МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Актаныш Балалар иҗат үзәгендә Әниләр көненә багышланган кичә 23.11.2022
Актаныш Балалар иҗат үзәгендә аеруча күңелле бәйрәм булды. "Дилә" бию студиясенең кече яшьтәге балалары белән Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде.Кичә күңелле тамаша белән башланып китте.Әниләр төрле биремнәр үтәп, ярыш - уеннарда катнаштылар. Балалар исә, үз осталыкларын күрсәттеләр,актив катнашучылар да булдылар.Әлеге чараны мавыктыргыч итеп өстәмә белем бирү педагогы И.М.Муллахметова оештырды.Җиңүчеләр кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
В Центре детского творчества прошло мероприятие, посвященное ко Дню матери. Воспитанники хореографической студии "Дилә" под руководством педагога дополнительного образования И.М.Муллахметовой поздравили своих мам. Вместе с мамами соревновались, играли, выполняли разные занимательные задания. Победителей конкурсов поощряли памятными подарками.
-
Сынау имтиханнары 23.11.2022
23 ноябрь көнне Татар Суыксу мәктәбенең 10 сыйныф укучылары рус теленнән һәм 8 сыйныф укучылары математикадан сынау имтиханын яздылар.Сынау имтиханнары - әзерлекнең мөһим этабы. Сынау имтиханында балалар атмосферага ияләшә, димәк, имтиханның үзендә азрак дулкынланачаклар. Алар барлык кагыйдәләрне һәм нюансларны өйрәнәләр. Бу аларга иң җаваплы мизгелдә күп хаталардан сакланырга ярдәм итәчәк.
23 ноября ученики 10 класса написали пробный экзамен по русскому языку и ученики 8 класса по математике.Пробные экзамены-важный этап подготовки. На пробном экзамене дети привыкают к атмосфере, а это значит, что они будут меньше волноваться на самом экзамене. Они изучают все правила и нюансы. Это поможет им избежать многих ошибок в самый ответственный момент.
-
Мәктәпкә экскурсия 22.11.2022
Бу атнада Яңа Әлем балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булдылар. Балаларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әхнәф кызы каршы алды, алар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар . Мәктәптә оештырылган “Туган як “ музеенда кунакта булып, авылыбыз тарихы белән таныштылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар.
На этой неделе воспитанники подготовительной к школе группы Новоалимовского детского сада вместе с воспитателями совершили экскурсию по школе. Детей встретила учитель татарского языка и литературы Лилия Ахнафовна. Они познакомились в школе будущим учителем и даже смогли посидеть за партами и почувствовать себя настоящими учениками. Посетив организованный в школе музей “Туган як“, они познакомились с историей нашего села. Дети возвращались с экскурсии с большим желанием поскорее учиться, принося для себя много нового о школе.
-
“Алтынчәч” тә кунак бар. 22.11.2022
Сабыйлар кечкенәдән үк һөнәр сайлап, үзе теләгән һөнәр кешесе булып уйный башлый. Баланың кызыксынуы, фикерләре белән әти-әниләр, тәрбиячеләр гел танышып тору зарур, бу һөнәр сайлауга, кызыксынуга зур этәргеч булып тора. Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын арттыру - замана таләбе.
-
Казан Аграр Университет галимнәре белән очрашу 21.11.2022
21 ноябрь көнне Киров мәктәбендә Казан Аграр Университет галимнәре бездә кунакта булдылар. Алар тарафыннан укучылар белән ачык практик дәресләр курсәтелде. Бу көн укучылар күңелендә бик озак сакланыр әле. Бик эшлекле, тыгыз һәм дә тормышта файдалы дәресләр узды.
-
“Сәйяр” татар фестиваленең ярымфинал ярышлары 21.11.2022
21 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында республика мәктәпләре арасында “Сәйяр” татар фестиваленең ярымфинал ярышлары башланып китте. 3 көн дәвамында Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле жюри беренче турдан үткән театр командаларының чыгышларын бәяли. К. Тинчурин артисты Зөфәр Харисов үзенең теләкләрен җиткергәннән соң бәйге Байсар мәктәбе укучылары тарафыннан куелган К.Тинчуринның классик әсәре “Сүнгән йолдызлар” драмасы белән башланып китте. Жюри нәни артистларыбыз чыгышын бик җылы кабул итте. Нәтиҗәләр 2 декабрь көнне игълан ителә.
21 ноября в Татарском государственном драматическом театре имени Аяза Гилязова г. Набережные Челны стартовали полуфинальные соревнования татарского фестиваля “Сайяр” среди школ республики. В течение 3 дней авторитетное жюри из Казани оценивает выступления театральных команд, прошедших первый тур. Конкурс начался драмой “Сүнгән йолдызлар” - классическим произведением К. Тинчурина, поставленным учащимися Байсаровской школы. Жюри тепло приняло выступление наших маленьких артистов. Результаты будут объявлены 2 декабря.
-
Уен-викторина 21.11.2022
Гуманитар гимназия-интернатта, 8 класслар җитәкчелегендә, гадәти булмаган уен-викторина булды. Балалар белән яраткан әкиятләрне искә төшердек, яраткан әкият геройлары белән очраштык. Уен ахырында иң тапкыр командалар грамоталар белән бүләкләнде. Тәрбиячеләре Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы, Рафикова Резеда Шамил кызы.
В гуманитарной гимназии-интернате под руководством 8 классов состоялась необычная игра-викторина. С детьми вспоминали любимые сказки, встречались с любимыми сказочными героями. В конце игры лучшие команды были награждены грамотами. Воспитатели Хазиева Миляуша Радисовна, Рафикова Резеда Шамилевна.
-
Бөтендөнья юл һәм транспорт һәлакәтләрендә вафат булганнарны искә алу акциясе 21.11.2022
20 нче ноябрь - Бөтендөнья юл һәм транспорт һәлакәтләрендә вафат булганнарны искә алу көне. Бу акциягә Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Магистраль"отряды да кушылды. Аның максаты: балаларын йөртүче әти-әниләрне, укучыларны юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыру.
20 ноября-Всемирный день памяти погибших в дорожно-транспортных происшествиях. К акции присоединился отряд "Магистраль Старокурмашевской общеобразовательной основной школы. Его цель: призвать родителей, обучающихся водить своих детей, быть внимательными на дорогах, строго соблюдать правила дорожного движения.
-
21 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәләкәте корбаннарын искә алу көне 21.11.2022
Ел саен юл-транспорт һәлакәтләре арта. Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауна мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнергә кирәклеген истә тотып, Актаныш 2 нче “Ромашка” балалар бакчасында бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне турында мәгълүмат бирү максатыннан әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук тематика буенча мультфильмнар карау оештырылды. Мәктәпкә әзерлек А төркеме балалары җәяүлелеәр юлы янында плакатлар тотып акциядә катнаштылар. Элеге чарада ЮХИДИ башлыгы Шамсиев Р.Р. һәм Актаныштагы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтова Л.Р. катнашты.
С каждым годом дорожно-транспортных происшествий становится все больше. Учитывая, что профилактике дорожно-транспортных происшествий необходимо обучаться с дошкольного возраста, в Актанышском детском саду № 2 “Ромашка” были проведены беседы с целью информирования о Всемирном Дне памяти жертв дорожно-транспортных происшествий, а также показ мультфильмов по тематике. Дети подготовительной к школе А группы приняли участие в акции с плакатами у пешеходной дорожки . В мероприятии приняли участие начальник ГАИ Шамсиев Р. Р. и начальник отдела пропаганды безопасности дорожного движения в Актаныше Мухаметова Л. Р.
-
Ата-аналар контроле күзәтчелеге/ Родительский контроль 21.11.2022
Гуманитар гимназия-интернатта балаларның туклануын дөрес оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларның туклануын ата-аналар контроле күзәтчелектә тота. Гимназиядә әлеге юнәлештә ата-аналарның дежур тору графигы эшләнгән. Тикшерү вакытында ата-аналар тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә.
В гуманитарной гимназии-интернате одним из важных вопросов является правильная организация питания детей . За питанием школьников следит родительский контроль. В гимназии разработан график дежурства родителей по данному направлению. В ходе проверки родителями соблюдаются все санитарно-эпидемиологические нормы.