Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Милли уеннар 24.02.2022

Халык уеннары - уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен берьюлы таләп итүче уеннар. Без дә мәктәбебез укучылары белән татар халык уеннарын искә төшереп - "Төлке-тавык", "Йөзек салыш", "Төс алыш" кебек уеннарны уйнап рәхәтләнеп күңелле ял итеп күтәренке кәеф булдырдык.
-
Туган якны өйрәнү тарихы 17.02.2022

Мәктәбебездә Туган тел атналыгы башланып китте. Укучыларны татар халкының милли өс киемнәре, савыт-сабалар, авыл тарихы белән таныштыру максатыннан тукаевларны музей - йортына кунакка кердек. Музей мөдиреЛәйлә Мөнир кызы бай эчтәлекле белешмә бирде. Ахырдан Габдулла Тукайның "Кисекбаш"әкиятен карадык.
-
Неделя психологии 17.02.2022

Мәктәбебездә Республикакүләм психология атналыгы башланып китте. Укучыларыбыз белән “Сиңа шатлык бүләк итәм!” акциясендә катнаштык. Озын тәнәфестә укучылар бер-берсенә көлеп торучы смайликлар бүләк иттеләр. Әлеге смайликларга мәзәкләр язылган иде. Бу мәзәкләрне укып, үзебезгә көне буена җитәрлек яхшы кәеф алдык.
Республиканская неделя психологии. Акция "Дарю тебе радость". Цель акции: формировать чувства отзывчивости и доброго отношения к людям, приносить друг другу радость.
-
Афганистан - йөрәк ярасы 16.02.2022

Бүген 15нче февраль Афганистаннан Россия гаскәрләре чыгарылуга 33 ел булды. 1979-1989нчы елларда барган бу сугыш бик күп корбаннар китерде, күз яше түктерде. Безнең бу сугышны онытырга хакыбыз юк! Тәрбия сәгатен дә шул турыда үткәрдек, видеофильм карадык.
-
Юл хәрәкәте. Сак бул! 10.02.2022

Табигатьтә кышның соңгы ае. Февраль ае аеруча бураннарга бай. Шул уңайдан укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр, хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибе аңлатылды. Яктылык кайтаргычлары тикшерелде. Юлларда сак булыйк, гомеребезне куркыныч астына куймыйк!
-
Ттарстан Гербына - 30 ел 10.02.2022

Герб көне уңаеннан укучылар белән дәүләт символикалары турында сөйләштек, герб сурәтен ясадык. Татарстан гербы 1992нче елның 7нче февралендә Югары Советның 8нче сессиясендә кабул ителде. Аның төп авторы - рәссам Риф Фәхретдинов.
-
“Зур сугышның кечкенә геройлары” 10.02.2022

Бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә.
8 февраль-батырлык һәм патриотизм көне. Бүген мәктәбебездә “Зур сугышның кечкенә геройлары” дип аталган мәгълүмати сәгать узды. Балалар белән бергә антифашист сүзенең әһәмиятен ачыкладык, үз тормышлары бәрабәренә җиңү эшенә зур өлеш керткән герой-пионерлар турында видеофильм карадык.
Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә. -
Самый главный урок в мире 10.02.2022

Мы сегодня присутствовали на лекции «Самый главный урок в мире». Организаторами данного мероприятия являются волонтёры ПАО "Татнефть".
В программе предусмотрено обучение бережному отношению к природе, ответственному использованию водных ресурсов, важным принципам социальной коммуникации. -
Шәхси финанс план 10.02.2022

Бүген өлкән сыйныф укучылары “Шәхси финанс план. Максатка ирешү юлы” темасына онлайн-дәрес карадылар. Бу проект Рәсәйнең төрле почмакларында яшәүче яшьләргә финанс базарының профессионаллары белән “тере” аралашу мөмкинлеге бирә, килеп туган финанс мәcьәләләрен дөрес чишүнең төрле юлларын табарга ярдәм итә. Укучылар “шәхси финанс планы” төшенчәсе белән дә таныштылар. Бу дәресләрдә катнашу системалы рәвештә алып барыла.
-
Кошлар көне 10.02.2022

Кышның соңгы аена килеп кердек. Быелгы кыш үзенең бураннары, кар күп булуы белән аерылып тора. Карның күп булуы бер яктан әйбәт булса да, кошларга кыенлык тудыра. Аларга ризык табу авырая. Салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән җимлекләрне чистарттык, ашарларына ипи валчыклары, ярмалар салдык.













