Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Музейда дәрес
Опубликовано: 27.02.2020
Камал театрына яңалык алып килгән щепкинчыларның берсе – Әзһәр Шакиров сәхнәдә 60 ел иҗат итә. 22 нче февральдә аңа 80 яшь тулды. Адәм баласы тормышның ачысын-төчесен күргән саен мәрхәмәтлерәк буладыр ул. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров та әнә шундый асыл ир затларының берсе.
Бүген, Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында, Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Кичәдә укучыларыбыз да катнашты. Музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә апа юбилярның кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Соңыннан “Каргышлы балачак” фильмыннан өзекләр карадылар. Әзһәр Шакиров бу фильмда Бибимәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла хәзрәт ролендә.
К списку новостей













