Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Уяу булыйк! 17.03.2022

Агымдагы елның 15 – 25 мартында “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” Бөтенрәсәй акциясенең беренче этабы үтә. Шушы акция уңаеннан, без өлкән сыйныф укучыларына, наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинадан башка өлкәләрдә куллануның зыяны турында аңлату эшләре алып бардык. Бу матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашкан кешеләрнең дә җаваплылык тотуы искәртелде.
-
Халыкара елгалар көне 15.03.2022

14 нче март көнне дөньяның уннарча илендә Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Элегрәк бу мөһим экологик дата “Халыкара Буаларга каршы көрәш көне”, шулай ук “Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау гамәлләре көне” дип атала иде.
Россиядә 2,5 миллионан артык елга, кечкенә елга һәм инеш бар дип исәпләнә. Бу көнне экологлар табигатьтә су әйләнешенең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәләр. Ә елгалар, бу процессның аерылгысыз өлеше.
Шул уңайдан без дә әлеге акциягә кушылып, укучылар белән әңгәмә үткәреп, елгаларны сакларга, табигатьне ничек бар шулай тотарга кирәклеге турында сөйләшеп, экологик сәгать үткәрдек. -
Яшь инспекторлар мәктәбе 12.03.2022

1973 нче елның 6 мартында Советлар Союзында хәрәкәтнең яшь инспекторлары (ЮИД) отрядлары төзү турында карар кабул ителде. Бүгенге тәрбия сәгатендә без укучылар белән, ЮИД отрядларының шул вакыттан бүгенге көннәргәчә үткән юлы, тарихы, эшләре белән таныштык. Безгә "Сакла"порталы ярдәмгә килде. Юлларда үз-үзеңне тоту буенча бик күп белем тупларга ярдәм итә, кечкенә сыйныф укучыларына бу күнекмәләрне уеннар аша бирә. Укучыларыбыз өстәл уеннарын да бик яраттылар.
-
Галимҗан Ибраһимовка - 135 12.03.2022

12 мартта татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел була. Шул уңайдан югары класс укучылары белән әңгәмә үткәрдек, “Алмачуар” әсәре буенча төшерелгән видеоролик карадык.
Галимҗан Ибраһимов кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас калдырды. Ул кулланган иҗат алымнары, ул баетып калдырган әдәби тел әле хәзер дә, яңа заманда да өлге булып хезмәт итә. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан арынырга, күңел хәзинәсен гуманистик-инсани сыйфатлар белән баетырга ярдәм итә. -
8 март бәрәме 09.03.2022

Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан укучыларыбыз бәйрәм чараларында актив катнашып килделәр. Бүләккә открыткалар ясадылар.
-
Акция "Любимые Ветераны" 09.03.2022

В связи с праздником 8 марта мы участвовали в акции "Любимые Ветераны".
-
Каен бөресе җыю 09.03.2022

Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә. Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр. Каен бөресен җыю өчен бу көннәр иң отышлы вакыт санала.
Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.
Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана.
Зифа буйлы сердәш каенкайлар безгә шундый сихәт тә бирә. Табигать белән дус булыгыз, дуслар.
Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.
Әйләнә - тирәгә ямь биреп торучы зифа ак каеннарны киләчәк өчен дә калдырыйк, яңаларын утыртыйк. -
Валентина Терешковага 85 яшь 09.03.2022

Бүген башлангыч класс укучылары белән беренче хатын-кыз космонавт - Валентина Терешкова турында сөйләштек, видео материаллар белән таныштык. 1963 елның 19 июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска оча. Аңа бу вакытта 26 яшь була. Очыш барышында Терешкованы «Чайка» дип атыйлар. Космонавтның очышы 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам итә. Ул планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыга.
Очыш барышында җитди проблемалар да туа: корабль программасында хата китә. Корабль Җиргә якынаясы урынга аннан гел ерагая гына бара. Бу хата өчен Терешкова үзенең тормышы белән түләргә тиеш була. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, системага яңа мәгълүматлар кертә, хатаны төзәтүгә ирешә.
Космоста ул күзәтүләр алып бара, борт журналын тутыра, галәмне фотога төшерә, Җир белән даими элемтәдә тора. Ләкин корабль Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелә. Кыю кыз корабльне Алтай өлкәсенә төшерүгә ирешә.
Бу очыштан соң, гади генә Ярославль кызы тере легендага әйләнә: аның исеме бөтен дөньяга тарала. Валентина Терешкова –ялгыз гына космик очыш ясаган Җирнең бердәнбер хатын-кызы. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очалар.
Валентина Терешкова - Советлар Союзы герое. Ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Ватан алдындагы бурычлары өчен 2 һәм 3 дәрәҗәдәге орденнар, ВДНХ ның алтын медале һәм башка бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. «XX гасырның бөек хатын-кызы» дигән мактаулы исем бирелә.
Валентина Терешкова хөрмәтенә, Углич шәһәрендә ясала торган сәгать, «Чайка» дип атала. Аның хөрмәтенә почта маркалары чыгарыла. Валентина Владимировнага багышлап, планетарий ачалар. Айдагы кратерны аның исеме белән атыйлар. Беренче космонавт хатын –кызга багышлап берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Мәктәпләр, урамнар, парклар аның исемен йөртә. 1983 елны беренче хатын –кыз космонавт рәсеме төшерелгән акчалар чыгарыла. Валентина Терешкова - үзе исән килеш сурәте акчага төшерелгән бердәнбер кеше.
2011 елны Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Валентина Терешкованы «Дуслык" ордены белән бүләкли.
Космос акчарлагы- Валентина Терешкова-күпләр өчен үрнәк булып тора. -
Масленица - Май чабу бәйрәме 09.03.2022

Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына XV гасырга кадәрь Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәрдер. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысын алып килүче Язны каршылау бәйрәме - Май чабу барлыкка килгән.
Без бүген укучыларны христианнарның Май чабу бәйрәме тарихы белән таныштырдык, дингә хөрмәт белән карау тәрбиясен бирдек.
Кешеләрдә төрле ышану һәм традицияләр коймак белән бәйләнгән. Коймак кешене бөтен тормышы буена – туганнан алып үлгәнчегә кадәр озата барган.
Укучыларны ахырдан коймак белән сыйладык. -
Урок цифры - Цифр дәресе 03.03.2022

14 нче февральдән 6 нчы мартка кадәр бөтенрәсәй укыту проекты – “Цифр дәресе” кысаларында Яндекс дәресләр уздыра. Аның темасы: “Цифрлы сәнгать: музыка һәм IT”. Яңа дәрес компания экспертлары тарафыннан төзелгән. Максат: технологияләр ярдәмендә музыка турында күбрәк белү, ясалма интеллектны үстерү. Укучыларга бу турыда мәгълүматны үзлектән дә алырга мөмкин.
В новом Уроке цифры мы узнали, что происходит сейчас на стыке музыки и lT: какие технологии нужны для распознавания и оцифровки, какую музыку может создавать искусственный интеллект вместе с человеком.













