Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Наркоманиягә каршы көрәш көне 03.03.2022

Тормыш ул - кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле “маҗаралар” белән баету -һәркемнең үз эше.
1 март – Наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучыларыбыз белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Максатыбыз: укучыларның начар гадәтләр белән дуслашмавы, алар арасында тәртип бозуларны кисәтү, фикер алышу иде. Бу очрашуда без үз тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән баету хакында сөйләштек.
Наркоманиягә беркайчанда, беркайда да урын булмасын! Язмышыгызга үзегез аяк чалмагыз! -
Коноуроки РФ 03.03.2022

Башлангыч класс укучылары белән “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” проекты кысаларында “Честь имею” фильмын карадык. Бу кинодагы герои аша балаларга алдашмаска, дөресен сөйләргә кирәклеген аңлаттык. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.
-
Язгы бозга ышанма! 03.03.2022

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында да аңлаттык. Инструкция уздырдык.
-
Бөтендөнья язучылар көне 03.03.2022

1986 елдан башлап, 3 нче март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген без укучылар белән Арча төбәге әдипләре һәм аларның иҗаты белән танышуны дәвам иттек. 1-4 нче һәм 5-8 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматиядә бирелгән әсәрләрдән өзекләр укыдык. “Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр” дигән В. А. Сухомлинский.
-
Ышаныч телефоны Телефон доверия 28.02.2022

Кайчакта тормышта үзең генә хәл итүе кыен булган вакыйгалар була. Син ярдәм һәм яклау сорап кемгә мөрәҗәгать итәсен белмисең. Гаиләдә бер-береңне аңлау булганда яхшы, үзеңне борчыган мәсьәләләрне әти-әниең, абый-апаларың белән уртаклаша аласың. Кайбер борчуларыңны дустыңа сөйләргә мөмкин. Ләкин дусларга яки якыннарга белдерәсе килмәгән хәлләр дә очрый. Бу очракта ярдәмгә ышаныч телефоны килә. Татарстан Республикасы буенча балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122. Бу номерга тәүлек буена мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм ул аноним рәвештә алып барыла. Бүген башлангыч класс укучылары белән “Ышаныч телефоны”(“Телефон доверия”) турында әңгәмә үткәрдек, әлеге темага карата видеоролик карадык.
-
Лыжня профсоюзов образования 28.02.2022

25 го февраля на стадионе Арского района прошла лыжня членов профсоюза образования. Из нашей школы тоже участвовали учителя Галиуллина и Бикчантаева.
-
Письма Деду 24.02.2022

Сегодня мы с учениками нашей школы присоединились к акции #ПисьмаДеду и посмотрели фильм. В фильм вошли письменные работы школьников из нескольких регионов России, собранные в ходе межрегиональной патриотической акции «Письма деду». Непосредственным качеством мотивирующих уроков является их эмоциональная насыщенность. Ключевые слова фильма- это патриотическое и семейное воспитание.
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2022

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрби техникага күргәзмә оештырдык.
-
Туган тел атналыгы 24.02.2022

Туган телләр атналыгы уңаеннан, бүген укучылар белән татар халык уены "Гөлбану"ны өйрәндек һәм уйнадык. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер якка хәрәкәтләнеп, җырлыйлар. Уртада бер бала тора. Җыр туктагач, уртадагы бала хәрәкәт ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлый. Хәрәкәтне дөрес ясамаучы балага җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә. Уен укучыларның күзәтүчәнлеген үстерә. Укучылар бу уенны бик яраттылар.
-
Год цифровизации 24.02.2022

Цифрлаштыру елы уңаеннан, мәктәбебездә укучылар өчен гаджетлар күргәзмәсе оештырылды.Хәзерге заманда гаджетларны кеше үзенең тормышында ел саен активрак куллана, чөнки соңгы елларда илебездә заманча технологияләрне массакүләм куллану мөмкинлеге артты.
Нәрсә соң ул гаджетлар? Гаджетлар – кешенең көнкүрешен яхшырту һәм җиңеләйтү өчен уйлап табылган җайланмалар.
Бүгенге көндә гаджетларның бик күп төрләре бар һәм алар, еллар үткән саен, камилләшә баралар. Безнең тормышыбызда аларның ярдәме бик зур, ләкин зыянлы яклары да бар. Сыйныф сәгатьләрендә, дәрестән тыш чараларда гаджетлар этикетын балаларга сеңдерергә тырышабыз. Тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәп, билгеләнгән вакыт чиген үтмичә, “алтын урталык”ны табып эш итсәң, зыяныннан яхшы ягы күбрәк булачак.













