Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Котлыйбыз!.. 18.04.2019

Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан уздырылган районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә 9нчы сыйныф укучыбыз Бикчәнтәев Р. II дәрәҗә дипломга лаек булды...
-
Әдәби викторина 16.04.2019

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган айлык кысаларында, бүген югары сыйныф укучылары арасында, “Без Тукайны яратабыз” исемле әдәби викторина уздырдык. Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйттек, таныш шигырьләрне төрле юллар аша таныдык. Укучыларда иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләдек. -
"Әй, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?.." 15.04.2019

Бүген 15 нче апрель бөек татар шагыйре Г.Тукайның вафат булган көне. Шушы уңайдан укучыларыбыз "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән музей дәресендә катнашты. Бакча балалары Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бик матур тәрбияви-искә алу чарасы килеп чыкты. Шундый ук чаралар бүген Казанда да үткәрелә. Татарның киң җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зиярат кыла, чәчәкләр сала...
-
Республикакүләм "Тукай укулары" 13.04.2019

Кичә Габдулла тукай мирасын өйрәнүгә багышланган VIII Республикакүләм "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда безнең мәктәптән туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Р.Ф. һәм 8 сыйныф укучыбыз Хәбибуллина И.Ә. да катнаштылар һәм үз эшләрен уңышлы тәкъдим иттеләр. Дәрәҗәле дипломнар белән беррәттән "Ситилинк" электрон кибет-дискаунтерына сертификатларга да лаек булдылар. Котлыйбыз!..
-
Космонавтика көне!.. 12.04.2019

12 апрель – Космонавтика көне. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан бүген укучыларга презентация күрсәтелде.
Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында Клушино авылында колхозчы семьясында туган. Юраның әти-әнисе-гади колхозчылар. Әтисе, Алексей Иванович Гагарин (1902—1973), - балта остасы, әнисе, Анна... -
"Космонавтика" атналыгы кысаларында 12.04.2019

“Күктә ни булмас дисең, очсыз – кырыйсыз күк бит ул”,- дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешеләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Космик тикшеренүләрнең алда нинди юнәлешләрдә дәвам итәчәген, нинди яңалыкларга китерәчәген ул чакта тулаем күзаллау мөмкин булмаса да, беренче адымның кеше тормышда яңарыш мизгеле икәнен күпләр аңлый иде. Чыннан да, планетабызны читкә китеп өйрәнү нәтиҗәсендә бик күп яңа ачышлар ясалды. Җир атмосферасы һәм магнит кырының составын, төзелешен һәм андагы динамик күренешләрне, якын космосның табигатен, иң якын космик күршебез Айның үзенчәлекләрен, Кояшта барган процессларны җентекләп өйрәнү һәм башка тикшеренүләр фән дөньясына бихисап яңалыклар бирде.
Укучыларыбыз белән “Космос – ул без” дип исемләнгән видеоролик карадык. Ул космонавтика үсешенең төп этапларын чагылдыра. Видеоролик документаль хроника кадрларына, космонавтларның очыш вакытында һәм Җиргә әйләнеп кайтканнан соң тавыш аудиоязмаларына нигезләнеп эшләнгән. Укучыларга Җирнең ясалма иярчене “Спутник – 1”, кешелек тарихында беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә космоска очучы космонавт Юрий Гагарин, дөньяда беренче хатын-кыз – космонавт Валентина Терешкова, тарихта беренче ачык космоска чыккан кеше – Алексей Леонов, “Союз – 4” һәм “Союз – 5” корабльләре, Халыкара космик станция, “Мир” – орбиталь станцияләр турында мәгълүмат бирелде. Балаларга бик ошады. -
"Минем тормышымда - СПОРТ" 11.04.2019

"Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурс-акциясе кысаларында агымдагы бирем. 5нче санлы бирем буенча: спорт, фәннәр, фантастика, бизнес тематикаларыннан берсенә фильм әзерләү...
Безнең фильм видеоотчёт монда (Яңа тәрәздә ачылачак, рәхим итеп карагыз!).
-
“Галәм балалар күзлегеннән” рәсем бәйгесе 11.04.2019

12 нче апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 нче апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Әлеге уңайдан мәктәбебездә бу көнгә багышланган күп кенә чаралар үткәрелә. Башлангыч класслар арасында “Галәм балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды...
-
Мультфильм тәрҗемә итәбез... 10.04.2019

"Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурс-акциясе кысаларында эшчәнлегебез дәвам итә. Конкурсның шартлары буенча тагын бер бирем (№4): мультфильм яки фәнни-популяр роликны тәрҗемә итеп татар телендә "сөйләштерү"...
Безнең мультфиль видеоотчёт монда (Яңа тәрәздә ачылачак, рәхим итеп карагыз!).
-
"Карбышев" документаль фильмы 09.04.2019

Без бүген мәктәп күләмендә совет хәрби эшлеклесе, фортификатор, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, Советлар Берлеге Каһарманы Дмитрий Карбышев турында фильм карадык. Ул 1880 елның 14 (26) октябрендә Русия империясе Акмола өлкәсе Омск шәһәрендә туган. Милләте — керәшен татары. Әтисе Михаил Илья улы Карбышев (1829-1892) Себер кадет корпусын тәмамлаган, Кырым сугышында катнашкан һөнәри хәрби (себер казак старшинасы гаиләсеннән), Карасу тоз күлләре кече күзәтүчесе булып эшли. Әнисе Александра Ефим кызы Лузгина, Омск сәүдәгәре кызы. Абыйсы, Казан император университетының медицина факультеты студенты Владимир Михаил улы полиция күзәтүе астында булуы сәбәпле, Дмитрий Себер кадет корпусына «ирекле тыңлаучы» итеп кенә кабул ителә.
Карбышев илебезнең данын яклап, урыс – япон, беренче бөтендөнья, совет –фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлеккә эләгә. 1945 елның 17 февральдән 18 февральгә каршы төндә, алман фашистлары генерал-лейтенантны башка йөзләгән әсир белән бергә, ишегалдына суыкка чыгарып бастыралар, өске киемнәрен салдырып алалар, гәүдәләре бозга әйләнеп, егылганчы, өсләренә салкын су сиптереп торалар. Җәсәден Маутхаузен үлем лагере мичендә яндыралар.
Әлеге фильм аркылы, укучылар Карбышевның тормыш юлы, хезмәте, сугыштагы батырлыклары, бүләкләре, мактаулы исемнәре турында тулы белешмә алдылар. Бу фильм балаларда батырлык, зирәклек, патриотик сыйфатлары тәрбияли.













