Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Мин татарча сөйләшәм - 2019 09.04.2019

Агымдагы уку елында без дә "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурс-акциясендә катнашырга карар кылдык. Конкурсның шартлары чын мәгънәсендә кызыклы да, шул ук вакытта тырышлык та таләп итә. Әзерлек чорында командабыз белән килеп чыккан кызыклы моментлар видеоотчётлардан төшеп калса да күңелләрдә хәтирәләр булып сакланачак.
Ә хәзергә сезгә дә тәкъдим итәбез... Бәйге шартлары буенча беренче бирем: дәүләт, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә "Туган тел көне" турында чыгышлар ясарга һәм фото яки видео белән эшчәнлекне күрсәтергә кирәк...
Безнең видеоотчёт монда (Яңа тәрәздә ачылачак, рәхим итеп карагыз!).
-
Бәйгедә катнашырга рәхим итегез! 08.04.2019

Татнетны үстерү фонды, Татарстан китап нәшрияты, Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгына багышланган «Хезмәтем, көчем — милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче III Россиякүләм татар телендәге «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә.
Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары, һәм аерым номинациядә китапханә хезмәткәрләре катнаша ала.
Бәйгегә эшләр 6 юнәлеш буенча кабул ителә.
Бәйге турында социаль челтәрәрдә уртаклашсагыз бигрәк тә шәп!..
Бәйгенең мәгълүмати партнёры - "Белем.ру" порталындагы рәсми аралашу бите һәм нигезләмә: belem.ru, бәйге нигезләмәсен яңа тәрәздә ачу.
-
Кушлавычның фронтовик шагыйре 07.04.2019

Кушлавыч авылы турында сүз чыкса, күз алдына Габдулла Тукай килеп баса. Бөек шагыйрь белән горурланып сөйләгәндә Әнәс Галиев дигән шәхесне дә читләштереп калдырып булмый. Авылыбызның горурлыгы Тукай булса, икенче йолдызы - Әнәс Галиев.
Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 нче елның 3 нче апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Галиев Касыйм - Шимбер кешесе. Ул Кушлавычта 1901 нче елдан 1954 нче елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия, Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. (Хәбибулла хәзрәт белән Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кышкар мәдрәсәсендә сабакташ булганнар)
Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936 -1939 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбьяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. 1940 нчы елны Кызыл Армия сафларына алына... -
Канатлы дусларга бүләккә... 06.04.2019

Укучылар арасында "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Бик күп укучылар кемдер үзе, кемдер әтиләре белән тырышып сыерчык оялары ясадылар. Иң матур сыерчык оясы ясаучы укучылар билгеләнде. “Иң матур сыерчык оясы” номинациясендә Сабиров Ф., “Иң оригиналь сыерчык оясы" номинациясендә Мөбәрәков Д., “Иң уңайлы сыерчык оясы” номинациясендә Насыйров Р. җиңүчеләр булып танылды. Афәрин, егетләр!
Сыерчыкларны, элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Әлеге форсаттан файдаланып сыерчык оялары ясау буенча киңәшләр бирәсе килә.
Кошлар артык купшы “өй”ләрне яратып бетерми икән. Оялары 2-2,5 см калынлыктагы кипкән тактадан эшләнгән булса яхшы. Иң мөһиме: тактаның эчке ягы шомартылмаган булырга тиеш.
Картон, фанер, пластмассадан кош оясы ясарга... -
Яктылык кайтаргычлар - ЮЛДА САКЛЫЙ!.. 05.04.2019

Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар. Юлларда сак булыйк! Саклык чараларын алдан күрик!.. Без дә бу проблемадан читтә калмыйбыз. Хәзерге вакытта балалар кышкы өс киемнәрен язгысына алыштырдылар. Һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның исләренә төшереп, киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргыч элементларның булуын барлап торабыз.
Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне...
-
Музейда һөнәр сайлыйбыз... 04.04.2019

Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында «Музейлар язы» акциясе кысаларында эшче һөнәре темасын чагылдырган дәрес үткәрелде. Әлеге чарада югары сыйныф укучылары катнашты. Дәресне алып баручы Кушлавыч музее һәм авыл клубы мөдирләре һөнәрләр турында кызыклы да, файдалы да белешмә бирделәр. Укучылар табышмакларга җаваплар да таптылар. Дәрес ахырында 7 нче сыйныф укучысы Шерматова Г. экскурсовод булып музей белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Әлеге чара укучыларга һөнәр сайлауда булышыр дигән фикердә калабыз.
-
Балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрель – Балалар китабы көне. Бүген шушы уңайдан, укучылар белән, китапханәдә “Китап иле – серле дөнья” исемле түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә үткәрдек. Анда беренче китап кайда басылган, беренче татар китабының туган көне, татар язучылары, аларның әсәрләре турында фикер алыштык.
Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсенның туган көне белән бәйле.
Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Соңгы ике дистә ел эчендә “Дөнья балалары нәрсә укый?” темасына үткәрелгән халыкара тикшеренүләр бүген балаларның бик азы гына китап белән кызыксынуын күрсәтә бит.
Әмма шулай булса да... -
Цифрлы эфир телевидениесе 01.04.2019

Әлеге тема актуаль булу сәбәпле Цифрлы эфир телевидениесе/ Цифровое эфирное телевидение буенча яңалыклар, ярдәмлекләр, видеоинструкцияләр карап таныша тора аласыз. Сайтыбызда сул як менюда махсус төймә аркылы яки бу сылтама буенча турыдан-туры кереп карый аласыз:
Ц Э Т (яңа тәрәздә ачылачак).
-
"Шүрәледә кунакта"... 01.04.2019

Яшь буынны, җәмгыятнең киләчәген тәрбияләүдә музейлар белән элемтәдә тору бик урынлы. Үзеңнең үткән тарихыңны, гореф-гадәтләреңне, күренекле шәхесләре турында бай материалны бары тик музейда күреп-белеп була. Безнең Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсенең музей-йорты бар. Мәктәбебез, балaлар бакчасы музей белән бик тыгыз элемтәдә тора. Бүген нәниләр Шүрәле янына кунакка керделәр. Музейда төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр.
-
Шашка, өстәл теннисы ярышлары 30.03.2019

Каникул чорында укучыларыбыз өчен ял программабыз дәвам итә...
Башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка уены буенча ярыш үткәрелде. Чараның максаты: укучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру һәм аларны интеллектларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү иде. Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны дөрес йөртә белу генэ җитми, аларга үзләренең игътибарлы булуларын, тиз анлаучанлыкларын күрсәтергә кирәк иде. Уенчылар, уен барышында катлаулы комбинацияләр уйлап табып, тыныч, яхшы рәвештә җиңүгә омтылдылар.
5-9 сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы уеннары узды. Укучылар уенны бик кызыксынып, бер - берсенә көч биреп, теләп уйнадылар. Өстәл теннисы дигән спорт төре белән шөгыльләнү укучыларга бик ошый. Спортның кирәк икәнен аларга балачактан ук төшендерү, уңай нәтиҗәләр бирә.
Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде, мактау кәгазьләре тапшырылды. Аларга алга таба да уңышлар телик.













