МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Онлайн-дәрес/ Онлайн урок 23.01.2023
Гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучылары инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә. Чираттагы онлайн-дәресне гимназиябездә эшләгән инглиз теле укытучысы - хәзер Мисырда яшәүче Рамил Марат улы Гарипов үткәрде.
Учащиеся 11 класса гуманитарной гимназии-интерната готовятся к Единому государственному экзамену по английскому языку. Очередной онлайн - урок провел Рамиль Маратович Гарипов-учитель английского языка, работавший в нашей гимназии, ныне проживающий в Египте.
-
Гуманитар гимназия-интернатта "Могҗизалар кыры" 23.01.2023
Гуманитар гимназиянең интернатында яшәүче балалар белән моң алиһәсе Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Могҗизалар кыры" уены узды. Суперфиналда Гәрәев Айбулат жиңүче булды. Тәрбиячеләре - Шәрифуллина Алия Вил кызы.
С детьми, проживающими
в интернате гуманитарной гимназии, прошла игра "Поле чудес", посвященная жизненному и творческому пути певицы, заслуженной артистки Татарской АССР, народной артистки Татарской АССР, заслуженной артистки РСФСР, лауреата Государственной премии имени Габдуллы Тукая Альфии Авзаловой. В суперфинале победителем стал Гараев Айбулат. Воспитатель - Шарифуллина Алия Вильевна. -
Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы 21.01.2023
16-21 нче гыйнвар көннәрендә Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы булды. Атналык барышында 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары арасында рәсем ясау бәйгесе уздырылды. 3 нче 4 нче сыйныф укучылары "Кыш" темасына инша яздылар. Барлык сыйныф укучылары да каллиграфик дөрес язуда катнаштылар. "Иң-иң зирәкләр" табышмаклар кичәсендә билгеле булды. Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, чаңгы ярышы үткәрелде. Педагогик осталыкларын үстерү максатыннан,1-4 нче сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Һәрбер дәрескә тирәнтен анализ ясадылар. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырылды, милли уен-җырларга өстенлек бирелде. Үткәрелгән чаралар дирекция тарафыннан югары бәяләнде.
С 16 по 21 января в Новоалимовской школе прошла неделя начальных классов. В ходе недели был проведен конкурс рисунков среди учащихся 1-х и 2-х классов. Учащиеся 3-4 классов написали сочинение на тему "Зима". Учащиеся всех классов участвовали в каллиграфическом правописании. "Самые-самые мудрые" стали известны на вечеринке загадок. С целью укрепления здоровья проводились лыжные гонки. В целях развития педагогического мастерства учителя 1-4 классов провели открытые уроки. Каждому уроку был проведен углубленный анализ. Во время перемен устраивались песенно-танцевальные игры, предпочтение отдавалось национальным играм-песням. Проведенные мероприятия получили высокую оценку дирекции.
-
Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы 20.01.2023
-
Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы 20.01.2023
Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гуманитар гимназия укучысы Файзуллина Миләүшә, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - Имамов Хәйдәр, Рахматуллин Фарил, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әмирханов Илнур, Байсар мәктәбе укучысы Мурзина Зәлия, Пучы мәктәбе укучысы Харитонова Алина, Аккүз мәктәбе укучылары- Шәйдуллина Ильвина, Ахметова Айзилә призер булдылар. Укытучылары: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, Әмирханов Инсаф Әфтах улы, Сафиуллин Руслан Наил улы, Хәйриева Луиза Гыйлемҗан кызы, Гилметдинов Марат Илсур улы. Укучыларны, укытучыларны, Гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 2 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Әмиров Айзат Салихҗан улын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Резеда Тимергази кызын, Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Җәмигънур улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, Аккүз мәктәбе җитәкчесе Ринат Флун улын, зур жинүлэре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев белән очрашу 19.01.2023
Гимназия базасында 11 сыйныф укучылары өчен профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзерләү дәресләре үтте. Бүген аларны Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев укытты.
-
“Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 18.01.2023
Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күрсәтүче “Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 17 январь көнне “Алтынчәч“ балалар бакчасында башланып китте. Бәйгегә районның 5 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр көч сынашты.
-
Гадәттән хәлләрне кисәтү максатыннан,Балалар иҗат үзәгендә өйрәнү күнекмәләре үткәрелде 18.01.2023
Төп максат булып,янгын куркынычы вакытында эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү торды.Бу очракта бинада булган барлык хезмәткәрләр,түгәрәкләргә килгән балалар үзләрен ничек тотарга, нинди эшләр оештырылырга тиешлеге кабат искә төшерелде. Автоматик янгын сигнализациясе тавышы ишетелүгә, класслардагы педагоглар балалар белән,хезмәткәрләр чыгу юлына юнәлделәр.Бинадан чыккач ,балаларны һәм хезмәткәрләрне барлау үтте.Янгын куркынычы килеп туганда эвакуацияләне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм күнекмәләрне ныгыту, төрле махсус укулар вакытында алган белемнәр- бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә,сак булырга өйрәтә.
-
Яңа Әлем мәктәбе волонтерлары эчшәнлеге 17.01.2023
17 нче гыйнвар көнне Яңа Әлем мәктәбе волонтерлары Фидания Яhудә кызы җитәкчелегендә Зәкиева Галия апага ярдәм итәргә бардылар. Алар хуҗалык эшләрендә булыштылар, утын бушаттылар. Мәктәбебездә волонтерлык эшчәнлеге даими алып барыла. Өлкәннәребез алар ярдәменнән бик канәгать калалар hәм рәхмәтләрен әйтәләр. Укучыларда кешелеклелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү - безнең төп максатыбыз.
17 января волонтеры Новоалимовской школы во главе с Фиданией Ягудовной отправились помогать матери мобилизованного односельчанина. Они помогали в хозяйственных делах, разгружали дрова. В школе постоянно ведется волонтерская деятельность. Наши пожилые люди очень довольны их помощью и благодарны. Воспитание у учащихся гуманности, нравственности, трудовое воспитание - наша главная цель.
-
Инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы 16.01.2023
Инглиз теле фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Биредә гуманитар гимназия укучылары Харисова Гүзәл, Шакирова Лиана, Маликова Азалия, Галиәхмәтов Раян, Камильянова Динара, 1 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Миргалимов Ленар, Имамов Хәйдәр призер булдылар. Укытучылары- Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы, Гыймранова Сания Мөдәрис кызы, Темел Румия Данис кызы, Фәхразиева Илина Хавил кызы, Закирова Айзирәк Илдус кызы. Укучыларны, укытучыларны гуманитар гимназия җитәкчесе Хәева-Хамитҗанова Венера Хәмәтнәсыйх кызын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Маликова Резеда Тимергази кызын зур җиңүләре белэн котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.