МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Пионерлар утравы / Пионерские острова 19.05.2023
Районыбызда Бөтенсоюз Пионерия оешмасы төзелүнең 101 еллыгына багышлап зур чара оештырылды. Районыбыз мәктәпләре каршында эшләүче балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәте лидерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова котлады. "Пионерия атрибуты", "Интеллектуал", "Кибет", "Музей", "Туристлык", "Ашыгыч ярдәм", "Азык блогы", "Символоград", "Спорт", "Гомуми сбор” тукталышларында укучылар чыннан да төрле яклап сыналдылар.
-
Педагог һәм остаз елы кысаларында чара / Мероприятие в рамках Года педагога и наставника 18.05.2023
2023 елның 18 маенда, педагог һәм остаз елы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1,3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе А. Ф. Хисамова белән бергә педагогик хезмәт ветераны А. Н. Авзалова белән очраштылар. Ул укучыларыга үзенең хезмәт биографиясен сөйләде. Укучылар элеккеге мәктәп тормышы турында игътибар белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлфинур Нәҗметдин кызы укучыларга тырышып укырга, укытучыларны, ата-аналарны хөрмәт итәргә һәм Ватанны яратырга киңәшләрен бирде.
18 мая 2023 года в рамках Года педагога и наставника ученики 1,3 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» вместе с классным руководителем Хисамовой А.Ф. встретились с ветераном педагогического труда А.Н. Авзаловой. Она рассказала ученикам свою трудовую биографию. Учащиеся внимательно слушали и задавали вопросы о прежней школьной жизни. Альфинур Назметдиновна посоветовала ученикам усердно учиться, уважать учителей, родителей и любить Родину.
-
Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» 16.05.2023
2023 елның 16 маенда ГАПОУ «Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы» базасында «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог» темасы астында районара белем бирү семинар-практикумы узды. Әлеге семинарда безнең “Тылсым” балалар бакчасыннан өлкән тәрбияче Шарипова Эльвира Рафик кызы, физик тәрбия инструкторы Әбүдәрова Регина Рәфит кызы, бакчабыз педагог –психологы Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы катнаштылар. Семинар эше түбәндәге юнәлешләр буенча оештырылды: мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфларда укыту, физик культура, Психология, IT –технологияләр. Катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
16 мая 2023 года на базе ГАПОУ «Мензелинский педагогический колледж имени Мусы Джалиля» состоялся Межрайонный образовательный семинар-практикум «Целевая модель наставничества в образовательной организации: профессиональный диалог». В работе семинара из нашего детского сада “Тылсым” приняли участие старший воспитатель Шарипова Э.Р., физинструктор Абударова Р.Р. и педагог-психолог Хуззятова Г.И. Работа семинара была организована по следующим направлениям: Дошкольное образование, Преподавание в начальных классах, Физическая культура, Психология, IT –технологии. Участникам были вручены сертификаты и благодарственные письма.
-
Районыбыз укучылары «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә зур уңышларга иреште 16.05.2023
Бүген мәркәзебез Казанда Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды. Районыбыздан 4 укучы катнашып, "Яшь прозаик" номинациясендә Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә (укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы) 1нче дәрәҗә Дипломга, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Лиана "Яшь шагыйрь" номинациясендә 1 нче дәрәҗә, 7 нче сыйныф укучысы Ильясова Энҗе 3 нче дәрәҗә Дипломга, 10 нчы сыйныф укучысы Зиязетдинова Адилә "Яшь журналист" номинациясендә 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар. Укытучылары: Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы. Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
-
«Алдынгылар хәрәкәте» / «Движение первых» 15.05.2023
15 май көнне районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм яшьләр һәм балалар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде. Бу чарада мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар катнашты. Җиңү паркында һәм “Яшьлек” яшьләр үзәгендә ул районның яшь лидерлары, укучылар берләшмәләре активистлары белән очрашты. Татар Суыксу мәктәбеннән "ЮХИДИ" балалар оешмасы катнашты. Чара бик кызыклы форматта узды.
15 мая в наш район с рабочим визитом прибыл помощник председателя Республики Татарстан, руководитель республиканского отделения Национального движения молодежи и детей «Движение первых» Тимур Сулейманов. В мероприятии приняли участие директора школ, их заместители по воспитательной работе и педагоги-организаторы. В парке Победы и молодежном центре "Яшьлек" он встретился с молодыми лидерами района, активистами школьных объединений. Из нашей школы участвовала детская организация "ЮИД". Мероприятие прошло в очень интересном формате.
-
Журналистлар белән очрашу / Встреча с журналистами 15.05.2023
2023 нче елның 12 маенда «Актаныш таннары» газетасы редакциясе, радио, «Актаныш информ» һәм Актаныш телевидениесы хезмәткәрләре белән Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләренең очрашуы оештырылды. Әлеге очрашуның максаты: укучыларның интеллектуаль- иҗади активлыкларын стимуллаштыру, уку культурасын үстерү, туган җирлегебезгә мәхәббәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү. Хөрмәтле кунакларны укучылар һәм Аккүз авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре җыр- бию, нәфис сүз белән каршы алдылар. Очрашу барышында укучылар Актаныш районы җирлегендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралар эшчәнлеге, «Актаныш таннары» газетасының үзенчәлеге һәм журналист һөнәренең нечкәлекләре турында мәгълүмат алдылар. Очрашу ахырында мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Нурания Вазих кызы Пугачева кыскача гына мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәп директоры Ринат Флүн улы Җәмилов хөрмәтле кунакларга җылы, эшлекле очрашу өчен рәхмәтләрен белдерде. Очрашу укучылар өчен бик тә файдалы булды.
12 мая 2023 года была организована встреча учащихся МБОУ «Аккузовская ООШ», учителей и работников культуры сельского поселения с сотрудниками редакции газеты «Актаныш таннары», радио, «Актаныш информ» и Актанышского телевидения. Цель данной встречи: стимулирование интеллектуально - творческой активности учащихся, развитие культуры чтения, воспитание любви к родному краю и профессиональной ориентации. Почетных гостей встретили учащиеся и работники культуры Аккузевского сельского поселения песнями, танцами, художественными словами. В ходе встречи учащиеся получили информацию о деятельности средств массовой информации, действующих на территории Актанышского района, об особенностях газеты «Актаныш таннары» и тонкостях профессии журналиста. В завершение встречи председатель родительского комитета школы Нурания Вазиховна Пугачева вкратце ознакомила с деятельностью школы. Директор школы Ринат Флунович Зямилов поблагодарил почетных гостей за теплую, деловую встречу.
-
“Туган тел” нәфис сүз осталары онлайн-бәйгесе / Международный онлайн-конкурс мастеров художественного слова “Туган Тел” 15.05.2023
Магнитогорск шәһәре “Халыклар дуслыгы йорты” һәм “Татар рухы” милли-мәдәни татар автономиясе Татарстанның Республикасының халык язучысы Роберт Миңннуллинның тууына 75 ел тулуга багышлап, халыкара “Туган тел” нәфис сүз осталары онлайн-бәйге уздырды. Әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург, Чибәбе өлкәләреннән , Пермь краеннан әдәбият сөюче укучылар катнаштылар. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Арсланова Әдилә Гран-прига , 2нче сыйныф укучысы Шәйхеразиева Зилия 2 урынга лаек булдылар. Укытучылары Фаттахова Л.Д. Галлямова Г.М. Бәйгедә катнашып җиңү яулаган нәфис сүз осталарыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез.
«Дом дружбы народов» г. Магнитогорска и Магнитогорская местная национально-культурная автономия татар «Татар рухы» провели международный онлайн-конкурс мастеров художественного слова “Туган Тел”, посвященный 75-летию со дня рождения Народного писателя Республики Татарстан Роберта Миннуллина. В конкурсе приняли участие любители литературы из Татарстана, Башкортостана, Удмуртии, Оренбургской , Челябинской областей, Пермского края. Ученица 3 класса Бугадинской ООШ Арсланова Адиля завоевала Гран-при , ученица 2 класса Шайхеразиева Зилия-2 место. Преподаватели Фаттахова Л. Д. Галлямова Г. М. Поздравляем победителей конкурса мастеров художественного слова, желаем им дальнейших успехов.
-
Спорт яңалыклары - Новости спорта 15.05.2023
Казан шәһәрендә узган җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 1 нче мәктәп укучылары: Басырова Резеда - 2 урын (дистанция 1500 м) , 3 урын (дистанция 800 м) 1 урын (дистанция 3000 м); Ибрагимов Искандер - 4 урын (дистанция 1500 м) , 2 урын (дистанция 3000 м); Гайнанов Ринат - 2 урын (дистанция 2000 м с/п), 3 урын (дистанция 3000 м) яулады. Остазлары Хазиев Равиль Фагыйтҗан улы. Котлыйбыз!
На чемпионате Республики Татарстан по легкой атлетике, проходившем в г. Казань, учащиеся АСОШ №1 успешно выступили и выиграли на соревнованиях: Басырова Резеда - 2 место (дистанция 1500 м), 3 место (дистанция 800 м), 1 место (дистанция 3000 м); Ибрагимов Искандер – 4 место (дистанция 1500 м), 2 место (дистанция 3000 м); Гайнанов Ринат - занял 2 место (дистанция 2000 м с/п), 3 место (дистанция 3000 м). Их наставником является Хазиев Равиль Фагитзянович. Поздравляем!
-
"Әбиләрдә кунакта" / "В гостях у бабушек" 15.05.2023
2023 ел -Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан Такталачык коррекцион мәктәбендә бик күп чаралар үтә. Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.М.Гыйбадуллина җитәкчелегендә туган телне сөюче укучылар "Әбиләрдә кунакта" исемле сәхнә хезмәте күрсәттеләр, рольләрен бик оста башкардылар.
Сегодня под руководством учителя татарского языка и литературы 3. М. Гибадуллиной ученики Такталачукской коррекционной школы любящие родной язык, продемонстрировали сценическое представление "В гостях у бабушек", мастерски исполнили свои роли.
-
Илһам алам хезмәтемнән: Бүген районыбызның иҗат итүче педагоглары очрашты 15.05.2023
Укытучылар һәм остазлар елы җирлегебезнең мөгаллимнәре, лаеклы ялдагы педагогларына йөз белән борылырга ныклы этәргеч бирде. Күптән түгел районыбызның технология укытучылары табын янында тәҗрибә уртаклашса, бүген иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәр «Яшьлек» яшьләр үзәгендә очрашты. Күңелләрендәге тәэсир, хис-кичерешләрне мәктәп кысаларында гына калдырмыйча, тагы да киңрәк гавәмгә яңгыратучы шагыйрь, язучы, драматургларыбызның яшь коллегаларына, бүгенге заман укучыларына әйтер сүзләре күп. Иҗатчы укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде, киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә уртак хезмәт итәргә чакырып, бүгенге бәйрәм белән котлады.