Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан очрашулар...
Опубликовано: 18.02.20201941нче елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе ята.
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз инде бакыйлыкка күчеп беттеләр, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның да саны елдан-ел кими бара. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый.
Бүген без дә тыл ветераннарыбызның хәлләрен белеп кайттык. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык. Быел Бөек Җиңүгә дә 75 ел тула. Балалар, дәһшәтле сугыш елларында, тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әбиләребез тылдагы авыр хезмәтне, ачлыкны башыннан үткәргән вакытларын, әтисезлек хәсрәтен сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәннәре киләчәк буыннарга изге Җиңү һәм халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар икәнен онытмыйк.
К списку новостей













