Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Тимер юлда сак бул! 22.05.2022

Тимер юл транспортында сәяхәт итү бик күңелле. Ләкин шул ук вакытта бик куркыныч та. Күпчелек бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга.
Исегезгә төшерәбез, тимер юл - куркынычлык дәрәҗәсе югары булган транспорт объекты. Тимер юл аркылы тиешле урыннарда да гына чыгарга кирәк һәм хәрәкәт итүче поезд алдыннан йөгереп чыгарга ярамый. Вагоннарга менүнең дә куркынычлы булуын онытмаска кирәк, контактлы линияләрдә ток көчәнеше 25 мең вольт тәшкил итә. Йөк поездларында, вагоннар аралыкларында, түбәләрдә һәм поезд баскычларында хәрәкәт итү тоела. Балаларга тимер юл янында уйнау рөхсәт ителми.
Шулай ук поезд тулысынча туктаган очракта гына вагонга керергә яисә аннан чыгарга мөмкин икәнлеген истә тотарга кирәк.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Шушы максаттан чыгып #Нашажизньвнашихруках проекты кысаларында укучыларга видеороликлар күрсәтелде. Кагыйдәләр белән таныштырылды. Төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды -
Вода России - уборка водоёмов 21.05.2022

Всероссийская акция по очистке берегов водоёмов от мусора «Вода России» («Берег добрых дел») — часть федерального проекта «Сохранение уникальных водных объектов» национального проекта «Экология».
-
Пионериягә 100 ел 19.05.2022

19 май - Пионерия туган көн.
Галстуклы еллар - күңел түрендә.
Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. -
Халыкара музейлар көне 18.05.2022

18 май - Халыкара музейлар көне. Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап уздырыла. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара.
Шул уңайдан без башлангыч класс укучылары белән Тукаевлар гаиләсенең музей йортына кердек. Музей мөдире Ләйлә Мөнир кызына Хәкимҗанова Сәвия апа биргән мамык аясы, тастымал , Бикчәнтәева Нурзилә биргән сөлгене тапшырдык. Ләйлә Мөнир кызы укучыларны сөлге , тастымал чигү серләре белән таныштырды. -
Урок Цифры «Виртуальная и дополненная реальность» 17.05.2022

В 2022 году по республиканскому проекту «Кадры для цифровой экономики» национальной программы «Цифровая экономика РФ» для школьников Татарстана начались «Уроки цифры». Благодаря занятиям учащиеся могут повысить уровень компьютерной грамотности и изучать нормы поведения в соцсетях.
Сегодня провели урок по теме «Виртуальная и дополненная реальность». Познакомились с виртуальной и смешанной реальностью, изучили как формируется объемное изображение, рассмотрели принципы действия различных устройств виртуальной реальности.
-
"Әгәр син велосипедчы икән" 16.05.2022

Яз җитеп, җирләр кибүгә, балалар урамда велосипедта йөрергә ашыгалар. Алар бар кагыйдәне дә белеп бетерәме икән? Шул сорауга бүген башлангыч сыйныф укучылары белән "Әгәр син велосипедчы икән" дигән презентация карап җаваплар таптык.
-
Бөтендөнья тузганак чәчәге көне 13.05.2022

13 май – Бөтендөнья тузганак чәчәге көне. Тузганак – гадәти булмаган, серле үсемлек. Кайсыбыз гына балачакта тузганактан тәкыя үреп кимәде икән? Әлеге шөгыль хәзер дә онытылмый әле. Ул чәчәк атып бетереп, йонлы башы калгач, аны өреп тарату гадәте дә бар. Тузганакның искиткеч төгәллек сәләтенә ия булуын да билгеләп үтү кирәк. Аның чәчәкләре иртән нәкъ 6.00 сәгатьтә ачыла һәм 15.00 сәгатьтә йомыла.
Укучыларыбыз белән табигатькә чыктык.Тузганак чәчәкләре җыеп, такыя үрдек, ял иттек. -
Халыкара шәфкать туташлары көне. 12.05.2022

12 нче май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу көндә без, тормышларын шәфкать туташы һөнәре белән бәйләгән барлык кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Шул максаттан без бүген Кушлавыч авылы фельдшер - акушерлык пунктына юл тоттык. Фельдшерыбыз Хәкимҗанова Рәсимә Рөстәм кызын һөнәри бәйрәме белән тәбрик иттек. Аңа сәламәтлек, эшендә һәм тормышында зур уңышлар теләдек. Ул укучыларга үзенең хезмәте, башкарган эшләре турында сөйләде. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Илләр тыныч булсын!" 11.05.2022

Укучыларны мәктәптә, җәмәгать урыннарында үзеңне дөрес тоту, куркыныч хәлләргә юлыккан очракта саклану чараларын аңлату, саклыкка өндәү максатыннан мәктәп күләмендә тәрбия сәгате уздырылды. Укучыларга терроризм буенча тулы белешмә бирелде, төрле куркыныч ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге аңлатылды, бай эчтәлекле презентация күрсәтелде. Укучыларга алдан терроризмга багышланган рәсемнәр ясарга кушылган иде. Әюпов Рәзилнең рәсеме иң үзенчәлекле рәсем дип табылды.
-
"Онытылмас 1418 көн" Җиңү бәйрәме 07.05.2022

Ватан сугышыннан соң шактый гомер үтсә дә, аның яралары әле дә сиздереп тора. Илебез азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшкән, дошманны тез чүктергән Ветераннарыбызга – дан һәм хөрмәт. Аларны онытырга хакыбыз юк.













