МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
«Китап укучыларны үстерәбез» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре / Итоги Всероссийского конкурса «Растим читателя» 27.04.2023
2023 елның 27 апрелендә балаларны укуга, гаиләдә укуны алга сөрү һәм аларга ярдәм итү буенча иң яхшы методик эшләнмәләргә «Китап укучыларны үстерәбез» Бөтенроссия бәйгесендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы «Буктрейлер» номинациясендә II урынны алды. Котлыйбыз!
27 апреля 2023 года на Всероссийском конкурсе «Растим читателя» на лучшую методическую разработку по продвижению и поддержке чтения детей, семейного чтения учитель математики и информатики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович занял II место в номинации «Буктрейлер». Поздравляем!
-
"Җиңү диктанты" / «Диктант победы» 27.04.2023
27 нче апрель көнне Халыкара "Җиңү диктанты" акциясе үтте. Әлеге акциягә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары да кушылды
27 апреля прошла международная акция “Диктант победы". К акции присоединились учащиеся и преподаватели “Поисевская СОШ”.
-
Укытучы һәм остазлар елы 27.04.2023
Технология фәненең район методик берләшмәсе Балалар иҗат үзәге белән берлектә “Укытучы һәм остазлар елы” уңаеннан очрашу оештырды. Эшлекле дә, гамәли дә киңәшмәдә районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче технология укытучылары остазлары- үзләренә кадәр мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәткән педагоглар белән түгәрәк табын янында очрашты. Остазлар һәм педагоглар хәзерге уку- укыту эшчәнлегендәге яңа технологияләр, элеккеге укыту методикасы турында сөйләштеләр. Укытучыларыбыз технология, элеккеге хезмәт дәресләренең кеше тормышында мөһим урын алып торуы турындагы фикерләрен тормыш тәҗрибәсе белән дәлилләп сөйләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район мәгарифендә тирән эз калдырган лаеклы ялдагы остазларга- Розалия Мансуровага, Рәмилә Газизовага, Зәкия Вәлиәхмәтовага, Хөршидә Зәйнуллинага, Гөлүсә Фазуллинага, Саҗидә Шәймөхәммәтовага Рәхмәт хатларын тапшырды, сау-сәламәт булып киләчәктә матур яшәүләрен теләде. Түгәрәк өстәл янында узган киңәшмә эчтәлекле, кызыклы һәм бик файдалы булды.
-
Иске Кормаш мәктәбе укучылары Минзәлә театры сәхнәсендә/Учащиеся Старокурмашевской школы на сцене Мензелинского театра 27.04.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе Роберт Шәймәрданов исемендәге республикакүләм мәктәп театрлары фестивалының финалында катнашты. Ике көн дәвам иткән бәйгедә Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Тукай районы артистлары Минзәлә татар дәүләт драма театрының сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Мәктәбебезнең яшь театр сөючеләре фестивальдә Илгиз Зәйниевнең "Кәҗә, Сарык һәм башкалар" комедиясен күрсәтте. Коллектив уңышлы чыгышлары өчен С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры дипломы, кубогы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнде
Старокурмашевская ООШ приняла участие в финале республиканского фестиваля школьных театров имени Роберта Шаймарданова. В течение двух дней артисты Актанышского, Муслюмовского, Сармановского, Мензелинского, Тукаевского районов выступали на сцене Мензелинского государственного татарского драматического театра. Юные театралы нашей школы показали на фестивале комедию Ильгиза Зайниева "Коза, овца и другие". За успешные выступления коллектив награжден дипломом, кубком и памятной наградой Татарского государственного драматического театра им.С. Уметбаева
-
Районара семинар- практикум /Межрайонный семинар-практикум 27.04.2023
2023 нче елның 27 нче апрелендә Минзәлә муниципаль районы Тупач башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының «Инклюзив белем бирү киңлеге. Укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү» дигән темага багышланган районара семинар- практикумы узды. Анда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Хисамова А.Ф., Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Мофтиева Г.Э. һәм Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Имамова Р. Р. катнашып, тәжрибә уртаклашып кайттылар.
27 апреля 2023 года в Тупачевской начальной школе Мензелинского муниципального района состоялась конференция учителей начальных классов «Инклюзивное образовательное пространство. Психолого-педагогическое сопровождение обучающихся». В нем приняли участие Хисамова А. Ф. из МБОУ «Аккузовская ООШ», Муфтиева Г. Э. из МБОУ «Байсаровской ООШ» и Имамова Р. Р. из МБОУ «Такталачукской ООШ».
-
“Әти, әни һәм мин- юл йөрү кагыйдәләрен беләбез” уен- ярыш / Мероприятие “Папа, мама и я - знаем правила дорожного движения” 27.04.2023
Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү - бүгенге көн таләбе. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башланырга тиеш. Шул максаттан, Яңа Әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәләр, төрле чаралар уздыралар. 27 нче апрель көнне балалар һәм ата- аналар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан “Әти, әни һәм мин- юл йөрү кагыйдәләрен беләбез” уен- ярыш узды. Чара барышында балалар һәм әти- әниләр төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Әлеге чара балалар өчен генә түгел, әти- әниләр, тәрбиячеләр өчен дә файдалы булды.
Знание правил дорожного движения- требование сегодняшнего дня. Деятельность с детьми должна начинаться уже в дошкольном возрасте. В Новоалимовском детском саду 27 апреля прошло мероприятие “Папа, мама и я - знаем правила дорожного движения”, направленное на профилактику дорожно-транспортного травматизма среди детей и родителей. В ходе мероприятия дети и их родители находили выход из различных ситуаций, запоминали правила дорожного движения, приводили в порядок дорожные знаки .Мероприятие было полезно не только детям, но и родителям, воспитателям.
-
XIII региональ фәнни-гамәли конференция "Тукай укулары" / XIII региональная научно - практическая конференция "Тукай укулары" 27.04.2023
27 апрельдә Зәй муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Тукай укулары" XIII региональ фәнни - гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты: укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 класс укучысы Рәхмәтуллин Самат "Фәнгә беренче адымнарым" юнәлеше буенча секциядә катнашты һәм 2 урынны алды. Җитәкчесе: башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Д. М. Котлыйбыз!!!
27 апреля в МБОУ "Заинская СОШ №6" Заинского муниципального района прошла XIII региональная научно - практическая конференция исследовательских работ школьников "Тукай укулары". Цель конференции: содействие развитию интеллектуалного и художественного творчества учащихся, привлечение школьников к исследовательской и творческой деятельности. Ученик 2 класса МБОУ "Старокурмашевская ООШ" Рахматуллин Самат участвовал в секции по направлению "Мои первые шаги в науку" и занял 2 место. Руководитель: учитель начальных классов Газизова Д.М. Поздравляем!!!
-
"Тукай яши безнең куңелләрдә" / "Тукай живет в наших сердцах" 26.04.2023
26 апрель көнне татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Такталачык мәктәп-интернатында "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, экиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр.
26 апреля отмечается 137-летие со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В связи с этим в Калачинской школе-интернате прошел музыкально-поэтический вечер "Тукай живет в наших сердцах". Ученики рассказывали стихи поэта наизусть, инсценировали отрывки из сказок.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 26.04.2023
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Туган тел көне уңаеннан бүген Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Туган телем-иркә гөлем" әдәби кичәсе узды.
26 апреля-памятная дата для татарского мира, день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Он-самая яркая звезда татарской поэзии, колосс нации. Творческое наследие поэта-наша гордость и хвала. Люди, у которых есть Тукай, счастливы. День рождения Габдуллы Тукая – это день родного языка. В честь Дня родного языка сегодня в МБОУ «Поисевская СОШ» прошел литературный вечер "Туган телем-иркә гөлем".
-
«Тукай в наших сердцах»/ «Тукай безнең күңелләрдә» 26.04.2023
2023 елның 26 апрелендә Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган чара узды. Укучылар Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив уенда ярыштылар, Тукай әкиятләре буенча әкият геройлары костюмнарында чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә Тукайның җырлары һәм шигырьләре чиратлашып барды.
26 апреля 2023 года в МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ» прошло мероприятие, посвященное 137-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая «Тукай безнең күңелләрдә». Учащиеся соревновались в интерактивной игре, посвященной жизни и творчеству Г.Тукая, выступали в костюмах сказочных героев по сказкам Тукая. На празднике чередовались песни и стихи Тукая.