• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Иске Яңа ел белән!

Опубликовано: 13.01.2023

Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Әмма күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында белмидер дә. Эш шунда, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.
Шул уңайдан укучыларыбыз белән без дә Кушлавыч клубында бәйрәм оештырдык. Клуб мөдире Хәнәфиева Фәния апа укучылар белән төрле матур, кызыклы уеннар үткәрде. Укучылар бик актив булдылар. Ахырдан кечкенә генә истәлекле бүләкләр бирдек. Бәйрәм һәр балага ошады.



К списку новостей