Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
“Сәламәтлек – һәр кеше үзе күтәрелергә тиеш булган үр ул” 29.09.2020

Бүген без укучылар белән “Сәламәтлек – һәр кеше үзе күтәрелергә тиеш булган үр ул” дип аталган тәрбия сәгате үткәрдек. Сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган кагыйдәләрне искә төшердек һәм Татарстан Республикасы Роспотребнадзор оешмасы “Укрепление общественного здоровья” федераль проектын тормышка ашыру максатыннан, укучыларга юллаган видеороликларны карадык. Сәламәт яшик!
-
"Агач утырту" көне 27.09.2020

"Агач утырту" көне
-
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе 26.09.2020

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадикомпаниясе;
Акциянең максаты татар теленә карата кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту һ.б.
Акциянең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.
-
Защитись от гриппа! 24.09.2020

Грипп – тяжёлая вирусная инфекция, которая сопровождается высокой смертностью, особенно у маленьких детей и пожилых людей. Грипп характеризуется коротким инкубационным периодом (1-2 дня) и быстрым циклическим течением (3-5дней). Грипп опасен тяжелыми осложнениями.
Вакцинация против гриппа является единственным научно обоснованным и экономически эффективным способом защиты населения.
-
"Минем йортым Татастан. Бер гаилэ-бер тарих" 24.09.2020

Бүген укучыларыбыз Кушлавыч авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Аларны монда китапханәче Рәмзия апа Фәттахова "Минем йортым Татастан.Бер гаилэ-бер тарих"дип аталган чарага чакырган иде. Укучылар Татарстан тарихы, аның тарихи урыннары, табигате, табигый байлыклары, эш сөючән халкы турындагы белемнәрен ныгыттылар, бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әңгәмәне йомгаклап, викторина үткәрелде.
-
ВИЧ вирусы тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар турында укучыларга авылыбыз фельдшеры сөйләде 23.09.2020

ВИЧ- ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала.
Бүген укучыларга авылыбыз фельдшеры ВИЧ вирусы, аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән, тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар турында сөйләде. Әлеге темага багышлап фильм да карадылар. -
Гариф Ахуновның тууына 95 ел 18.09.2020

Бүген якташыбыз Халык язучысы-Гариф Ахуновның тууына 95 ел. Прозаик, драматург, публицист күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов 1925 нче елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында туа. Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 нчы елда Арча педагогия училищесына укырга керә, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, колхозда эшли. !946 нчы елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә.
Әлеге язучы турында укучыларга тулы эчтәлекле презентация күрсәтелде, китаплары белән таныштырылды. -
"Зелёная Россия" федераль субботнигында катнаштык. 18.09.2020

Әйләнә-тирә мохитне саклау – һәммәбезнең дә уртак бурычы. Ә бу без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башлана. Димәк, дөньяның экологик проблемаларын хәл итүгә без һәрберебез өлеш кертә ала. Бөтен Рәсәй күләмнндә уздырылган "Зелёная Россия" федераль субботнигында катнаштык.
-
Яктылык кайтаргычларын тикшердек 17.09.2020

Юл-транспорт фаҗигаларының күпчелек өлеше тәүлекнең караңгы вакытында була. Машина йөртүчегә бу вакытта юлга чыккан кешене күреп калу авыррак. Начар һава торышы аркасында, урамнарның яктыртылмаган урыннарында хәл тагын да катлаулана. Киемнәргә тегелгән яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрне фаҗигадән саклый ала.
Фаҗигаларны кисәтү максатыннан, бүген без укучыларыбызның кием һәм сумкаларындагы яктылык кайтаргычларын тикшердек, аларның мөһимлеген аңлаттык.
Юл хаталарны гафу итми, балаларның хәвефсезлеген бергәләп кайгыртыйк. -
Көзге табигатькә экскурсия 16.09.2020

Көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлыкны күрә алыр идек? Дөньяның шундый төсләргә күмелгән чагы , агачларның алтынсу төсләре һәрвакыт күңелләрне күтәреп тора.
Башлангыч класс укучылары көзге табигатьне күзәтергә экскурсиягә бардылар. Укучылар көзге табигатьнең матурлыгына сокландылар, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәнделәр. Мулла чишмәсенә барып , тирә юнен чистарттылар. Ахырдан укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.













