МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне / День работников леса 18.09.2023
Сентябрь аеның өченче якшәмбесендә һөнәрләрен табигатьнең гаять бай, искиткеч гүзәл һәм аеруча сакчыл караш таләп итә торган урыны - урман белән бәйләгән хезмәт ияләренең бәйрәме. Быел ул - 17 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан, Яңа Әлем балалар бакчасында, күп еллар урманнарда хезмәт куйган шәхесебез Әхмәтгалиев Әгъзап Абугали улы белән очрашу узды. Балалар урманчы һөнәре белән якыннан таныштылар.Әгъзап Абугали улы урманчы һөнәренең кирәклеге , аларның нәрсә белән шөгылләнүләре турында җентекләп сөйләде, балаларның сорауларына жавап бирде. Үскәч балаларның да урманчы һөнәрен сайлап, табигатькә файдалы шәхесләр булып үсүләрен теләде.
В России в 2023 году День работников леса отмечается в третье воскресенье сентября и выпадает на 17 сентября. В связи с этим в Новоалимовском детском саду прошла встреча с лесником Ахметгалиевым Агзапом Абугалиевичем, много лет проработавшим в лесах. Он подробно рассказал о необходимости профессии лесника , чем они занимаются, ответил на вопросы детей.
-
Көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәме / Праздник «Золотая осень» на осенней лесной поляне 16.09.2023
2023 нче елның 16 сентябре көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары көзге урман аланында «Алтын көз» бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмне “Милләтләр кроссы” ярышы белән башлап җибәрделәр. Һәр укучы һәм һәр укытучы билгеле бер аралыкны йөгереп килде. Соңыннан һәр класс үзенең команда исеме, девизы һәм әлбәттә инде җыры белән таныштырды. Алдагы биремнәрдә алар көзге урман букетлары, агач яфракларыннан картиналар ясадылар һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар табигатьне күзәттеләр һәм агач яфракларының төрләре белән таныштылар. Бу мәктәптә елда үткәрелә торган «Алтын көз» бәйрәменен урман аланында үткәрелүе укучылар өчен аеруча да кызыклы булып исләрендә калачак.
16 сентября 2023 года учащиеся и учителя МБОУ «Аккузовская ООШ» провели праздник «Золотая осень» на осенней лесной поляне. Этот праздник начали с соревнования «Кросс наций». Каждый ученик и каждый учитель пробежали определенное расстояние. Затем каждый класс представил свое название команды, девиз и, конечно же, песню. На предыдущих заданиях они сделали осенние лесные букеты, картины из листьев деревьев и играли в подвижные игры. Учащиеся наблюдали за природой и знакомились с видами листвы деревьев. Особенно интересным для учащихся запомнится проведение праздника «Золотая осень» в этой школе на лесной поляне.
-
“Милләтләр кроссы” / “Кросс наций” 16.09.2023
Һәр елны сентябрь аенда илкүләм “Милләтләр кроссы” уза. Теләкәй мәктәбе укучылары да бик теләп катнашалар. Җиңүчеләрнең барысы да грамота белән бүләкләнделәр. Ярыш аларга бик ошады. Һәркем үзен сынап карады. Киләчәктә дә аларга зур уңышлар!
Ежегодно в сентябре проходит “Кросс наций”. С удовольствием принимают участие и учащиеся Тлякеевской школы. Все победители были награждены грамотами. Соревнование им очень понравилось.
-
Сәламәтлек көне кысаларында Милләтләр кроссы / Кросс наций в рамках Дня здоровья 15.09.2023
Бүген Сәламәтлек көне кысаларында Такталачык коррекцион мәктәбендә Милләтләр кроссы оештырылды. Шулай ук саф һавада үткәрелгән спорт уеннары балаларның күңеленә хуш килде. Уеннар бердәмлек, активлык, ярыш атмосферасында үтте.
Сегодня в рамках Дня здоровья в Такталачукской коррекционной школе был организован кросс наций. Детям понравились спортивные игры на свежем воздухе. Игры прошли в атмосфере единства, активности, гонки.
-
Балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел / 115 лет со дня рождения детского писателя Абдуллы Алиша. 15.09.2023
Бүген яраткан балалар язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан “Умырзая” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актанышбаш китапханәсенә бардылар. Китапханәче Эльвира Хәләф кызы балаларны җылы итеп каршы алды. Абдулла Алишның китапларыннан бик матур күргәзмә ясалган иде. Шулай ук балалар үзләре яраткан “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятләрен үз эченә алган кызыклы викторинада катнаштылар. Балалар әлеге очрашуга буш кул белән бармадылар, А.Алишның әкиятләренә үз куллары белән ясаган матур рәсемнәрен китапханәчегә бүләк иттеләр.
Сегодня день рождения любимого детского писателя Абдуллы Алиша. В связи с этим дети подготовительной к школе группы детского сада “Умырзая” посетили Актанышбашевскую библиотеку. Библиотекарь Эльвира Халяфовна тепло встретила ребят. Из книг Абдуллы Алиша была сделана интересная выставка. Также ребята приняли участие в увлекательной викторине, включающей в себя любимые сказки “Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Койрыклар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”. На эту встречу ребята пришли не с пустыми руками, а подарили библиотекарю свои красивые рисунки к сказкам А. Алиша, нарисованные своими руками.
-
«Балалар бакчасында өлкәннәр хезмәте» / «Труд взрослых в детском саду» 15.09.2023
5 нче санлы балалар бакчасында рус теле көне буларак, зурлар төркеме балалары белән балалар бакчасы буйлап экскурсия булды. Һөнәрләр белән танышуны дәвам иттек. Экскурсия медицина кабинетына барудан башланды. Аннары кер юу бүлмәсенә бардык. Ашханәдә балалар зур плитәләр, зур духовканы, зур казаннар күргәннәр. Балалар аш пешерүчегә һәм хуҗалык мөдиренә яраткан ризыкларын әзерләү турында сораулар бирделәр. Мөдир кабинетында булдык. Балалар экскурсиядән канәгать калдылар, бик күп яхшы эмоцияләр алдылар.
В рамках Дня русского языка в детском саду 5 состоялась экскурсия по детскому саду с детьми старшей группы. Продолжили знакомство с профессиями. Наша экскурсия началась с посещения медицинского кабинета. Потом посетили прачечную. В пищеблоке дети увидели большие плиты, большую духовку, большие кастрюли. Дети задали вопросы повару и заведующему по хозяйству, по поводу приготовления их любимых блюд. Побывали в кабинете заведующей. Дети остались довольны экскурсией, получили массу хороших эмоций.
-
“Чиста яр” акциясе / Акция “Чистый берег” 15.09.2023
Бүген, Югары Яхшый мәктәбендә "Чиста яр" акциясе үтте. Укучылар елга буен чүптән чистарттылар. Акциянең максаты: экологик культура тәрбияләү һәм балаларның табигать объектларына карата кыйммәт ориентирларын формалаштыру. Бурычлар: Яр буеның пычрану проблемасына игътибарны җәлеп итү, волонтерлык оешмасы эшен дәвам итү; коллективның бердәмлеген тәрбияләү, балаларның һәм өлкәннәрнең максатчан эшчәнлеген үстерү.
Сегодня в Верхнеяхшеевской школе прошла акция "Чистый берег". Школьники очистили от мусора берег реки.Цель акции:Воспитание экологической культуры и формирование ценностных ориентиров детей по отношению к природным объектам своей местности, перспективам бережного природопользования.
-
Экскурсия / Экскурсия 15.09.2023
Көз - табигатьнең иң матур, иң асыл вакыты. Тирә-як, әйтерсең, алтынга күмелә. Әлеге матурлыкны күрми калмыйк дип, "Тылсым" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар «Көзге табигатькә экскурсия» дигән тема белән табигать үзгәрешләрен күзәтергә чыктылар. Балалар өчен йөрү һәрвакыт кызыклы вакыйга бит. Балалар көзге табигать буенча сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы нәрсәләр белделәр, тирә-юньдәгеләр турында яңа белемнәр алдылар,төрле уеннар уйнадылар, көз турында табышмаклар, шигырьләр ярышы булды. Соңыннан "Куян күчтәнәчләре"нән авыз иттелэр. Экскурсия бик кунелле узды.
Осень-самое прекрасное и благородное время природы. Окрестности словно завалены золотом. Чтобы не пропустить эту красоту, воспитанники детского сада “Тылсым” отправились на экскурсию понаблюдать за изменениями природы. Ведь для детей прогулка-это всегда увлекательное занятие. Сколько интересного, полезного, интересного узнали дети, путешествуя по осенней природе, узнавали новые знания об окружающем мире, играли в различные игры, загадывали загадки об осени, устраивали состязания в стихах. Потом попробовали «заячьи гостинцы". Экскурсия прошла очень весело.
-
Мәктәп лидерлары / Лидеры школы 15.09.2023
15 сентября 2023 года в МБОУ «Актанышская СОШ №1» прошли выборы Лидера школьного ученического самоуправления! 8 кандидатов из 8 – 11 классов предложили свои программы, а также являются достойными звания Лидера. Результаты голосования были объявлены на еженедельной, общешкольной линейке. Лидером школьного ученического самоуправления стала ученица 11 класса Хайдарова Наркиза. Остальные кандидаты становятся членами школьного самоуправления и будут ответственными по определенным направлениям деятельности ученического сообщества. Желаем удачи и больших успехов новому составу лидеров!
2023 елның 15 сентябрендә 1 нче Актаныш урта мәктәбендә укучылар үзидәрәсенә Лидер сайлаулары үтте! 8 - 11 сыйныфлардан 8 кандидат үз программаларын тәкъдим иттеләр, алар Лидер исеменә лаеклы укучылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре атна саен үтә торган линейкада игълан ителде. Мәктәп укучылар үзидәрәсенең Лидеры булып 11 сыйныф укучысы Хайдарова Наркиза сайланды. Калган кандидатлар мәктәп хакимияте әгъзалары булып торалар һәм укучылар җәмгыятенең төрле юнәлешләр эшчәнлеге өчен җаваплы булачаклар. Яңа лидерлык командасына зур уңышлар телибез!
-
Көзге йөгерү марафоны / Осенний беговой марафон 14.09.2023
Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур. Ул физик тәрбия шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, массакүләм сәламәтлендерү чаралары аша тормышка ашырыла. Физкультура эшчәнлегенең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрн бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч-сәләтләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү. Ата – аналар һәм мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы – балаларда сәламәт булу ихтыяҗы, санитария – гигиеник күнекмәләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Әлеге бурычларны тормышка ашыру максатыннан 2 нче санлы Ромашка балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Баян Дәүләтов исемендәгн Үзәк стадионда көзге йөгерү марафоны үткәрде. Марафонда барлык төркемнәр дә актив катнашты Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү – безнең барыбызның да мөһим бурычы. Һәм без моны беркайчанда истән чыгармыйбыз.
Большой потенциал в развитии физической культуры и спорта имеет детский сад. Оно реализуется через занятия физкультуры, внеурочную работу, массовые оздоровительные мероприятия. Цель физкультурной деятельности - дать детям необходимые в жизни двигательные навыки, укрепить здоровье и развить силы детей, повысить их работоспособность, способствовать всестороннему развитию и физическим упражнениям. Основная задача родителей и воспитателей дошкольных учреждений – воспитание у детей потребности в здоровье, санитарно – гигиенических навыков, формирование культуры здорового образа жизни. Для реализации этих задач воспитаннки МБДОУ «Детский сад №2 с.Актаныш» на Центральном стадионе им. Баяна Давлетова провели осенний беговой марафон, где все группы принимали активное участие.