МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Герой белән очрашу / Встреча с героем 12.10.2023
12 нче октябрь көнне Такталачык мәктәбенең актлар залында , чыгарылыш класс укучыбыз , бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Әдиятуллин Айдар Даниф улы белән эчтәлекле, мәгънәле, истәлекле очрашу кичәсе үтте. Укучылар Айдар абыйларына музыкаль номерлар бүләк итте, укытучылар, Айдар үзе дә истәлекләре белән уртаклаштылар.
12 октября в актовом зале Такталачукской ООШ была встерча с нашим выпусником, участником СВО - Адиатуллиным Айдаром Данифовичем. Ученики подготовили концертные номера. Встреча была очень интересной и памятной.
-
«Лермонтов-үз заманының Герое» / Лермонтов – герой своего времени» 12.10.2023
Богады мәктәбе укучылары «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне»XI халыкара акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты: үсеп килүче буынны М.Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү. Бу акция кысаларында әдәби сәгать үткәрделәр: рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.Сөләйманова язучының тормыш юлы турында сөйләде. Укучыларны әсәрләре белән таныштырып, ул аларда шәхси кичерешләр, аның хисләре, җаны һәм шул ук вакытта Россия язмышы, халык язмышы булуын билгеләп үтте. Чара презентация белән узды.
Учащиеся Бугадинской школы приняли участие в XI Международной акции «День Лермонтовской поэзии в библиотеке». Цель акции: приобщение подрастающего поколения к литературному и художственному наследию М. Ю. Лермонтова. В рамках этой акции провели литературный час: Учительница русского языка и литературы А. Сулайманова рассказала о жизненном пути писателя. Знакомя учащихся с произведениями, она отметила, что в них личные переживания, его чувства, душа и в то же время судьба России, судьба народа. Мероприятие прошла с презентацией.
-
Бер күрешү – үзе бер гомер / Одна встреча – целая жизнь 10.10.2023
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Каенкай” балалар бакчасында озак еллар хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран тәрбиячеләр, хезмәткәрләр кунакка килде. Өлкәннәрне бакча мөдире Нургалиева Йолдыз Сөет кызы бәйрәм белән котлады. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре нәниләре көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Җыр – биюле, матур шигырьле әлеге тамаша өлкәннәр күңеленә хуш килде. Кичәнең икенче өлеше чөй табыны артында дәвам итте. Бер күрешү – үзе бер гомер бит. Өлкәннәр чәй табыны артында бер-берсенең хәлләрен белеп, эшләгән дәвердәге хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык!В рамках Декады пожилых людей в МБДОУ “Детский сад №6 комбинированного вида” пришли ветераны-воспитатели, сотрудники, которые долгие годы проработали в в детском саду, и в настоящее время находящиеся на заслуженном отдыхе. С праздником ветеранов поздравила заведующая детским садом Нургалиева Юлдуз Саетовна. Была представлена концертная программа, подготовленная силами воспитанников старших и подготовительных к школе групп. Это мероприятие с песнями, танцами и красивыми стихами понравилось ветеранам. Вторая часть мероприятия продолжилась за обеденным столом. За чаепитием ветераны делились своими воспоминаниями о работе.
Ваш жизненный путь – прекрасная история,
Ваша жизнь – пример для подражания
Спасибо, мы говорим Вам от всего сердца,
Ваша жизнь – это наша гордость! -
Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне / День пожилых и День Учителя 09.10.2023
Октябрь ае күп истәлекле һәм мөһим даталарга бай. Айнын беренче атнасында ук Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә әлеге вакыйгаларга битараф калучы булмады. 9 октябрь көнне хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булган өлкән яшьтәге укытучылар һәм балалар бакчасында эшләгән апа-абыйлар, хезмәткәрләрне мәктәбебезгә кунакка чакырдык. Мәктәптә кунакларны укучылар ишек төбеннән үк каршы алдылар . Кунаклар өчен дип бик күңелле концерт номерлары әзерләнгән иде. Укучылар шигырь сөйләп бәйрәмне башлап җибәрделәр. Дәвам итеп, мәктәпнең директоры Газизов Ф.Ф. кунакларга изге теләкләрен җиткерде . Укучыларыбызның җыр-шигырьләре бигрәк тә истә калырлык булды. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар да карап кына утырып калмыйча, үзләренең мәктәпкә килгән, эшләгән вакытлары белән таныштырып үттеләр. Укучылар өчен бу мизгелләр бигрәк тә күңелле булды, чөнки аларның әти-әниләре, әби-бабайларын укыткан кешеләр чыгыш ясый бит! Бәйрәм мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Кунаклар өчен мул итеп өстәл табыны әзерләнгән иде. Алар рәхәтләнеп гәпләшеп утырдылар, үзләренең бергә эшләгән вакытларын, күңелле мизгелләрне искә төшерделәр .
Октябрь очень богат на памятные и важные даты. В первой неделе месяца отмечается День пожилых людей и День учителя. В нашей школе тоже не забыли про эти праздники. 9 октября мы в школу пригласили пожилых учителей, работников детского сада и работников данных сфер на праздничное мероприятие. Уважаемых гостей ученики встретили уже с порога школы. Для гостей был организован праздничный концерт учениками. Ученики прекрасными стихами начали мероприятие. В продолжении, директор школы Газизов Ф.Ф. поздравив с этими памятными датами, пожелала свои искренние поздравления. Песни и стихи детишек особенно впечатлили гостей. Гости тоже рассказали про свои молодые годы, когда только пришли на работу. Ученикам эти рассказы особенно понравились, ведь эти учителя обучали их дедушек, бабушек и мам, пап. Праздник продолжился в школьной столовой. Для пришедших гостей был организован богатый стол, за которым они сидели и вспоминали своих коллег, учеников, прекрасно провели время.
-
«Мөһим сөйләшү» / «Разговоры о важном» 09.10.2023
9 нчы октябрьдә Уразай мәктәбендә дәресләр «Мөһим сөйләшү» дәресеннән башланды. Төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Бүген мәктәпнең 1-9 нчы классларында класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : "КОЛЛЕКТИВТАГЫ МӨНӘСӘБӘТЛӘР ТУРЫНДА"(БӨТЕНДӨНЬЯ ПСИХИК СӘЛАМӘТЛЕК КӨНЕ,БУЛЛИНГНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ).
9 октября в МБОУ “Уразаевская ООШ” классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводится на тему: «О ВЗАИМООТНОШЕНИЯХ В КОЛЛЕКТИВЕ» (ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ ПСИХИЧЕСКОГО ЗДОРОВЬЯ,ПРОФИЛАКТИКА БУЛЛИНГА).
-
Экологик фестиваль / Экологический фестиваль 09.10.2023
Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сйныф укучысы Мусина Әдилә Фирдәвис кызы һәм 7 нче сыйныф укучысы Сибатова Фирүзә Фәрит кызы “Халыкара хайваннарны яклау көне”нә багышланган республикакүләм экологик балалар фестивалендә, фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашып, Татарстан республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Сибатова Рәзилә Ринас кызы.
Учащиеся Верхнеяхшеевской основной общеобразовательной школы Мусина Адиля Фирдависовна ( 5 класс) и Сибатова Фирюза Фаритовна (7 класс), приняли участие в Республиканском детском экологическом фестивале, посвященном “Международному дню защиты животных”, и за научно-исследовательскую работу были награждены Дипломом 1 степени Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. Руководитель Сибатова Разиля Ринасовна.
-
Истәлек тактасы / Мемориальная доска 07.10.2023
Әфганчылар хәрәкәте тарафынан сугыштан кайткач бакыйлыкка кучучелэргэ хәтер тақталары кую дәвам итэ.Шул унайдан авылдашыбыз,әфганчы-ветеран,хәзерге вакытта бакыйлыкка кучкән Хасанов Закиржан Гаяз улына Тыңламас башлангыч мәктәптә истәлек тактасы кую чарасы булды. Элеге чарада берничэ районнан әфганчылар, чечен сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Хәтер тактасы- Тыңламас мәктәпнең стенасыннан урын алды. Укучылар батыр сугышчы авылдашыбыз белән горурлансыннар, белеп үссеннәр.
Афганское движение продолжает устанавливать мемориальные доски ушедшим из жизни воинам.7 октября в начальной школе была установлена памятная доска сыну Хасанову Закирзяну Гаязовичу, ветерану Афганистана. В мероприятии приняли участие афганцы из нескольких регионов, ветераны Чеченской войны, школьники, жители села. Мемориальная доска - заняла место на стене Тыннамасовской начальной школы. Пусть ученики гордятся нашим отважным воином-земляком.
-
Фирдәвис Шәемов кубогы / Кубок Фирдависа Шаемова 07.10.2023
7 октябрь көнне үзәк стадионда күренекле марафончы, йөгерешче, якташыбыз Фирдәвис Шәемов кубогына җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Мәктәбебезнең 7а сыйныфы укучысы Салахова Лилиана 2 урын (400 м), 8а сыйныфы укучылары Ибрагимова Чулпан 1 урын (400 м ), Ильясова Азалия 1 урын (800 м), Гайнанов Ринат 1 урын (1500 м), 9т сыйныфы укучысы Хасанов Камиль 1 урын (800 м), 9а сыйныфы укучысы Адиятуллина Мәрьям 3 урын, 11 сыйныф укучылары Басырова Резеда 1 урын (1500 м), Хуззятов Газиз 1 урын (1500 м), Ибрагимов Искандер 2 урын (3000 м) яуладылар. Гомуми мәктәбебез командасы 1 урынны алды. Чын күңелдән котлыйбыз7 октября на центральном стадионе прошли легкоатлетические соревнования на кубок знаменитого марафонца, бегуна, нашего соотечественника Фирдависа Шаимова. По результатам: Салахова Лилиана, ученица 7А класса нашей школы заняла 2 место (400 м), учащиеся 8А класса Ибрагимова Чулпан -1 место (400 м), Ильясова Азалия -1 место (800 м), Гайнанов Ринат -1 место (1500 м), Хасанов Камиль из 9Т класса - 1 место (800 м), Адиятуллина Марьям, ученица 9А класса - 3 место. Учащиеся 11 класса Басырова Резеда заняла 1 место (1500м), Хуззятов Газиз -1 место (1500м), Ибрагимов Искандер - 2 место (3000м). Команда нашей школы заняла 1 место, уже в 7 раз. Поздравляем всех с победой!!!
-
Җәйге сезонны ябу хөрмәтенә уздырылган йөгерү ярышы / Кросс в честь закрытия летнего сезона 07.10.2023
7 октябрь көнне Актанышта Ф.Шәемов призына җәйге сезонны ябу хөрмәтенә йөгерү ярышы уздырылды. Әтәс мәктәп укучылары шулай ук әлеге ярышларда катнаштылар һәм һәрбер катнашучы да команданың 2 нче урын алуына үзенең көчен кертте.
Укучыларның үз уңышлары түбәндәгечә булды :
8 класс- Ганиева Нәзилә- 1 урын,
9 класс- Зиннурова Камилә- 2 урын,
8 класс- Галиева Лилия- 3 урын.
Һәрбер катнашучыны да әлеге ярышларда катнашканнары һәм команданы призлы урынга чыгарулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар гына теләп калабыз!7 октября в Актаныше прошел легкоатлетический кросс в честь закрытия летнего сезон на приз Ф.Шаемова . Ученики Атясевской школы так же приняли участие в этих соревнованиях и каждый из участников внес свой вклад для команды, которая завоевала в командном зачете 2 -ое призовое место. А личные достижения сложились таким образом :
8 класс - Ганиева Назиля - 1 место,
9 класс - Зиннурова Камиля - 2 место,
8 класс- Галиева Лилия - 3 место.
Каждого участника соревнования поздравляем за вклад , который они внесли и желаем дальнейших успехов!
-
“Алтын көз” җиңел атлетика кроссы / Легкоатлетический кросс “Золотая осень” 07.10.2023
СССР спорт мастеры Ф.Шәемов кубогына район күләмендә үткәрелгән “Алтын көз” җиңел атлетика кроссында Теләкәй мәктәбе укучылары сынатмадылар. 9 нчы сыйныф укучысы Вагизов Камил 1 нче урынны яулады. Ә команда шулай ук мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Молодцы, укучылар! Киләчәктә дә аларга уңышлар!
В районном легкоатлетическом кроссе “Золотая осень” на Кубок мастера спорта СССР Ф. Шаемова ученики Тлякеевской школы не подвели. Ученик 9 класса Вагизов Камиль занял 1 место. Команда также заняла почетное 3-е место. Молодцы, ребята! Удачи им и в дальнейшем!