Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
-
Батырлар терәге 21.11.2026

Бүген безгә "Батырлар терәге" дип исемләнгән ресурс үзәге волонтерлары кунакка килде. Алар СВО га ярдәм итүче волонтерлар.
Мәктәптә солдатларга мендәрләр тегү өчен синтепоннар алып кайттылар. Без дә үз чиратыбызда госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә мендәрләр бүләк иттек. -
Әти-әниләр контроле 19.11.2026

«Вместе следим за качеством: родительский контроль в школьной столовой» 
18 нче ноябрь көнне мәктәптә әти-әниләр тарафыннан туклану сыйфатына контроль үткәрелде. Контроль вакытында әти-әниләр мәктәп ашханәсендә туклануның тиешле дәрәҗәдә булуын, санитар-гигиена таләпләренең яхшы икәнен билгеләп үтте.
18 ноября в школе был проведен родительский контроль организации и качества питания в школьной столовой. По итогам контроля родители отметили, что организация питания в учреждении на должном уровне, санитарно-гигиеническое состояние столовой хорошее. -
Имин юллар булсын! 18.11.2026

Әниләр һәм югары сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча кызыклы конкурс-викторина узды. Катнашучылар үз белемнәрен сынадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм юлда куркынычсызлыкның һәркем өчен мөһим булуын тагын бер кат искә төшерделәр. Ярыш дустанә рухта үтте. Барлык катнашучыларга активлыклары һәм тапкыр җаваплары өчен рәхмәт! Юлларда һәрчак игътибарлы һәм сак булыйк! Бәйрәмебезнең махсус кунагы Энже Газизовна укучыларыбызның, әниләрнең белемнәрен югары бәяләде. ГТО һәм "Сакла" олимпиадасында катнашучылар да бүләкләнде














