• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә"  дип аталган иҗат кичәсе

Опубликовано: 11.11.2023

11 нче ноябрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә"  дип аталган иҗат кичәсе узды.

 Укучылар, укытучылар башкаруында Гамил Афзал сүзләренә язылган «Авылым» җыры белән башланып китте кичә.

...Өянкеләр сәлам әйтеп тора.

Таң алдыннан искән җилләргә... 

Китапханәче Диләрия Гайсина һәр кунакның дәрәҗәсен белеп, эзлекле рәвештә сәхнәгә чакыра торды. Ленар Шәехның тормыш юлы турында мәгьлүмат бирелде. Әнисе Лениза апа улының бишектән алып, бүгенге көнгә чаклы булган тормыш юлы белән таныштырды, уңышларына сөенүен әйтте. Казан кунаклары да, авылдашлары да шагыйрь турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Гади авыл мәктәбендә белем, тәрбия алып, дөнья күләмендә билгеле кеше була аласың икән дигән фикер белән утырды килгән тамашачылар. Бары тик кешеләргә, җиргә, әти-әнигә, табигатькә Ленар Шәех кебек яратып карый белергә һәм тырыш булырга кирәк икән.  Чарада шагыйрьнең коллегалары, туганнары, авылдашлары, мәктәп коллективы  катнашты. Авыл китапханәсе белән берлектә, мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләделәр. Шулай ук чарада  Татарстан китап нәшрияты  тарафыннан иҗатка тартылган,  актив укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара бик күңелле һәм файдалы булды.



К списку новостей