МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Региональ фәнни-гамәли конференция/Региональная научно-практическая конференция 24.04.2023
2023 елның 22 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында уздырылган «Безнең тирәдә дөнья» региональ фәнни-гамәли конференциясендә I урынны алды. Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы. Котлыйбыз!
22 апреля 2023 года ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина заняла I место в региональной научно-практическая конференции обучающихся «Мир вокруг нас», которой проводилась на базе НГПУ г. Наб. Челны. Руководитель: Гарипова Розалия Данисовна. Поздравляем!
-
"Физика һәм астрономия цифрлар җәмгыятендә"/"Физика и астрономия в цифровом обществе" 22.04.2023
22 нче апрель көнне Алабуга шәһәрендәге КФУ филиалы "Физика һәм астрономия цифрлар җәмгыятендә" дигән регионара фәнни - гамәли конференцияcен уздырды. Иске Кормаш мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Галиева Диләрә "Хәзерге мәгълүмат киңлегендә физика" дигән секциядә лауреат булды, ә Зарипов Рәсүл һәм Харисов Азат "Татарстан Республикасында физик һәм астрономик тикшеренүләр үсеше тарихы" дигән секциядә икенче урынны алдылар. Җитәкчеләре: физика һәм математика укытучысы Гыйльфанова Ф.Ә.
22 апреля в городе Елабуга КФУ организовала региональную научно - практическуй конференцию "Физика и астрономия в цифровом обществе". Ученица 7 класса МБОУ "Старокурмашевская ООШ" Галиева Диляра стала лауреатом в секции "Физика в современном информационном пространстве", а Харисов Азат и Зарипов Расул заняли второе место в секции "История развития физических и астрономических исследований в Республике Татарстан". Руководитель: учитель физики и математики Гильфанова Ф.А.
-
Халыкара Җир көне/ Международный День Земли 22.04.2023
22 апрельдә планетаның барлык халкы Халыкара Җир Көнен бәйрәм итә. Балалар бакчасында үтүче чараларның төп бурычларының берсе - балаларның игътибарын табигатьне саклауга, барлык тереклеккә ярдәм хисе формалаштыруга һәм Җирне сакларга кирәклеген аңлату. Гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбияче Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы белән безнең планета яклауга мохтаҗ булуы турында сөйләштеләр. Без барыбыз да җир йөзендә чәчәкләр үсүен , күктә кояш балкуын, балаларның көлүләрен телибез. «Җирнең чисталыгы безнең кулларда» дигән әңгәмә үткәрелде, ә иң мөһиме балалар Җир - безнең генә йортыбыз түгел, ә барлык хайваннар, үсемлекләр өчен дә икәнен аңладылар һәм без аны сакларга, анда яшәүчеләрнең барысын да рәнҗетмәскә тиешбез!
22 апреля все жители планеты празднуют Международный день Земли. Главной задачей мероприятий в детском саду было привлечь внимание ребят к защите природы, формированию у детей чувства сопереживания всему живому и представления о том, что Землю нужно беречь. В подготовительной группе МБДОУ №4 воспитатель Ардуанова Гульчачак Тимеряновна провела беседу с детьми о том, что наша планета нуждается в защите. О том, что всем нам хочется, чтобы на ней цвели сады, в небе светило солнце, звучал детский смех. Обсудили, что «Чистота земли в наших руках», а главное дети поняли, что Земля – не только наш дом, но и для всех животных, растений и мы должны беречь ее, сохранять ее богатства и не обижать всех ее обитателей!
-
Әхлак дәресләре / Уроки нравственности 22.04.2023
“Укытучы һәм остаз елы” , “Милли культура һәм традицияләре” кысаларында атнаның соңгы көне 22 нче апрель әхлак дәресләреннән башланып китте. Мөслимә Илина Арсланова Шәймәрдән кызы Уразай мәктәбе укучыларын иман китерү шартлары белән таныштырды.
В рамках “Года педагога и наставника”, “Года национальных культур и традиций” последний день недели 22 апреля начался с уроков нравственности. Мусульманка Арсланова Илина Шаймардановна познакомила учащихся Уразаевской школы с условиями исповедания веры.
-
Ата-аналар комитеты республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесе финалы призерлары/ Призеры финала республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса” 22.04.2023
Гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф ата-аналар комитеты республикакүләм “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең финалында катнашып, призер булды. Сыйныф җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин котлап, җиңүче дипломнары тапшырды.
Родительский комитет 10 класса гуманитарной гимназии-интерната принял участие в финале республиканского конкурса “Секреты дружного класса” и стал призером. Классный руководитель Чулпан Рамзилевна Шарипова заняла 1 место. Победителей поздравил министр образования и науки Республики Татарстан Ильсур Гареевич Хадиуллин и вручил дипломы победителей.
-
Сәламәт педагог – сәламәт бала/ В гармонии с собой и с миром 20.04.2023
Район мәгариф оешмасы тарафыннан яз айларында “Сәламәт педагог – сәламәт бала” проекты гамәлгә куелган иде. Проект кысаларында Актаныш үзәгендә урнашкан һәр балалар бакчасында психологлар, физик тәрбия инструкторы, логопед, музыкант һәм өлкән тәрбиячеләр катнашында чаралар әзерли. Шуның чираттагысы бүген 3 санлы “Тылсым” балалар бакчасы нда үтте. “Үзең белән һәм дөнья белән гармониядә” дигән исем астында бакчаның психологы Гөлназ Хөҗҗәтова психологик тренинг үткәрде. Чарага килүчеләр хәтерне яхшырту, игътибарны туплау, акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә корылган кинезиологик күнегүләр эшләде, символ-драма алымы кулланып, уңай хис-эмоцияләр алдылар. Эштә яну, алҗану синдромы — бүгенге көндә киң таралган проблема. Шуңардан арыну, тормышның матурлыгын күрү, ләззәтләнү, хезмәтеңнән тәм табу кебк максатларны алга куеп әзерләнгән чарадан катнашучылар рәхмәтле калды. Чарада катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
«Финанс грамоталы» атналыгы / Неделя финансовой грамотности 20.04.2023
Пучы балалар бакчасында балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның шәхси финанслар мәсьәләләре буенча мәгълүматлылыгын үстерүгә ярдәм итү һәм финанс мәсьәләләрен дөрес хәл итү күнекмәләрен арттыруга ярдәм итү максатыннан «Финанс грамоталы» атналыгы уза. Әлеге атналык кысаларында 1 нче сыйныф укучыларына “Куян акчасын нигә югалткан” театры тәкъдим ителде, Укучылар шулай ук “Үлчәүләр илендә” дигән күргәзмә белән таныштылар.
С целью содействия повышению информированности детей, педагогов и родителей по вопросам личных финансов и приобретения навыков правильного решения финансовых вопросов в Поисевском детском саду проходит неделя финансовой грамотности. В рамках этой недели учащимся 1 класса был представлен театр ”Почему заяц потерял деньги“, а также ознакомились с выставкой.
-
Педагогик тәҗрибәне тарату / Распространение педагогического опыта 20.04.2023
20 нче апрель көнне, Актанышның 1 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары 2022-2023 уку елында үзбелемне күтәрү эшчәнлегенә анализ ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Биредә Актаныш районы мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Имамова Роза Әсгать кызы, мәктәбебез директоры Маликова Резеда Тимергази кызы һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Шарипянова Зита Индус кызы катнашты.
20 апреля, учителя начальных классов АСОШ №1 проанализировали свою деятельность за 2022-2023 учебный год, поделились своим опытом. На мероприятии приняли участие методист начального образования "Управления образования" Актанышского района Имамова Роза Асгатовна, директор школы Маликова Резеда Тимергазиевна и заместитель директора по методической работе Шарипянова Зита Индусовна.
-
Бердәм гамәлләр көне кысаларында - бердәм дәрес / Единый урок «Без срока давности» 19.04.2023
2023 елның 19 апрелендә Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының геноциды истәлегенә, Бердәм гамәлләр көне кысаларында, бердәм дәрес узды. 1-9 сыйныф укучылары «Без срока давности» видеосын карадылар.
19 апреля 2023 года в МБОУ «Уразаевская ООШ» прошел единый урок «Без срока давности» в рамках Дня единых действий, приуроченного ко Дню единых действий в память о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941 – 1945 годов. Ученики 1 – 9 классов посмотрели видео «Без срока давности».
-
“Тукай эзләре буйлап”/”По следам Тукая” 19.04.2023
Апрель аенда бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган. Шул уңайдан Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Тукай эзләре буйлап" дигән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары белән дә очраштылар. Уен бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.
В апреле родился великий поэт Габдулла Тукай. В связи с этим сотрудники Старокурмашевский дом культуры провел для учащихся 6-9 классов интеллектуальную игру "По следам Тукая". Школьники встретились и с героями сказок Габдуллы Тукая. Игра получилась очень содержательной и увлекательной.