МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Салкыннарга бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертелде 09.01.2023
Кискен суыту һәм көчле салкыннар сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникуллар язгы каникуллар хисабына ике көнгә озайтылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртеп узганча, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм 5-9 нчы сыйныфларда - минус 25, 5-9 нчы сыйныфларда шәһәр мәктәпләрендә - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфларында - 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләрендә 10-11 нче сыйныфларда - минус 32 градус булганда туктатылырга мөмкин.
Моннан тыш, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан түбәнрәк түгел һәм секундына 6-10 метрдан да көчлерәк түгел. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуын туктатырга киңәш итә. -
Яшь көрәшчебез 09.01.2023
Көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә Минзәләдә узган районара турнирда гуманитар гимназия-интернатның яшь көрәшчесе Әмир Сираев үз авырлыгында 2 урын яулады! Тренеры - әтисе Раил Сираев. Молодец, Әмир!
На межрайонном турнире памяти мастера спорта РСФСР по борьбе Рафаила Бадриева в Мензелинске молодой борец гуманитарной гимназии-интерната Амир Сираев в своей весовой категории занял 2 место! Тренер-отец Раиль Сираев. Молодец, Амир!
-
Гуманитар гимназия-интернатта педсовет/ Педсовет в гуманитарной гимназии-интернате 04.01.2023
Гуманитар гимназия-интернатта II чирек йомгаклары буенча узган педагогик киңәшмә эшчәнлегендә Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова катнашты. Ленар Рафак улы коллективны якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итте. Педагог-оештыручы Миләүшә Рәдис кызы Аграповага ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Коллективка, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага районның Яңа елга әзерлек чараларында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәдә Венера Хәмәтнәсыйх кызы II чиректә укучыларның өлгерешенә тулы анализ ясады. Белем бирү барышында сферум, онлайн платформаларда укучылар белән актив һәм индивидуаль эшләргә, яңа алымнарны кулланганда грантларда актив катнашырга чакырды.
В работе педагогического совета, прошедшего в гуманитарной гимназии-интернате по итогам II четверти, приняли участие глава Актанышского района Зарипов Ленар Рафакович, начальник районного управления образования Шакирова Раниза Митьяновна. Ленар Рафакович поздравил коллектив с наступающим Новым 2023 годом. Педагогу-организатору Аграповой Миляуше Радисовне вручил Благодарственное письмо Министра образования и науки РТ Ильсура Гареевича Хадиуллина. Он поблагодарил коллектив, директора нашей гимназии Венеру Хаматнасыховну Хаеву за активное участие в подготовке района к Новому году. На совещании Венера Хаматнасыховна дала подробный анализ успеваемости учащихся во II четверти. Призвала учителей активно использовать Сферум и другие образовательные платформы в учебном процессе.
-
Мәктәпләрдә “Яңа ел бәйрәме” 30.12.2022
2022 нче елның 27 нче декабрендә Татар Суыксуы мәктәбендә 1-11 нче сыйныф укучылары өчен көтеп алынган “Яңа ел бәйрәме” узды. Балалар өчен “Яңа ел”- әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Мәктәп директоры Газизов Ф.Ф. укучыларга яхшы укулары өчен рәхмәт хаты тапшырды, укучыларны бәйрәм белән котлады һәм барлык укучыларга уңышлар теләде!
27 декабря 2022 года в школе состоялся долгожданный “новогодний праздник” для учащихся 1-11 классов. Для детей "Новый год" - это время сказок и чудес. В это время дети ждут приезда Деда Мороза, Снегурочки и, конечно же, подарков. Директор школы Газизов Ф. Ф. вручил учащимся благодарственное письмо за хорошую учебу, поздравил учащихся с праздником и пожелал всем успехов!
-
V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең финалы 30.12.2022
2022 елның 15 нче октябреннән V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелгән иде. Бәйгенең финалына 836 катнашучы узган. Финалга «Актаныш гомүми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы» бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Шайхулова Әминә Галимардан кызы әзерләгән Гиздуллин Илнур белән Газиева Гүзәл дә узды.26 декабрь көнне исә мәртәбәле жюри бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде һәм н Гиздуллин Илнур V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә мактаулы II урынга ия булды.
-
Мәктәпләрдә педагогик киңәшмәләр утырышы 30.12.2022
28-30 декабрьдә район мәктәпләрендә педагогик киңәшмәләр узды. Киңәшмәдә 1 нче яртыеллык нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Уку сыйфатына, дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә тирәнтен анализ ясалды, тәрбия юнәлеше буенча каникул чорына план-графиклар төзелде, 2 нче яртыеллыкка максатлар куелды.
28-30 декабря в школах района прошли педагогические советы. На совещании были подведены итоги 1-го полугодия, проведен углубленный анализ качества обучения, результатов государственной итоговой аттестации, составлены планы-графики на каникулярный период по воспитательному направлению, определены цели и задачи на 2 полугодие.
-
Районыбызда региональ акция! 28.12.2022
26 декабрь көнне 9 һәм 11 сыйныф укучылары «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» акциясендә катнаштылар. Имтихан сәгать 10да башланып китте, 9 һәм 11 сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тапшырдылар. 8 һәм 10 сыйныф укучылары үзләрен дәүләт имтиханнарын оештыручылар ролендә сынап карадылар: аудитория эчендә организатор, аудиторидән тыш организатор, иҗтимагый күзәтүче. Имтихан башланыр алдыннан бүлеп бирелгән рольләр кызыклы тоелса да, укучылар үз вазыйфаларын җаваплы һәм җитди итеп башкардылар.Акция икенче көнне дә дәвам итте: эшләр предмет укытучылары тарафыннан тикшерелеп, типик хаталар анализланды, нәтиҗәләр ата-аналага җиткерелде.
#образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
БДИга әзерлек 27.12.2022
2022 елның 26-27 декабрендә 11 сыйныф укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән тест форматында дәүләт имтиханнарына әзерлекне башлап җибәрделәр. Имтиханнарга әзерлек ДАГБУ «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» базасында үткәрелде. Тест биремнәрен, имтихан өчен бланкларны Белем Сыйфатын Мониторглау Республика Үзәге тарафыннан әзерләнде. Укучылар үзләрен чын БДИ тапшыручы буларак хис иттеләр.
26-27 декабря 2022 года учащиеся 11 классов начали подготовку к государственным экзаменам по русскому языку и математике в формате тренировочных тестирований. Подготовка к экзаменам проводилась на базе ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей». Тестовые задания, бланки для экзаменов подготовил Республиканский Центр Мониторинга Качества Образования. Учащиеся на себе прочувствовали атмосферу настоящих экзаменов.
-
Яңа ел тәрәзәсе Бөтенроссия акциясе 27.12.2022
#Яңаелтәрәзәсе Бөтенроссия акциясе. Яңа Әлем балалар бакчасы онлайн-флешмоб форматында уза торган «Яңа ел тәрәзәләре» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Акциядә катнашу өчен : Яңа ел бизәкләре белән фатирларыгызның, йортларыгызның тәрәзәләрен бизәлүе кирәк. Хэштеглар кулланып бизәлгән тәрәзәләрнең фотосурәтләрен социаль челтәрләргә генә куясы
-
Такталачык төп гомуми белем бир мәктәбеУкучыбыз - "Җәлил укулары" Халыкара бәйге финалисты 26.12.2022
2022 елның 15 нче октябреннән V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау 2020 – 2023 еллар» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2022 елның 15 нче ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбәйҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 23 телдә яңгырады. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралды. Бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Шагалиева Зилия "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгенең финал өлешенә чыкты. Әлеге бәйгегә укучы М.Җәлилнең шигырен инглиз телендә тәкъдим итте. Җитәкчесе Гайсина Л.Ф.