Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
“Көзге мәрхәмәтлелек” атнасы кысаларында 10.09.2019

Бүген мәктәбебез укучылары белән, “Көзге мәрхәмәтлелек” атнасы кысаларында, “Доброя Земля” акциясендә катнаштык. Акциянең максаты: авылыбызның, шәһәрләрнең, планетабызның экологик проблемаларын күрә белергә өйрәтү иде. Укучыларыбыз белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл яны территориясен җыештырдык,чүпләрдән арындык.
Табигать-ул безнең туган йортыбыз! Җир-анабызга мәрхәмәтле һәм игътибарлы булыйк! -
Ленинград блокадасы 09.09.2019

Быел 8 нче сентябрьдә Ленинград камалышы башланганга 78 ел. Бүген сыйныф сәгатендә әнә шул хакта мәгълүмат бирелде. Укучылар презентация ярдәмендә тулы информация алдылар.
Ленинград камалышы (8 сентябрь 1941 – 27 январь 1944, 872 көн) - алман-фашист, Финляндия, испан (Зәңгәр дивизия) гаскәрләре, Африка, Италия хәрби-диңгез көчләре катнашында тарафыннан Бөек Ватан сугышында Ленинград камалышы (Ленинград - хәзер Питербург).
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнваренә кадәр (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварендә өзелә) — 872 көн сузыла.
Камау башланганчы шәһәрдә... -
Экстремизмга - юк! 07.09.2019

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, мәктәп күләмендә бедәм дәрес үткәрелде. Бу дәрестә укучылар арасында толерант мөнәсәбәтләр, политик һәм хокук культуралары, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында терроризм һәм экстремизм прфилактик чаралар турында сөйләшенде, мәгълүмат бирелде.
-
#Мәрхәмәтле Татарстан 06.09.2019

Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу—әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк”.
Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында: “Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә халык белер” – дигән әйтем бар. Без дә бу теләкләрне исебездә калдырырбыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышырбыз. #Мәрхәмәтле Татарстан акциясе кысаларында мәктәбебездә эшләп киткән Минзилә апага кунакка бардык. Аның тормыш шартлары белән таныштык. Яшелчә бакчасын җыештырырга ярдәм иттек. -
Сәламәтлек зур байлык!.. 04.09.2019

Бүген мәктәбебездә Россия күләмендә үткәрелгән “Здоровая пробежка” акциясе кысаларында спорт ярышлары уздырылды. Укучылар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, 30 һәм 100 метрга йөгереп, норматив тапшырдылар. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Сәламәт яшик, физкультура белән дус булыйк.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 03.09.2019

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. 2004 елның әлеге көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китерде, 300 дән артык кешене һәлак итте. Меңнән артык гаилә дию генә аз, ил буйлап барча кешене тетрәндерде бу афәт. Һәлак булган балаларның да бәхеткә хакы бар иде бит.
Фаҗига турында мәктәпләрдә ел саен укучыларга класс сәгатьләре уздырыла, документаль фильм күрсәтелә. Мәктәбебездә бүген без дә, “Беслан кабатланмасын” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрдек. Тарихи вакыйгаларга күз салынды һәм теракттан саклану, аны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Беслан корбаннарын искә алганда, без барлык көчебезне милли һәм халыкара терроризмга каршы куярга, бу җинаятьчел акылсызлыкның җәелүенә юл куймаска тиешлегебезне онытмыйк. -
"Белем көне" белән!.. 02.09.2019

Бүген яңа уку елын башлап җибәрдек. Укучыларыбыз бер баскычка югары классларга килделәр, ә өч нәни дустыбыз өчен беренче кыңгырау чыңлады...
Барлык укучыларны, укытучыларны яңа уку елы, "Белем көне" белән ихлас котлыйбыз! Уку-тәрбия эше яхшы билгеләр, шатлыклы вакыйгалар, яхшы күрсәткечләрдән һәм якты киләчәктән торсын. Бәйрәм белән!..
-
Яңа уку елын ачып җибәрергә ишекләребез ачык 21.08.2019

Яңа уку елы якынлашып килә. Аңа җәйге чорда ныклап әзерләндек. Мәктәптә агымдагы ремонт, әзерлек, чистарту эшләре узды. 6нчы август көнне килгән комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген яхшы дип бәяләде...
Әлеге вакытта укытучылар өчен районкүләм август киңәшмәләре бара. Яңа уку елына ишекләребез ачык.
-
МинТатарчаСөйләшәм 28.05.2019

Республикакүләм МинТатарчаСөйләшәм бәйгесендә безнең мәктәп командасы бик актив катнашкан иде... Шушы көннәрдә бәйгенең Татарстан Респубикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Р.Т.Борһанов имзалаган дипломы да килеп җитте.
-
Сәламәтлек зур байлык!.. 25.05.2019

Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату, статистик мәгълүматлар белән таныштыру, ихтыяр көче тәрбияләү, кешегә иярмичә үз җавабыңны төгәл әйтә белергә өйрәтү өстендә эшләү максатыннан чыгып тәрбия сәгате үткәрелде. Әңгәмәгә фельдшер Җаббарова Тәгъзимә Равил кызы чакырылды. Ул балаларга ВИЧ, СПИД турында бик күп мәгълүмат бирде.
СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сакланыйк. Арабызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылып, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кешеләр булыйк.













