Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Кече Ватаным 01.11.2021
Бүген “Минем зур һәм кечкенә Ватаным” дип исемләнгән тәрбия сәгатебез Тукаевларның музей-йортында үтте. Кешенең кечкенә Ватаны – ул туып үскән авылы. Без татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган авылда тууыбыз һәм шушы авыл мәктәбендә укуыбыз белән чиксез горурланабыз. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” – диләр. Бүген без музей җитәкчесе Ләйлә апа Мөхәммәтшина белән үткәннәргә сәяхәт ясадык. Ул безне Кушлавыч авылы тарихы, әби-бабайларыбызның элеккеге тормышы һәм көнкүреше белән таныштырды
-
Батырлык һәм көч 01.11.2021
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Мужество и сила" (Батырлык һәм көч) дигән темага нигезлэнеп, мәктәбебез спортзалында төрле спорт чаралары үткәрелде. Укучылар командаларга буленеп "Куңелле стартлар" һәм төрле хәрәкәтле халык уеннары уйнап узлэренен көчләрен сынадылар.
-
Акция "Белый цветок" ("Ак чәчәк") 26.10.2021
Беренче рәсми “Ак Чәчәк” (“Белый цветок”) көне 1908 елның 1 маенда Швециядә уза. Шуннан соң ромашка сату акцияләрен үткәрү идеясе Норвегиягә, Финляндиягә, Даниягә, Германиягә һәм Европаның башка илләренә күчә.
1910 елдан башлап бөтен Россия буйлап ел саен ак ромашка көне уздырыла. Бәйрәм патша гаиләсе ярдәме белән аеруча популяр була.
Беренче елны ук акциядә 104 шәһәр катнаша һәм 500 000 сумга якын акча җыела. Бәйрәм башкаланың төп урамнары буйлап йөрүдән башлана. Бәйрәмдә барлык халык катлавы катнаша. Урамнарда чәчәкләр сатудан акча җыелган. Ромашка яки маргаритка чәчәкләре өчен һәркем мөмкин кадәр акча бирә - берничә тиеннән дистәгә, йөз һәм хәтта мең сумга кадәр. Һәрбер акча җыючының махсус билгесе һәм номерлы карточкасы булган.
Көн ахырында акчалар хисап комиссиясенә бирелгән, исәпләгәннән соң ведомость аерым брошюра белән бастырыла.
Без дә укучыларыбыз белән, бүген “Ак чәчәк” акциясе турында презентация карадык. Ел саен туберкулезга каршы көрәш девизы астында үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясенең бурычлары белән таныштык.
Иганә өчен кечкенә ак чәчәкләр - бәйрәм символы, ул безне мәрхәмәтлелек һәм хәйриячелек эшендә берләштерергә тиеш. -
Милли уеннар 24.10.2021
Татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү һәм таныштыру максатыннан, башлангыч класс укучылары белән милли уеннар оештырдык. "Йөзек салыш" ,"Кулъяулык","Капкалы", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын балалар бик яратып уйнадылар.
-
Матур яшик 24.10.2021
Республикабызның наркотикларга каршы проектын тормышка ашыру йөзеннән күп кенә акцияләр үтә. Бүген укучыларыбыз, психоактив матдәләр куллануны булдырмый калу максатыннан, тирә-юнебездә яшәүче кешеләргә белешмәлек тараттылар.
-
Сәламәт йөгерү 24.10.2021
Мәктәбебез укучылары "Сәламәт йөгерү" акциясендә теләп катнаштылар. Йөгерүнең файдасы турында сөйләп бетерерлек түгел. Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән арынырга ярдәм итә. Йөгергән вакытта канга эндорфин дигән гормон бүленеп чыга, аны икенче төрле «бәхет гормоны» дип тә йөртәләр.
-
Кыргый җәнлекләрне саклау 24.10.2021
Татарстан Республикасында биологик ресурсларны саклау максатыннан " Кыргый хайваннарга жимек кую" акциясе үткәрелә. Без дә, үз чиратыбызда, әлеге эшкә жаваплы карап, кулдан килгәнчә кыргый жәнлекләргә ярдәм итәргә булдык.
-
Дөрес яшик
24.10.2021
2021 елның 18 октябреннән 29 октябренә кадәр "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" («Сообщи, где торгуют смертью») Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уздырыла.
Акция чаралары җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итүгә, оператив-әһәмиятле мәгълүматны җыюга һәм тикшерүгә, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтүгә һәм консультацияләргә юнәлтелгән.
Бүгенге тәрбия сәгатенә авылыбыз фельдшеры Рәсимә Рөстәмовна керде. Әлеге дәрестә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануның зарары, шулай ук бу матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашкан кешеләр үзләренең гамәлләре өчен җавап бирергә тиешлеге турында аңлатылды. -
Юл билгеләре 24.10.2021
Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау, ярышу, бер-береңне узарга тырышу рухы тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныф укучылар белән тәрбия сәгате уздырылды. Табышмакларга җаваплар таптылар. Юл йөрү билгеләрен искә төшерделәр. Һәрберебез юл кагыйдәләрен үтәп, исән-сау яшәсен иде.
-
Әтиләр көне 24.10.2021
Россиядә, 2021 елдан башлап, бик мөһим гаилә бәйрәм – әтиләр көне билгеләп үтелә башлады. РФ Президенты Указы белән «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында»рәсми рәвештә үткәрелә әлеге бәйрәм. Аны бәйрәм итү датасы – октябрьнең өченче якшәмбесе.