Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Тукайга кунаклар килә... 28.04.2019

27нче апрель көнне Кушлавыч авылына Г.Тукайның 133 еллыгын билгеләп үтәргә бер төркем язучы, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, Тукай премиясе лауреатлары килде.
Мөхтәрәм кунакларны Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы, Тукавларның музей-йорты, китапханә, җирле үзидарә коллективлары каршы алды. Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов озатып йөрде...
Укучылар чыгышын карап, истәлек фотолары төшкәннән соң Кушлавыч музеена экскурс булды. Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә зыярат кылып, догалар кылгач "Таттелеком" компаниясе тарафыннан торгызылган "Мулла чишмәсе" суларыннан авыз иттек...
Соңыннан Кушлавычтагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды!.. Барлык ихтирам итеп килгән кунакларыбызга (Башкортстан, Әзербайджан кунаклары да бар иде) олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!..
-
Тукай туган көн!.. 26.04.2019

Хак тәгалә әмере белән
Җиргә раушан йолдыз иңде.
Бу сәгатьтә, Кушлавычта
Дөньяга бер шагыйрь килде...
Бүген сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан авылыбызда бик матур бәйрәм чаралары узды. Кушлавыч балалар бакчасы, төп гомуми белем мәктәбе укучылары Тукай музеенда кунакта булдылар. Бәйрәм чарасының матур мизгелләре Тукай һәйкәле янында дәвам итте...
...Укучыларыбыз, нәниләр Тукай шигырьләрен сөйләү осталыкларын да күрсәттеләр. Әлеге бәйгене Кушлавыч балалар бакчасы, мәктәбе, клубы Тукаевларның музей-йорты, китапханәсе, җирле үзидарә коллективлары оештырды. Җиңүчеләр тәмле сый-нигъмәтләр, Тукаевлар музей-йортыннан исемле футболкалар белән бүләкләнде...
-
Финанс грамоталылыгы дәресләре 25.04.2019

Сезнең арада үзен финанс яктан белемле дип санаучылар күпме? Чынлыкта, соңгы ике-өч елда республикабызда андый яшьләр саны бермә-бер артты. Әле алай гына да түгел, тиздән Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар белән беррәттән балалар бакчасына йөрүче сабыйларны да акча белән дөрес эш итәргә өйрәтә башлаячаклар.
Беренче карашка, әлбәттә, бу шактый сәер тоела. Сабый балага финанс грамоталылыгы турында нәрсә сөйләмәк кирәк?
– Россиянең Финанс министрлыгы сабыйлар акчаның нәрсә икәнлегенә балалар бакчасында ук төшенә башларга тиеш дип саный. Әлбәттә, бу – аларга лекцияләр сөйләү, кредит, банклар турында катлаулы мәгълүмат бирү дигән сүз түгел. Нәниләр уен формасында “Нәрсә ул акча?” дигән сорауга җавап эзләячәк. Акча кыйммәте, аны җыю-туздыру, гаилә бюджетының нәрсә икәнлегенә төшенәчәкләр, – дип аңлата Татарстан территориясендә финанс грамоталылыгын арттыру программасын тормышка ашыру эшчәнлеге буенча координатор Әнвәр Гомәров.
18 - 19 нчы апрель көннәрендә без дә, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән, “Финанс грамоталылыгы онлайн-дәресе” проекты кысаларында үткәрелгән дәресләрдә булдык. Үсеп килүче яшь буын өчен бу дәресләр бик тә кирәкле, укучылар үзләре өчен файдалы бик күп мәгълүмат алдылар, тагын да мондый дәресләрдә катнашырга теләкләре булуын белдерделәр. -
Тукай иҗаты буенча рәсем бәйгесе җиңүчеләре 24.04.2019

Тукай!.. Ул – бөек исем! Шуңа да һәркайсыбызның күңелендә, җанында аның исеме, халыкчан иҗаты. Апрель ае җитте исә, сөекле Тукаебызга карата күңелебездә булган тирән ихтирам, горурлык хисләре язгы ташкындай бар җиһанны биләп ала.
Габдулла Тукайның туган көненә санаулы гына көннәр калып бара. Тукай – безнең юлдашыбыз. Ул үзенең кыска гына гомерендә татар милләтен, аның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын, әдәбиятын, татар матбугатын саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән? Ул безнең татар халкын дөньяга таныткан шагыйрь! Ул безнең Кушлавыч авылында туган яраткан язучыбыз! Шуңа күрә безнең Г.Тукайны онытырга хакыбыз юк!
Мәктәбебездә Тукайга багышлап үткәрелгән чаралар һәрвакыт яратып һәм кызыксындырып үткәрелә. Бүген Тукай иҗаты буенча ясалган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын бик матур итеп ясадылар. Әлеге чарада актив катнаштылар. -
Кушлавычта Тукай музеенда... 23.04.2019

Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең!
Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.
Мәктәбебездә Тукай айлыгы дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортына на кунакка кердек. Музей директоры Ләйлә Мөнир кызы укучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирде. Балалар чын күңелдән Габдулла Тукай белән бәйле булган экспонатларны күзәттеләр, сорау арты сораулар явып кына торды. Димәк, Габдулла Тукай онытылмый, укучыларны гел үзенә тартып тора.
Татар теле – бөек Тукай теле
Туган телем – милли җырларым.
Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,
Яңгыратып йөрәк моңнарын. -
"Тамшы-шоу"... 22.04.2019

"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу? мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..."
Мәктәбебездә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атна старт алды. Бүген аның иҗатына нигезләнгән "Тамшы-шоу" интеллектуаль уены уздырдык. Уенда ике команда көч сынашты. Егетләр командасы "Шүрәлеләр", кызлар "Күбәләкләр" исеме астында чыгыш ясады. Г.Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап, шигырьләрен тану, рәсемнәр буенча бәйге, мәкальне дәвам ит кебек ярышта укучылар бик актив катнашты. Укучыларны зирәклектә, тапкырлыкта сынадык. Кызлар командасы ике очко белән өстен чыгып, җиңүче исеменә лаек булды. -
Саннар дәресе/ Урок цифры 22.04.2019

Онлайн чыганаклар кулланып "Саннар дәресе" "Проект белән идарә итү" ("Урок цифры" "Управление проектами") үткәрдек. Укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы дәрес булды дип уйлыйбыз. Шулай ук укытучылар өчен дә махсус дәрес үткәрелде...
-
“Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!” 20.04.2019

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Мәктәпләрдә, иң беренче балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла. Безнең балалар бакчасында да , мәктәбебездә дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, игътибарлылыкларын, мөстәкыйль эзләнүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Кушлавыч балалар бакчасында мәктәп укучылары белән берлектә “Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә Арчадан “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Э.Г. килде. Балалар табышмакларга да җаваплар бирделәр, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә исбатладылар. Энҗе Газиз кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырдан мәктәп укучылары белән велосипедта йөрү, юл йөрү куркынычсызлыгы, яктылык кайтаргыч билгеләре буенча бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. -
Рәсәй полиграфиясе көне 19.04.2019

Дөнья никадәр генә алга китмәсен, ләкин китапларның тылсымы, технологияләр гасыры булуга карамастан, аларны һаман да кызыклы, кирәкле итә. Бер генә планшет, ноутбук, хәтта электрон китап та басма китап-журналларның исен алыштыра алмый. Кешеләр яңалыклар белән газета-журналлар аша танышырга, яраткан китапларын яңадан укырга, буш вакытларында кроссворд һәм сканвордлар чишәргә күнекәннәр.
19 нчы апрельдә бик матур бәйрәм билгеләп үтелә – Рәсәй полиграфиясе көне.
Полиграфия – промышленностьнең бер өлкәсе, ул басма матбугатны бастырып чыгару өчен әзерли, китаплар, журналлар, газеталар, этикеткалар, төргәкләр һәм башкалар. Аны типография белән бутарга ярамый. Типография – ул полиграфик оешма, ул әзерләнгән продукцияне бастырып чыгара.
Без бүген шушы көн уңаеннан, класс сәгатьләрендә укучылар белән, “Рәсәй полиграфия көне” дигән видеоролик карадык. Әлеге видеоролик аша, китап-журналларның басылу тарихы, станоклары белән таныштылар. Ахырдан белемнәрне гомумиләштерү максатыннан, ике командага бүленеп, тест үттеләр. Соңыннан “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының яңа чыккан саннарына күзәтү ясалды, аларга язылу тәртипләре аңлатылды. -
Картинг ярышлары 18.04.2019

Бүген беренче тапкыр Арча районы мәктәп директорлары арасында картинг ярышлары узды. Ир-атлар арасында Сикертән мәктәбе, хатын-кызлар арасында Иске Ашыт мәктәбе директорлары беренче урында. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
Тулырак һәм финал ярышының видеосы белән (мәктәп интернетында блоклана) монда.













