Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Экологик акция 26.09.2019

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе дәвам итә. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла.
Шушы уңайдан, бүген мәктәп коллективы һәм өлкән сыйныф укучыларыбыз, Кушлавыч авылы халкы белән берлектә, Мулла чишмәсенә алып бара торган юл кырыйларын һәм су буйларын чүп үләннәреннән арындырдык. Сулар һавабызның сафлыгы, эчәр суларыбызның чисталыгы үзебездән тора. Әйләнә-тирәбезне чиста тотыйк, елга-күлләргә сакчыл карыйк! -
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе... 25.09.2019

Көзнең бер көне ел туйдыра ди, халык мәкале. Безнең мәктәп бакчасында һәртөрле яшелчә ишелеп уңды. Бу - укучыларның тырышып эшләве, вакытында су сибеп, чүп үләннәрен утап торуының нәтиҗәсе. Бүген без укучылар белән мәктәп бакчасында кишер, чөгендер алдык. Бакчада өлгергән яшелчәләрнең муллыгын күреп сокландык, шундый уңыш үстерә алуыбызга сөендек. Ел буена ашарлык витамин тупланды.
-
Экологик чисталык 24.09.2019

Мәктәбебездә көзге эшләр дәвам итә. Укучылар белән, мәктәп территориясен, “Мулла” чишмәсе яннарын чүп-чардан арындырдык, чистарттык. Табигать шартлары да яхшы кәеф белән эшләргә мөмкинлек бирә. Һәр эшне вакытында төгәлләргә кирәк.
-
Мәктәпкүләм өйрәнү эвакуациясе 20.09.2019

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү уңаеннан тәрбия сәгатьләрендә кагыйдәләрне өйрәнү беләен беррәттән мәктәп күләмендә эвакуация дә үткәрелде. Укучыларнын эвакуация планын белүләренә игътибар ителде. Янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәр искә төшерелде. Башлангыч класс укучыларына , аеруча 1 нче сыйныфларга повязка кию тәртибе аңлатылды.
-
Олимпиада. Кулланучылар хокукларын яклау 19.09.2019

Хокукларыңны кечкенәдән белергә кирәк. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре дә кайгыртып тора. Шуңа да белемле кулланучылар тәрбияләү өчен кайбер законнарны, кагыйдәләрне мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк, диләр алар.
Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кысаларында республикада мәктәп укучылары арасында олимпиада уздырыла.
Олимпиаданың максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны таныту, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең... -
Тимер юл куркынычсызлыгы 18.09.2019

Бүген тәрбия сәгатьләрендә балаларга метрополитен, тимер юл, поезд, машинист хезмәте, тимер юлда һәм тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмә бирелде.
Тимер юл - уңайлы һәм кирәкле транспорт төре. Аннан һәр көнне миллионлаган кеше файдалана. Транспортта тизлек арттыру, юлда булу һәм йөкне китереп җиткерү вакытын кыскартып, күп проблемалараны хәл итте, әмма шуның белән бергә кеше өчен бихисап куркынычлык та тудырды.
"РЖД" ААҖ эшчәнлеге төп юнәлешләренең берсе - кешеләр тимер юл инфраструктурасында булганда куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү. Тимер юлда балигъ булмаган гражданнарның травма алуы аеруча хафалы. Яшүсмер белән булган бәхетсезлектә һәрвакыт олыларның гаебе... -
"Арчаларның тормыш кодексы" . 17.09.2019

"Кешеләр милләт булып оешкан көннән башлап һәр милләт үзенең яшәү рәвешен тамгалап, бүтәннәр арасында үз урынын билгеләргә тырыша. Бик күп төрле төсмерләрдән торган милли үзенчәлекләр арасында, әлбәттә, әхлакка кагылганнары да шактый. Кайбер милләтләр әхлак, кагыйдәләрен язма рәвештә кабул итеп, шуңа турылыклы булырга тырышалар." - дип язган Туфан Миңнуллин.
Безнең Арча районы да үзенең тормыш кодексын булдырды. Ул 21 кагыйдәдән тора. Бүген укучыларыбызны да "Арчаларның тормыш кодексы" белән таныштырдык. -
Тәрбия сәгатьләрендә 13.09.2019

Танкистлар көне Россиядә Советлар Союзы вакытыннан бирле үк билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм, 1946нчы елны, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, сугыш вакытында танк гаскәрләренең дошманны тармар итүгә керткән зур өлешен искә алу хөрмәтенә кертелә. Ә инде 2006 елдан, сентябрь аеның икенче ял көне Президент Указы нигезендә танкистлар көне итеп официаль рәвештә билгеләнә. Россиянең танк гаскәрләре бүген дә төп һөҗүм итү һәм көчле саклану чарасы булып тора.
Укучыларны хәрби хезмәт төшенчәсе белән таныштыру, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны туган илнең чын сакчылары булырга әзерләү максатыннан тәрбия сәгате үткәрдек. -
Класс сәгатьләрендә 12.09.2019

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә.
Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечеләр күбесенчә инфаркт, инсульт, бавыр церрозы, нерв системасы какшау чирләреннән вафат була.
Сәрхүшләрнең гаиләләренә дә кыен, эчкән кеше янында җан тынычлыгы югала. Шушы упкынга төшмәс өчен, алкогольдән тыелу зарур.
Алкоголизм киләчәк буыннарга да тискәре йогынты ясый. Аеруча яшь буында спиртлы эчемлекләргә карата тискәре караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зарур. Шушы максаттан чыгып, без укучыларыбыз белән кичә “Тормышка аек акыл белән кара!” дигән темага түгәрәк өстәл оештырдык. Алкогольнең кешелеккә салган зыяны турында фикерләр алыштык, презентация карадык. -
Көзге табигатькә экскурсия 11.09.2019

"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" - дип яза күренекле педагог В.А.Сухомлинский. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында мәктәбебездә экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә.
Көзге табигатьнең матурлыгына мәхәббәт, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан башлангыч класс укучылары урманга экскурсиягә барды. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Рәхәтләнеп ял иттеләр. Көзге табигатькә сәяхәт балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.













