МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Балаларны патриотик рухта тәрбияләү / Патриотическое воспитание детей 21.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Пучы балалар бакчасында уртанчылар төркеме балалары белән күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Салимов Салават белән “Солдат абый бездә кунакта” дигән очрашу үтте. Балалар солдат абыйның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, аңа кызыклы сораулар бирделәр. Соңыннан солдат абый белән спорт ярышларында көч сынаштылар.
В средней группе Поисевского детского сада было проведено мероприятие “У нас в гостях солдат”, где дети встретились с недавно вернувшимся с военной службы Салимовым Салаватом. Ребята внимательно выслушали рассказ солдата и задавали ему интересные вопросы. Потом вместе с солдатом соревновались в спортивных состязаниях.
-
21 февраль Халыкара туган тел көне / 21 февраля Международный день родного языка 21.02.2023
Бөек шагыйребез, Габдулла Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята, ата-бабаларыбызның үткәненә, алар калдырган мираска хөрмәт хисе белән карарга мөмкинлек бирә. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, балаларны туган телгә, татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный. Шуны истә тотып, балалар бакчаларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, бик күп чаралар уздырыла. Бүген исә иң зур бәйрәм – “Халыкара туган тел көне” билгеләп үтелә.
Бакчабызда бүген бәйрәм
Бәйрәмнең дә ниндие.
Барыбыз да көтеп алган,
Безнең туган тел көне!
“Умырзая” балалар бакчасында узган бәйрәм иртәсен әлеге матур шигырь юллары башлап җибәрде. Балалар үз туган телләрендә матур шигырьләр сөйләп, матур җырлар җырлап, уеннар уйнап үрелеп барды әлеге күңелле чара. Бәйрәм барлык катнашучылар башкаруында татар иленең гимнына әйләнгән “И туган тел” җырын җырлап, тәмамланды.
-
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне / 21 февраля – Международный день родного языка 21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, ул беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үткәрелде.
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Самое дорогое в мире для каждого – это его родной язык, на котором он впервые заговорил. В Международный день родного языка все языки признаются равными, потому что каждый из них отвечает за судьбу человека, и мы должны его беречь. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом расширяет свой горизонт и становится любимым среди школьников. В связи с этим в МБОУ «Аккузовская ООШ» была проведено мероприятие, посвященное Международному дню родного языка.
-
Әлифба бәйрәме / Праздник Азбуки 21.02.2023
21 нче февраль көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Чарада ата-аналар, мәктәп администрациясе, укучылар катнашты. Укучылар станцияләр буенча сәяхәт итте. Чара җырлар, шигырьләр, күңелле ял минутлары, сюрпризлар белән аралашып барды. Мәктәп җитәкчелеге тарафыннан балаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, әти-әниләр үз теләкләрен җиткерде.
21 февраля для первоклассников МБОУ “Такталачукская ООШ” был проведен праздник Азбуки. Первоклассники путешествовали по разным станциям. На мероприятие были приглашены родители. Дети рассказали стихи, пели, танцевали, получили дипломы и подарки.
-
"Ил белеме буенча Quiz-викторина"/ "Quiz-викторина по страноведению" 20.02.2023
Балалар иҗат үзәгендә инглиз теленнән "Ил белеме буенча Quiz-викторина" район конкурсы үтте. 17 команда арасында гуманитар гимназия-интернатның 5-6 сыйныф укучылар командасы гран-при яулады. Укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова.
В Центре детского творчества прошел районный конкурс по английскому языку "Quiz-викторина по страноведению". Команда учащихся 5-6 классов гуманитарной гимназии-интерната завоевала гран-при среди 17 команд. Учитель Сания Мударисовна Гимранова.
-
Яңа Әлем мәктәбендә Геройлар белән очрашу уздырылды / Новоалимовской школе встреча с героями 20.02.2023
Нәрсә ул батырлык? Батырлык ул - кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. "Геройлар белән аралашу" дип аталган россиякүләм проект кысаларында, Яңа Әлем мәктәбендә Геройлар белән очрашу уздырылды. Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз Хасанов Тимерҗан, Галеев Фаяз, Актаныштан Вагыйз абый патриотик чарада катнаштылар. Үзләренең хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, укучыларны сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга чакырдылар. Барыбызның да теләге бер - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Ватанны саклаучы егетләребез, абыйларыбыз, әтиләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
Что такое мужество? Мужество - это смелость, отвага, решительность, самоотверженность, когда это необходимо. В рамках всероссийского проекта "Общение с героями" в Новоалимовской школе состоялась встреча с героями. Наши односельчане - участники Чеченской войны Хасанов Тимерзян, Галеев Фаяз, Вагиз абый из Актаныша приняли участие в патриотическом мероприятии. Вспоминая время своей службы, учащихся призывали беречь и укреплять здоровье. Мы все хотим, чтобы у нас было спокойствие и ясное небо. Желаем, чтобы наши защитники Отечества, братья, отцы благополучно вернулись на Родину.
-
Медосмотр 20.02.2023
Эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, стоматолог, педиатр гуманитар гимназия - интернатта укучыларга планлы медицина күзәтүе үткәрде. Күзәтүдә 200дән артык укучы катнашты.
Эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, стоматолог, педиатр провели плановый медицинский осмотр учащихся гуманитарной гимназии - интерната. В осмотре приняли участие более 200 учащихся.
-
Туган (рус, татар, мари) тел укытучыларының муниципаль этап Бөтенроссия мастер-классы 20.02.2023
Бүген 20 февраль көнне Балалар иҗат үзәге базасында туган (рус, татар, мари) тел укытучыларының муниципаль этап Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе үткәрелде. Конкурста 8 педагог үз осталыкларын күрсәттеләр.
Сегодня 20 февраля на базе ЦДТ прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса учителей родных языков и воскресных школ. В конкурсе приняли участие 8 пелагогов.
-
Мобилизацияләнгән авылдашларның гаиләләренә ярдәм / Помощь семьям мобилизованных 20.02.2023
Киров мәктәбенең Сирень Хаҗиев исемендәге юнармия отряды укучылары хәзерге вакытта Украинада булган авылдашларыбызның гаиләләрендә булды. Хәлләрен белеп, улларының исән-сау кайтуларын теләделәр.
Учащиеся отряда юнармии имени Сирена Хазиева Кировской школы посетили семьи мобилизованных граждан и оказали им посильную помощь.
-
Бөтенрәсәй "Геройлар белән әңгәмәләр" проекты / Всероссийский проект "Диалоги с героями" 20.02.2023
Февраль - гражданлык һәм патриотик тәрбия ае. 2нче санлы Актаныш урта мәктәбендә Бөтенрәсәй "Геройлар белән әңгәмәләр" проекты кысаларында Чечен сугышында катнашучы Харисов Вазих Расилович һәм Әфган сугышы катнашучылары Галимов Марат Разифович, Әхмәтов Илшат Рашитовичлар белән очрашу булды. Чыгышларында алар хезмәт иткән еллары турында сөйләделәр, укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлекләрен яхшыртырга өндәделәр, бөтен дөньяда тынычлык теләделәр һәм Ватанны яклаучы көне белән котладылар.
Февраль является месяцем гражданско-патриотического воспитания. В рамках всероссийского проекта "Диалоги с героями" в МБОУ "Актанышская СОШ 2" состоялась встреча с участником Чечечной войны Харисовым Вазихом Расиловичем и участниками Афганской войны, Галимовым Маратом Разифовичем и Ахметовым Ильшатом Рашитовичем. В своих выступлениях они рассказали о своих годах службы, призывали учащихся вести здоровый образ жизни и укреплять свое здоровье, пожелали мира во всем мире и поздравили учащихся с наступающим Днем Защитника Отечества.