МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
«Неокнига» дип аталган V Республика фәнни-гамәли конференциясе/ V республиканская научно-практической конференция «Неокнига»/ 26.04.2023
2023 елның 26 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл Казан шәһәренең Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылган «Бөтен дөнья мәрхәмәтле йөрәккә сыячак» темасына «Неокнига» дип аталган V Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче булды. Җитәкчесе: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!
26 апреля 2023 года ученица 5 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Назлыгуль стала победителем в очном туре V республиканской научно-практической конференции «Неокнига» по теме: «В добром сердце весь мир уместится», которая проводилась на базе МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 143 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Казани. Руководитель: Зямилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
-
«Дух Тукая в наших сердцах» / «Тукай рухы безнең күңелләрдә» 26.04.2023
-
Бөтенроссия "Эколяталар көне" / Всероссийский "День Эколят" 25.04.2023
25 апрельдә ел саен Бөтенроссия "Эколяталар көне"үткәрелә. Экология көне кысаларында Яңа Әлем балалар бакчасында төрле чаралар узды: “ Эколяталар эшчәнлеге” , “Безнең Эколята дусларыбыз» , шулай ук "Эколяталар -яшь табигатьне саклаучылар" темасына күргәзмә оештырылды. Мондый чаралар балаларда бай эчке дөнья, табигатькә, хайваннарга һәм үсемлекләр дөньясына сак караш формалаштыра, балада табигатьне ярату культурасын тәрбияли.
25 апреля проходит ежегодный Всероссийский "День Эколят".В рамках экологического дня в Новоалимовском детском саду прошел ряд мероприятий: «Уроки эколят», интеллектуальная игра «Наши друзья-Эколята, а также организована выставка на тему: «Эколята - юные защитники природы». Такие мероприятия формируют у воспитанников богатый внутренний мир и систему ценностного отношения к природе, её животному и растительному миру, воспитывают у ребёнка культуру природолюбия.
-
Бөтенроссия нәни экологлар көне / Всероссийский день эколят 25.04.2023
25 апрельдә 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия нәни экологлар көненә багышланган чара "Эколяталар көне" узды. Чарада әкият геройлары, дуслары һәм табигатьне саклаучылар Тихоня, Умница, Елочка, Шалун катнашты. Балалар белән экология темасына белем бирү эшчәнлекләре уздырылды, театралҗләштерелгән, дидактик уеннар уйнадылар, әкият геройларын кулланып "Табигатьне саклыйк" темасына рәсемнәр ясадылар.
25 апреля в детском саду №2 “Ромашка” прошло мероприятие, приуроченное ежегодному Всероссийскому дню эколят «День эколят». В мероприятии участвовали сказочные герои, друзья и защитники Природы Тихоня, Умница, Елочка, Шалун. Дети нарисовали рисунки на тему "Защита природы" с этих использованием сказочных героев.
-
Эшлекле уен / Деловая игра 25.04.2023
25 апрель 5 нче балалар бакчасында педагоглар белән эшлекле уен узды. Пугачева Т.А. һәм Сабитова А.А. сәламәт яшәү рәвеше һәм физик тәрбия өлкәсендә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
25 апреля в детском саду №5 прошла деловая игра с педагогами. Пугачева Т.А. и Сабитова А.А. поделились опытом работы в области здорового образа жизни и физического воспитания.
-
“Парламент дәресләре - 2023” / “Парламентские уроки - 2023” 25.04.2023
-
«Беренчеләр» хәрәкәте / Движения «Первых» 24.04.2023
Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары район делегациясе составында Казанда «Беренчеләр» хәрәкәте чараларында катнашып кайттылар. Яңалыклар белән танышу, спикерлардан алган дәрт-дәрман «Сердәш» балалар яшүсмерләр клубы әгъзаларын активлаштырып җибәрде. Патриотик рухтагы дәрес Татарстанның атказанган укытучысы Рим Мостафин исемендәге берләшмә әгъзалары төшергән фильм белән башланып китте. Беренче мәктәп "Беренчеләр"е герой пионерларның фашист илбасарларына каршы көрәш тарихлары белән таныштырдылар.
Учащиеся МБОУ "Актанышская СОШ № 1" в составе делегации района приняли участие в мероприятиях движения «Первых» в городе Казань. Знакомство с новостями, энтузиазм спикеров активизировали членов детского подросткового клуба «Сердэш». Урок в патриотическом духе начался с фильма, снятого членами объединения имени заслуженного учителя Татарстана Рима Мустафина. Первые школьные "первопроходцы" познакомили с историей борьбы пионеров-героев с фашистскими захватчиками.
-
“Әхлак дәресләре” / “Уроки нравственности” 24.04.2023
Уку елы буена Теләкәй мәктәбе укытучы Авзалова Римма Гайнетдин кызы башлангыч сыйныф укучылары белән “Әхлак дәресләре” уздырды. Һәм шул максаттан, мәктәпкүләм ачык сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар үзләре өйрәнгәннәрне яттан сөйләделәр. Сыйныф сәгате бик эчтәлекле, нәтиҗәле булды.
В течениии учебного года учитель Тлякеевской школы Авзалова Римма Гайнетдиновна проводила “Уроки нравственности” с учениками начальных классов. И с этой целью провела общешкольный открытый классный час. Ученики рассказывали наизусть то, что учили. Классный час был очень содержательным, продуктивным.
-
"Тирә яктагы дөнья" фәнни-гамәли конференции/ На научно-практической конференции "Мир вокруг нас" 24.04.2023
"2023 ел - Укытучы һәм остаз елы" уңаеннан, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының тарих һәм география факультетында мәктәп укучылары өчен "Тирә - яктагы дөнья" ("Мир вокруг нас") регионара фәнни- гамәли конференция узды. Әлеге чарада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 7А сыйныф укучысы Валиева Алинә "Экология һәм тормыш иминлеге" бүлеге эшчәнлегендә, 6-7 сыйныф укучылары арасында, үзенең фәнни эше белән җиңүче дип танылды. Алинәбезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә унышлар телибез!
В рамках "2023 года - Года учителя и наставника " на историко - географическом факультете Набережночелнинского государственного педагогического университета состоялась межрегиональная научно-практическая конференция для школьников "Мир вокруг нас". На этом мероприятии ученица 7а класса гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей Валиева Алина признана победителем в работе секции "Экология и безопасность жизнедеятельности" среди учащихся 6-7 классов своей научной работой. От всей души поздравляем Алину и желаем ей дальнейших успехов!
-
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештыру/Уборка территории возле памятника односельчанам, погибшим в Великой Отечественной войне 24.04.2023
2023 нче елның 20 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Аккүз авылы җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында батырлача һәлак булганнарга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештырдылар. Укучылар ел саен бу изге гамәлгә намус белән карыйлар. Безнең киләчәгебез тыныч күк йөзләре астында булсын өчен үз тормышларын да кызганмаган авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләрнең истәлеген мәңге хөрмәт итәчәкбез.
20 апреля 2023 года учащиеся 7-8 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” провели уборку территории, прилегающей к памятнику героическим погибшим в Великой Отечественной войне по Аккузовскому сельскому поселению. Каждый год ученики с честью смотрят на это святое дело. Выражаем благодарность нашим односельчанам, которые не пожалели своих жизней, чтобы наше будущее было под мирным небом. Мы будем вечно чтить память тех, кто ценой своей жизни подарил нам мир и свободу.