• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Куркынычсыз интернет (Безопасный интернет)

Опубликовано: 21.11.2021

Интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштыру, күзаллауны киңәйтү, интернет челтәре куркынычсызлыгы белән таныштыру, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан укучыларга “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Хәзерге вакытта глобаль челтәр яшь буынга йогынты ясауның куәтле коралы булды. Иллюзия дөньясы алар өчен торган саен җәлеп иткеч була бара. Аңа чумып, яшьләр үзләрендә «виртуальлеккә бәйлелек» формалашуы хакында хәтта уйламый да. Әмма Интернет кеше өчен файда гына түгел, ә зыян һәм куркыныч та тудыра. Дөньяда 5 миллиардтан артык кеше бөтендөнья пәрәвезеннән файдалана.Бөтендөнья челтәреннән куркынычсыз файдалануның берничә кагыйдәсен тәкъдим итәбез.
1. Конфиденциаль мәгълүматны (банк картасы номеры, ПИН-код, паспорт мәгълүматлары) мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша җибәрмәгез. Документлар сканнары белән хатларны җибәргәннән яки алганнан соң шунда ук бетерү яхшырак, аларны почтада сакларга кирәкми.
2. Таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәрләрдәге сылтамалар буенча клик ясау - кибермошенниклар кармагына эләгү һәм үз җайланмаңа вирус кертүгә бер адым. Куркыныч сылтама таныш компьютердан да килергә мөмкин, шуңа күрә аның сезгә нәрсә җибәргәнен1әм аны ачырга кирәк микәнен аныклау яхшырак.
3. Челтәрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булыгыз. Алар үзләре таныштырган кеше булып чыкмаска мөмкин.
Ата-аналарга Интернетта балалар өчен куркынычсызлык турында истә тотарга кирәк. Челтәр үз эченә бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем генә алмый, әмма зур куркыныч та тудыра. Ата-аналарга бөтендөнья челтәрендә балаларны саклау өчен махсус программалар һәм фильтрлар кулланырга кирәк.



К списку новостей