Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Спорт- сәламәтлекнең нигезе
12.02.2021
Спорт- сәламәтлекнең нигезе. Саф һавада шөгыльләнү бигрәк тә файдалы. Бүген укучылар белән класстан тыш эшчәнлек вакытында чаңгыда шуарга чыктык. Чаңгыда шудык, ярыштык,уеннар уйнадык. Укучылар өчен бик күңелле һәм файдалы ял булды. Кышкы саф һаваның кадерен белеп, сәламәтлекне ныгытып калыйк!
-
“Вокал-соло” номинациясендә Бикчәнтәева Чулпан чыгыш ясады 11.02.2021

Бүген, 11 нче январьда, Арча шәһәрендә, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган, “Арча йолдызлары” конкурс-фестивале үтте. Безнең мәктәбебездән “Вокал-соло” номинациясендә Бикчәнтәева Чулпан чыгыш ясады. Чулпанга зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Безнең мәктәпнең профсоюз рәисе Минһаҗев Алмаз Әнәс улы район буенча үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, "Иң яхшы профсоюз рәисе" дигән грамота белән бүләкләнде 10.02.2021

Бүген Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы советы җыелышы булды. Безнең мәктәпнең профсоюз рәисе Минһаҗев Алмаз Әнәс улы район буенча үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, "Иң яхшы профсоюз рәисе" дигән грамота белән бүләкләнде. Аңа алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Гасырлардан гасырларга” дип исемләнгән картиналар галереясе эшли башлады 09.02.2021

Бүген мәктәбебездә “Гасырлардан гасырларга” дип исемләнгән картиналар галереясе эшли башлады. Анда татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, милли уен кораллары, милли бәйрәме – Сабантуйлар сурәтләнгән. Укучылар әлеге күргәзмәдән бик кызыклы фактлар, мәгълүматлар алдылар.
-
8 февраль Рәсәйдә фән көне буларак билгеле 08.02.2021

8 февраль Рәсәйдә фән көне буларак билгеле. Бу көнгә нигез ПетрI заманында ук салына. Укучыларга Россидә никадәр галим, профессор, академиклар булуы турында мәгълүмат бирелде.
-
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" район бәйгесендә безенең мәктәп җиңү яулады 06.02.2021

Габдулла Тукайның шәҗәрәсендә әти-әнисе ягыннан җиде буын туганнары билгеле. Бүгенге көндә дә аның исән туганнары бик күп. Быелгы "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" район бәйгесендә безенең мәктәп җиңү яулады.
-
"Театр - яктылыкка, нурга илтә" район фестиваленең йомгаклау этабы булды 06.02.2021

Бүген Арчаның 6 нчы мәктәбендә "Театр - яктылыкка, нурга илтә" район фестиваленең йомгаклау этабы булды. Районның 13 мәктәбеннән театр коллективлары килеп чыгыш ясады. Безнең мәктәп укучылары Туфан Миңнуллинның "Кәрлә-мәктәп баласы" пьесасыннан өзек күрсәттеләр.
-
Укучыларыбыз белән җырлы- биюле уеннар оештырдык 05.02.2021

Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, халык уеннарына карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучыларыбыз белән җырлы- биюле уеннар оештырдык. Халкыбызның электән яратылып уйналган “Чума үрдзк, чума каз”, “Утыр, утыр , Мәликә”, “Йөзек салыш”, “Биш пар”, “Кәрия-Зәкәрия “ уеннарын укучылар бик яратып уйнадылар. Әлеге уеннар киләчәктә дә онытылмасын иде.
-
"Тукай геройлары бездә кунакта"
04.02.2021
"Тукай геройлары бездә кунакта" дип исемләнгән чарада, 9 нчы сыйныф укучысы Шерматова Гөлшат башлангыч сыйныф укучылары белән төрле мастер-класслар үткәрде. Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Акбай булып киенеп, укучыларга хәрәкәтле милли уеннар, туган тел буенча төрле биремнәргә җаваплар, тизәйткечләр, табышмаклар чиштеләр.
-
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара
04.02.2021
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә.
Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…
Татарстан Республикасының белем бирү йортларында шахмат зоналары булдыру проектын тормышка ашыру максатыннан, безнең мәктәбебездә дә укучылар өчен шашка, шахмат почмагы булдырылды. Укучыларыбыз өчен бу бик тә сөенечле вакыйга. Алар бик теләп шөгыльләнәләр.













