Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Район бәйгесендә призёрыбыз... 14.12.2019

Мәктәбебездә Ил батырлары көненә карата укучылар арасында зур күләмле рәсем конкурсы уздырылды. Бу бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Иң уңышлы дип табылган эшләр районга җибәрелде. 3 нче сыйныф укучысы Шерматова Камилә II дәрәҗә мактау грамотасы, 2 нче сыйныф укучысы Мөбәрәков Данис Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Санлы дәрес - Урок цифры 13.12.2019

Урокцифры.рф сайты материаллары нигезендә мәктәпкүләм "Санлы дәрес - Урок цифры" үтте. "Сети и облачные технологии" темасы буенча үткән дәрестә челтәрләр, аларның төзелеше, интернетта материалларны саклау юллары турында күп информация алынды. Әлеге технологияләр белән шөгыльләнүче профессияләр белән дә тирәнтен таныштык.
-
Бәйрәм белән! 12.12.2019

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.
Бүген без дә, укучылар белән, мәктәбебездә Конституция көнен билгеләп үттек. Конституция нәрсә ул? Аның тарихын беләбезме? Конституциядә нәрсәләр язылган? Шушы сорауларга җаваплар эзләдек. Дәүләт символлары турындагы белемнәребезне ныгыттык.
Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын. -
Мәрхәмәтлелек - тормыш маягы 11.12.2019

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.
Бүген укучылар белән тәрбия сәгатендә инвалидлар турында сөйләштек. Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала. -
Куркынычсыз интернет 10.12.2019

Һәрнәрсәнең файдалы һәм зыянлы ягы булган кебек, интернетның да файдасы һәм зыяны бар.
Файдалы якларын санап китсәк, өстәмә белем алырга ярдәм итә, утырган җирдән генә интернеттан кирәкле мәгълүматны тиз эзләп табарга мөмкин, интернет аша туганнар, дуслар белән аралашабыз, объектның кайда урнашуын, анда ничек барасын тиз эзләп табарга мөмкин, документация эшен компьютерда башкарабыз, түләүләр интернет аша башкарыла. Чамасын белеп кулланганда интернетның ярдәме зур.
Көн белән төнне бутап компьютер каршысында утыру-реаль тормыш белән виртуаль тормыш арасында бер адым.
Бүген без дә, «Интернет куркынычсызлыгы» акциясе кысаларында, “Балалар өчен куркынычсыз Интернет” дигән фильм карадык. Укучылар Митясик белән Интерняшканың мавыктыргыч хәлләрен карап, интернетның файдасы, дөрес итеп куллану турында куп мәгълүмат алдылар. Интернет куллануда 7 кагыйдә белән таныштылар. -
Тәрбия сәгатьләрендә 09.12.2019

2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы “Геройлар көне” исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итте, әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куйды. Шул көннән башлап безнең илдә әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә. Бу көн юкка гына сайлап алынмаган. 1917 елга кадәрле 9 декабрьдә Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләп искә алганнар. Хәзерге вакытта исә Советлар Союзы геройларын, Социалистик Хезмәт геройларын, Россия геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын котлыйбыз.
Батырларга бай ул безнең заман
Адым саен бездә батырлык.
Матурлыкка бай ул безнең заман
Адым саен бездә матурлык!
Тәрбия сәгатьләрендә илебезнең, районыбызның Геройлары турында фикер алыштык. Алар турында презентация карадык. -
Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр декадасы 07.12.2019

БМО карары нигезендә 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Декада җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләргә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. Бу җәһәттән безнең мәктәбебездә дә төрле чаралар уткәрелеп китте...
-
Районара бәйгедә I урын 06.12.2019

Мәктәбебез укучылары һәрдаим конкурсларда катнашып торалар. 9 нчы класс укучысы Хәбибуллина Илүзә «Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган "V Районара Мәһдиев укулары” ның “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 1 урын алды. Афәрин, Илүзә!
-
Тәрбия сәгатьләрендә 05.12.2019

Бүген, 5 декабрь көнне, бөтендөнья “Халыкара волонтёрлар” көне («Международный день добровольца”) билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан, мәктәбебездә “Яхшылык дәресләре” акциясе узды. Шушы акция кысаларында, без “Киләчәк волонтерлары” дигән фильм карадык. Бу фильмда балаларның ирекле рәвештәге эшчәнлеге чагыла. Алар кыргый табигатьне саклауга, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятькә ярашуларына, иясез эт-мәчеләрне кайгыртуга, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалучылар турындагы мәгълүматларны табуга өлеш кертәләр.
-
Cоциаль-экологик акция дәвам итә 04.12.2019

Мәктәбебездә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә. Әлеге чарада башлангыч класс укучылары да актив катнаша. Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыеп барырга кирәк. Шушы гади генә гамәлебез белән мөмкинлеге чикле балага ярдәм кулы алабыз икән, нигә аннан файдаланмаска?!













