Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Әниләрнең кадерен белик
28.11.2021
Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын аңлату, аларга ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Песенка про мамонтенка”дигән мультфильм карадык. Ахырдан әниләр турында әңгәмә үткәрдек. Әниләрнең кешеләр өчен генә түгел, хайваннар өчен дә кирәклеген аңлаттык. Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше - әни. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
-
Кеше хокуклары - бердәм дәрес 28.11.2021

Бүген мәктәбебездә "Кеше хокуклары" Бөтенрәсәй бердәм дәресе үтте.
-
Район инспекторлары белән очрашу 28.11.2021

Бүген мәктәбебездә Арча районы буенча яшьүсмерләр һәм бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар укучыларыбыз белән әңгәмә үткәрделәр. Алар хокук бозуларны кисәтү, начар гадәтләрдән саклану, интернетта утыру, юлда үзеңне тоту, яктырткыч элементларны куллану кебек темаларга чыгышлар ясадылар. Укучылар өчен мондый әңгәмәләр бик файдалы булды.
-
Экология дәресе 28.11.2021

Мәктәбебездә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы кунакка килде. Алар укучыларыбыз белән
"День создания Всероссийского общества охраны природы", "День зимующих птиц" темаларына әңгәмә үткәрделәр. Укучыларбызга бай мәгълүмат бирделәр. Экология буенча үткән "Кызыл китап" бәйгесендә катнашучы укучыларны бүләкләделәр. -
Әниемнең кочагы ... 28.11.2021

Белгәнебезчә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Россиядә әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Безнең мәктәбебездә дә бүген Әниләр көнен билгеләп үттек. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, матур җырларын бүләк иттеләр. Әниләр көне уңаеннан уздырылган рәсем конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Бердәнбер, газиз һәм кадерле әниләребезне бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. -
Пиротехника - инструктаж 28.11.2021

Яңа ел алдыннан укучыларга пиротехника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Кеше сәламәтлеге, әйләнә-тирә өчен куркыныч булуы искәртелде.
-
Хокук бозуларны кисәтү 21.11.2021

Укучыларга кечкенәдән җинаятьләр һәм хокук бозулар турында профилактик чаралар уздыру мөһим. Хокук бозу - ул закон бозу. Аның өчен 16 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләргә җәза каралган. Бу турыда укучылар белән тәрбия сәгатендә мәгълүмат алдык.
-
Толерантлык көне 21.11.2021

16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе җәмгыятьнең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора.
Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу. Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.
Без дә бүген мәктәбебездә “Толерантлык-тынычлыкка юл” исемле класс сәгате үткәрдек. Әлеге дәрестә толерантлыкның эмблемасы, флагы белән таныштык, тест сорауларына җаваплар таптык. Ахырдан толерантлык чәчәге төзедек, толерантлык символы булган тынычлык агачы да ясадык. Дус, бердәм булып яшик! -
Юлларда сак булыйк! 21.11.2021

Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан мәктәбебездә тәрбия сәгате үткәрелде.
Менә ун елдан артык инде ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль ассамблеясы тәкъдиме белән юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак бипгеләп утелә. Акция 15 нче ноябрьдан 21нче ноябрьга кадәр дәвам итәчәк.Аның максаты – юллардагы улем очракларын киметү, бу проблемага игътибарны арттыру. Юл-транспорт фаҗигаләрендә дөньяда көн саен уртача З мең кеше улә һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Ел буена үлүчеләр саны 1.3 миллионга һәм җәрәхәтләнеп, инвалид булып калучылар саны 50 миллионга жыела. Юл-транспорт һәлакәтләрендә 15-25 яшьлекләрнең гомерләре аеруча күп өзелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына караганда, 2021 елга юл фажигаләрендә алган травмалар, йөрәк-кан тамырлары һәм яманшеш авыруларыннан кала, үлемгә китеруче өченче төп сәбәп булырга мөмкин.Юл-транспорт һәлакәте булдырмауны, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да кагыйдәне төгәл үтәве нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Беребезгә дә якыннарыбызны югалту ачысын татырга язмасын, юлларда исән-имин йөрик! -
"Мин ЮИД сайлыйм" 21.11.2021

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан "Я выбираю ЮИД" темасына рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы уздырдык. Укучылар берсеннән-берсе матур, эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Галиуллина Динә светофор макеты ясап килде.













