МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
«Россия- минем горизонтларым!» дәрестән тыш эшчәнлек / Внеурочное занятие «Россия — мои горизонты!» 04.10.2023
2023 нче елның 4 октябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Актаныш технология техникумында булдылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында уздырылды. Укучыларга техникум базасында нинди һөнәрләр ала алулары турында сөйләделәр. Эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. Укучылар авыл хуҗалыгы техникаларын зур кызыксыну белән карадылар.
4 октября 2023 года ученики 9 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” посетили Актанышский технологический техникум. Мероприятие провели в рамках профориентационной работы. Ребятам рассказали, какие профессии они могут получить на базе техникума. Обсудили и вопрос трудоустройства. Ученики с большим интересом рассматривали представленные образцы сельскохозяйственной техники.
-
Юл иминлеге үзебезнең кулда / Безопасность дорожного движения в наших руках 04.10.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашу уздырылды. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты.Ул буш кул белән түгел, беренчеләргә бүләкләр, һәр укучыга буклетлар, мәктәпкә китаплар, өстәл уеннары да тапшырды. Юллар да һәрвакыт игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә дигән фикер белән таралды бүгенге очрашудан безнең укучыларыбыз.
В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" состоялась встреча с начальником отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Лейсан Мухаметовой. Она разъяснила школьникам правила дорожного движения, также вручила подарки первоклассникам, буклеты каждому ученику, книги в школу, настольные игры. От сегодняшней встречи наши ученики ушли с мнением, что дороги всегда должны быть внимательными и строго соблюдать правила дорожного движения.
-
Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк / Милосердие без границ 04.10.2023
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чын йөрәктән әти-әниләре белән бергә районыбыздагы Пучы авылында урнашкан картлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен күчтәнәчләр әзерләделәр. Һәр ел саен Өлкәннәр декадасында Иске Кормаш җирлеге буенча үткәрелүче бу чарада мәктәп тә читтә калмый. Шушы бүләкләребез аша аларга аз гына булса да җан җылыбызны җибәрәбез.
Учащиеся вместе родителями Старокурмашевской основной общеобразовательной школы от всей души приготовилигостинцы и подарки для воспитанников дома престарелых, расположенного в селе Поисево. Школа не остается в стороне от этого мероприятия, которое ежегодно проводится в рамках Декады пожилых людей по Старокурмашевскому сельскому поселению. Через эти дары мы посылаем им хоть немного душевного тепла.
-
Гражданнар оборонасы көне / День гражданской обороны 04.10.2023
4 октябрь, РФ Гражданнар оборонасы көнендә, Богады ТГББ мәктәбендә Актаныш районы янгын сакчыллыгы бүлегеннән җитәкче урынбасары Зарипов Мияссәр Әхмәтгали улы булып, укучылар белән очрашты. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, сораулар белән укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерде. Сакчыллык чараларын онытмауларын, әти-әниләрне тыңлап, һәрчак уяу булырга чакырды.
4 октября, в День гражданской обороны РФ, школу посетил заместитель начальника отдела пожарной охраны Актанышского района Зарипов Мияссар Ахметгалиевич и встретился с учащимися. Напоминая о правилах безопасности, с вопросами проверял знания и навыки учащихся. Он призвал не забывать о мерах предосторожности, прислушиваться к родителям и всегда быть бдительными.
-
Олкэннэр олимпиадасы / Олимпиада пожилых людей 03.10.2023
В рамках декады пожилых людей по традиции на базе АСШ №2 сегодня прошла олимпиада по информатике для ветеранов. В ней приняли участие 14 человек. Участникам нужно было показать свое умение работать в приложениях MS Word, MS Excel, MS PowerPoint и напечатать текст по образцу, составить таблицу, создать презентацию. Ветераны хорошо справились со всеми заданиями. Победителям были вручены дипломы и призы.
Өлкәннәр декадасы кысаларында 2 нче санлы мәктәп базасында ветераннар өчен информатика буенча ел саен үтә торган олимпиада узды. Анда 14 кеше катнаша. Катнашучыларга MS Word, MS Excel, MS PowerPoint кушымталарында текстны үрнәк буенча бастыру, таблица төзү, презентация ясау осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Ветераннар барлык биремнәрне дә яхшы үтәделәр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды.
-
Информатика фәнненән ОГЭ / Пробный ОГЭ по информатике 03.10.2023
3 октябрь көнне гимназиянең 9 сыйныф укучылары, информатика укытучысы Ленар Наил улы Хөсәенов җитәкчелегендә, информатика фәнненнән ОГЭ биреп карады.
3 октября ученики 9 ых классов гимназии, под руководством учителя информатики Хусаинова Ленара Наиловича, сдавали пробный ОГЭ.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре / Правила пожарной безопасности 02.10.2023
Ут чыгу кебек бәла-казалардан саклану өчен һәркемнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп торуы һәм аларны беренчел чаралар белән сүндерергә өйрәнүе дә кирәк. Шул максаттан чыгып, Теләкәй мәктәбенең яшь янгын сүндерүчеләр отряды членнары, җитәкчеләре Сирина Рәдис кызы белән бергә, урамда очрашулар уздырдылар. Һәм үзләре ясаган буклетларны тараттылар. Һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсен иде!
Чтобы избежать пожаров, необходимо знать правила пожарной безопасности и уметь тушить их первичными средствами. С этой целью члены отряда юных пожарных нашей Тлякеевской школы вместе с руководителем Сириной Радисовной проводили встречи на улице. И раздавали буклеты, сделанные своими руками. Пусть каждый соблюдает правила безопасности!
-
«Мөһим сөйләшү» / «Разговоры о важном» 02.10.2023
2 нче октябрьдә Уразаи мәктәбендә дәресләр «Мөһим сөйләшү» дәресеннән башланды. Төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Бүген мәктәпнең 1-9 нчы классларында класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : "Укытучы көне".
2 октября в МБОУ “Уразаевская ООШ” классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводится на тему: «День учителя (советники по воспитанию)».
-
Халыкара өлкәннәр көне / Международный День пожилых людей 01.10.2023
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә юнәлтелгән: әби-бабайларга, өлкән яшьтәге күршеләргә, танышларга, хезмәттәшләргә. Бу көн безгә өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген исебезгә төшерә. Аның икенче исеме юкка гына игелек һәм хөрмәт көне диелмәгәндер. Безнең “Тылсым” балалар бакчасында, өлкәннәр көне уңаеннан, тәрбиячеләр балалар белән төркемнәрдә әңгәмәләр һәм уеннар үткәрделәр, балалар теләп открыткалар ясадылар һәм әби-бабайлары өчен котлаулар әзерләделәр.Без барлык өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлек, бәхет, муллык, тыныч картлык,игелекле көннәр, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телибез! Безнең өчен иң зур бәхет – сезнең шатлыклы күзләрегезне күрү!
1 октября-Международный День пожилых людей. В этот день все внимание обращено на людей старшего поколения: бабушек и дедушек, пожилых соседей, знакомых, коллег. Этот день напоминает нам о необходимости помогать и уважать пожилых людей. Не случайно его второе название-День добра и уважения. В нашем детском саду “Тылсым” ко Дню пожилых людей воспитатели провели с детьми беседы и игры в группах, дети с удовольствием сделали открытки и подготовили поздравления для своих бабушек и дедушек. Желаем всем пожилым людям здоровья, счастья, достатка, спокойной старости, добрых дней, любви и заботы близких! Самое большое счастье для нас-видеть ваши радостные глаза! -
Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә / Ярмарка, посвященная Дню пожилых людей 30.09.2023
30 сентябрь көнне Татар Суыксу авылында өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә нокталары төрле продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр: яшелчә, бал, ит, җиләк-җимеш, гөмбә, һәм халык кулланышы товарлары. Татар Суыксу урта гоуми белем бирү мәктәбе коллективы да бу чарада катнашты.
30 сентября в деревне Татарские Суксы прошла сельскохозяйственная ярмарка, посвященная Дню пожилых людей. Торговые точки предлагали широкий ассортимент разнообразной продукции: овощи, мед, мясо, фрукты, грибы, и товары народного потребления. Коллектив МБОУ “Татарско-Суксинская СОШ” участвовала в этом мероприятии.