Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Район рәсем бәйгесендә I урын 23.05.2019

Кичә Арча шәһәрендә ел саен район күләмендә уза торган асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Темалар дүрт юнәлештә иде: Россиядә театр елы уңаеннан “Мин театр дөньясын күрәм”, Татарстанда эшчеләр елы буларак “Минем булачак профессиям”, “Тукай эзләре буйлап” һәм ЮХИДИ белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча. Мәктәпләрдә укучы сәләтле балалар өч төрле яшь аралыгында: 7–9, 10–13 һәм 14–16 яшьлекләр көч сынашты. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучыбыз Хәбибуллина Илүзә үз юнәлешендә I урынга лаек булды. Ул анда Россиядә театр елы уңаеннан "Мин театр дөньясын күрәм" дигән темага рәсем иҗат итте...
-
Яшь Татарстан Варисы! 21.05.2019

Балачак һәм яшьлек - кешенен шәхес булып җитешү чоры. Әгәр бу җитешү төрле, кызыклы, файдалы булса, бала тәрбияле, эшлекле, акыллы булып үсәр. Балалар оешмасы иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Биредә алар бүтәннәрне тыңларга, сүз белән ышандырырга, сер сакларга һәм яңалыклар тудырырга, эшне дөрес итеп оештырга, үз фикерен курыкмыйча эйтә белергә өйрәнә.
«Эшнең жинеле юк» - ди халык. Әмма иң авыр эшне дә эмоциональ итеп, рухи күтәренкелек белән жиңәргә була. Балалар оешмасы әнә шул рухи күтәренкелекне бирүче ул. Оешмада йөруче бала өлкәннәр тормышына зур әзерлек белән керә. Ул биредә ирекле аралашырга, уз мөмкинлекләрен билгеләп, куңелгә якын эшне сайларга, һәр нәрсәгә үз фикерен булдырырга өйрәнә.
Без дә бүген 4 нче сыйныф укучыбызны Варислар сафына кабул иттек. Татарстан Варислары Берлеге оешмасы, варисларның законнары, биеклекләре, кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштердек. Сборга әзерлек эшләре алдан алып барылды. Татарстан варислары берлегенең тарихы, законнары, биеклекләре, шигырьләр, җырлар өйрәнелде.
Яшь Татарстан Варисы! Сине Варис булуын белән тәбрик итәбез. Акыллы бул, тырышып укы, сәламәт булып үс! Халкыбызның тормышы өчен көрәшкә әзер бул! -
“Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!" 18.05.2019

Балаларга урамда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркынычын киметү, тәртиплелек, түземлек, сабырлык, әдәплелек күнекмәләрен булдыру максатыннан “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!” дигән чара уздырылды. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре ныгытылды, юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләре кабатланды , дидактик, хәрәкәтле уеннар уйналды. Мәсәлән: “Транспорт төрләре”, “Нинди билге икәнен әйт!”, “Кайсы билге югалган”, “Светофор”. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеге тагын бер кат искәртелде, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләнелде. Саклау ру сайтында веловипедта йөрү, юл аркылы чыгу кагыйдәләре буенча видеофильм күрсәтелде. Онытмыйк : юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп үзебезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртабыз булып чыга. Бер-беребезне хөрмәт итик, кирәк чакта юл куя белик. Юлларыбыз имин , эшләребез уң, күңелләребез тыныч булсын.
-
Дөньякүләм әдәби марафон 15.05.2019

Бүген Казан шәһәре "Уникс" концертлар залында дөньякүләм әдәби марафон онлайн проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарага 1100 кеше чакырылган иде. Алар 21 көн буе китаплар укып, шулардан өзекләрне интернет челтәрендә күрсәтеп бара алучы китап сөючеләр... Безнең мәктәптән 3 укытучыбыз катнаша. Тулаем алганда Арча районы катнашучылары иң активлар рәтендә. Безнең мәктәбебездән хезмәттәшләребез Әюпова Рания Фирдүс кызы, Галиуллина Гөлсинә Гәбдрәшит кызы һәм Шәяхмәтова Рания Фәргать кызы да җиңүчеләр арасында
Тантанада күренекле язучы, шагыйрьләр, фән һәм сәнгать, дәүләт эшлеклеләре дә катнаша. Гомумән чара бик яхшы оештырылган. Моның өчен проект җитәкчесе Гатауллин Раил Мәүлет улына тулы зал исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Җиңел атлетика ярышлары 14.05.2019

Бүген Арча район стадионы гөрләп торды. Монда Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Төрле яшь төркемнәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 100, 400, 800 м. аралыкларына йөгерү, эстафета бәйгеләре булды...
-
"Балаларны яклау көне" - Янгын куркынычсызлыгы 10.05.2019

Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы белем бирү оешмаларында, 15 апрельдән 25 майга кадәр, "Балаларны яклау көне" акциясе игълан ителде. Шушы план нигезендә, мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Бүген укучылар белән, пожар һәм шартлау куркынычына кыскача характеристика, аларның килеп чыгу сәбәпләре, әйләнә – тирә мохиткә игътибарлы караш турында мәгълүмат бирелде. Янгынны нәрсәләр ярдәмендә сүндерергә булуы аңлатылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттык. Ахырдан балаларның утның файдасы һәм зыяны турындагы белемнәре тикшерелде һәм тулыландырылды.
Пожар – ул кеше контроленнән чыккан ут. Янгын бик күп зыян һәм бәла-каза китерәләр. Пожар транспорт белән янучан матдәләрне йөртүдән дә килеп чыга. Үз – үзеннән скипидар , камфара, нафталин янып китә ала. Пожар төрле җирдә булырга мөмкин. Мәсәлән, предприятиеләрдә, авыл хуҗалыгында, уку йортларында, балалар бакчаларында һәм торак йортларда. Статистика буенча безнең...
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2019

1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне!..
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
Кушлавыч авылында да Җиңү көне матур, истә калырлык итеп узды. Балалар фронтовик бабаларының, тылда хезмәт куйган әби-бабаларның фотоларын тотып авыл урамыннан уздылар. Бәйрәмгә килүче авылдашларыбызга мәктәп укучылары матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы оештырган “Сәйләннәр” төркеме “Ак каен” дип исемләнгән фольклор тамаша күрсәттеләр. Соңыннан Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә венок куелды. Бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз искә алынды, "Үлемсез полк" акциясе үтте. Килгән кунаклар Габдулла Тукайның музей йортына керделәр, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге бәйрәмнән һәркем кәнагать булып кайтып китте. -
“Кинотәнәфес. Җиңу!” 08.05.2019

8 май көнне укучыларыбыз “Кинотәнәфес. Җиңу” бөтенрәсәй акциясендә катнаштылар. Әлеге чара балаларда Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыру, үз илебез тарихы турында белемнәрен баету, халкыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү, армия белән тотрыклы кызыксыну максатыннан оештырылды. Әлеге фильм аркылы укучылар сугыш барган шәһәрләр турында тулы белешмә алдылар. Балалар Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белсеннәр һәм онытмасыннар иде, анда кемнең җиңүен һәм нинди кыйммәт бәя белән бирелүен белсеннәр иде!..
-
Сак булыгыз - талпан! 06.05.2019

Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була. Шуны истә тотып, бүген барлык сыйныфлар белән бергә, “Сак булыгыз: талпаннар!” исемле класс сәгатьләре үткәрдек. Талпан китереп чыгарган авыру, аннан ничек котылырга дигән сорауларга җаваплар эзләдек.
Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан булмый.
Бөҗәкләр сезне агачлар күп үскән урыннарда - паркларда, урманнарда көтеп сагалап тора. Тәнегезгә ябышып, кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда... -
Рәсәйкүләм урман утырту көне 29.04.2019

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
27 нче апрель Татарстанда урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Матур традициягә әйләнгән әлеге чарада безнең мәктәп тә ел саен актив катнашып килә. Укучылар һәм укытучылар, техник хезмәткәрләр бу эшкә күңел биреп, тырышып эшләделәр. Хәзер агачларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.













