматларына караганда, ел саен юл-транспорт һәлакәтләре 1 миллион 300 мең кешене алып китә.
Тагын 20дән 50 миллионга кадәр кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә барлык үлем очракларының 50% тан артыгы 15тән 44 яшькә кадәрле яшь төркеменә туры килә.
Ни өчен мондый хәл килеп чыга?
Күп вакытта:
• Юл аркылы чыгу өчен билгеләнгән урыннардан тыш, тиеш булмаган җирдән чыгу
• Көтелмәгән юлдан хәрәкәт итүче яки туктап торучы транспорт чараларының кинәт килеп чыгуы аркасында
• Светофор сигналына буйсынмаганда
• Юлда уйнаганда, тротуар булып та аннан йөрмәгәндә
Бүгенге тәрбия сәгатендә укучыларга юлда сак булырга, яктылык кайтаручы элементларны тагып йөрү мөһимлеге кабат искәртелде. -
"Күңелле эстафета"
13.11.2020
Бүген физкультура дәресендә башлангыч класс укучылары белән "Күңелле эстафета" үткәрдек.Укучылар рәхәтләнеп ярыштылар. Эстафетаның программасы бай: мавыктыргыч ярышлар, йөгерү, туплар белән сикерү ,эскәмиядә ятып шуышу биремнәре үткәрелде.Укучылар рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр.
-
Бүген мәктәптә педсовет утырышы булды 09.11.2020

Бүген мәктәптә педсовет утырышы булды. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары беренче чиреккә йомгак ясады. Директор ашханәдә укучыларның туклану режимы турында сөйләде. Вирус вакытында саклык чараларына кисәтү ясалды.
-
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. 06.11.2020

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Бүген дә күпмилләтле Татарстан республикабызның төп законы булган Конституциягә таянып гомер итә.
Татарстаныбыз Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Татарстаныбыз бөтен Җир шарына сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең дә рухи һәм мәдәни ватаны булып тора. Бүгенге сыйныф сәгатебез шушы вакыйгага багышланды. -
III Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе 05.11.2020

Бүген Арчаның 6 нчы мәктәбендә III Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенең район туры узды. Безнең мәктәптән Сабиров Филүс һәм Минһаҗева Зәлинә чыгыш ясады. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез













