Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Хәтер шәмнәре" ("Светлячки памяти") 24.01.2022

Бүген укучыларга осталык дәресендә "Хәтер шәмнәре" ("Светлячки памяти") турында мәгълүмат бирдек.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Әлеге зур булмаган значок "светлячок" - кием-салымга беркетелгән һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, тулы караңгы төнгә күмелгән шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә булышкан. -
3 нче чирек башланды
16.01.2022
Каникуллар тәмамланды. Яңа чирек башланды. Укучыларның яктылык кайтаргычлары, маскалары тикшерелде. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерелде.
-
Иске Яңа ел белән! 16.01.2022

Искечә Яңа ел белән, дуслар! Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Әмма күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында белмидер дә. Без бүген укучылар белән шул хакта сөйләштек, тарих битләре буйлап сәяхәт иттек, төрле илләрнең Кыш бабайлары белән таныштык, Яңа ел кроссворды чиштек.
-
Сак булыйк! 16.01.2022

Кыш — тылсымлы вакыт. Кыш — хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Ләкин бу ел фасылы үз куркынычларын китерә. Балалар чана-чаңгы шуарга яраталар, шуңа күрә алар иминлек кагыйдәләрен белергә тиешләр. Чанада шуа торган урын ачык булырга , юлда агачлар һәм куаклар булмаска тиеш. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре ныклап аңлатылды. Шулай ук балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән , түбәләрдән боз сөңгеләре төшү мөмкинлеге турында аңлатылды. Сак булыйк, үзебезнең гомеребезне куркыныч астына куймыйк.
-
Сыйланыгыз, кошкайлар!
16.01.2022
Кыш. Салкын вакытлар. Бу чорда кошларга аеруча кыен. Без дә укучылар белән кошларны сыйладык. Җимлекләрне чистартып, ярма, ипи валчыклары салдык. Сыйланыгыз, кошкайлар!
-
Шахмат, шашка ярышы 09.01.2022

Бүген мәктәбебездә Арча районы мәктәпләре профсоюз оешмалары арасында зона буенча шашка, шахмат буенча ярышлар булып узды. Әлеге чарада 8 команда көч сынашты. Шашка ярышында безнең мәктәптән дә актив катнаштылар.
-
Мавыктыргыч математика 09.01.2022

Математика сөюче укучыларыбыз бүген мәктәптә "Мавыктыргыч математика" кичәсендә очраштылар. Башваткычлар, кроссвордлар чиштеләр. Кроссвордларны үзләре төзеп тә карадылар. Укчыларыбыз бүгенге көнне файдалы да, кызыклы да итеп үткәрделәр.
-
Кышкы табигать 09.01.2022

Каникуллар дэвам итэ. Салкын булуга карамастан, укучылар белэн табигатькә экскурсиягэ чыктык. Тирэ-якны, агачларны, кошларны кузэттек. Бик кунелле булды.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2021

Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе, Геройлар көне уңаеннан, Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна белән очрашу үткәрде. Zoom аша безнең мәктәбебез укучылары да бу конференциядә катнаштылар. Бик эчтәлекле матур очрашу булды. Рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Геройларга Дан! 09.12.2021

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне. Безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтер саклау ысулы булып тора.
РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне.
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Без дә бүген укучылар белән Арча районының Советлар Союзы Геройлары һәм аларның батырлыклары турында сөйләштек. Гани Биккенә улы Сафиуллин, Гатаулла Салих улы Салихов, Нәкыйп Сафа улы Сафин, Валентин Федорович Ежков, Леонид Михайлович Соколов. Аларның батырлыкларына сокланабыз, алар алдында баш иябез!













