Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Сак булыгыз: грипп!!!
Опубликовано: 21.12.2022Бүген укучылар белән “Сак булыгыз: грипп!!!” дигән темага әңгәмә уздырдык. Әлеге чарада авыл фельдшеры Хәкимҗанова Рәсимә Рөстәм кызы да катнашты. Ул укучыларга грипп турында сөйләде. Аннары әлеге темага карата видеодәрес карадык.
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә.
Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез, дип кисәтте Рәсимә Рөстәм кызы.
К списку новостей