МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Республика Чыршы бәйрәме кысаларында Рөстәм Миңнеханов белән очрашу 26.12.2022
Гуманитар гимназия-интернат укучылары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга - республика Чыршы бәйрәмендә катнашырга барды. Әлеге очрашуда төрле чемпионатларда һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмаларның яшь вәкилләре катнашты. Чара «Баскет-холл» мәйданчыгында узды.
Учащиеся гуманитарной гимназии-интерната встретились с президентом Татарстана Рустамом Миннихановым, приняв участие в республиканской елке. К участию на встрече были приглашены победители различных чемпионатов и международных соревнований, молодые представители общественных организаций. Мероприятие прошло на площадке «Баскет-холл».
-
Гуманитар гимназия-интернат укучылары Глава елкасында 26.12.2022
Гуманитар гимназия-интернатның укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышларга ирешүче, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив булучы укучылары Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Район башлыгы Ленар Зарипов укучыларны Яңа ел белән тәбрик итте һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Һәр укучыга күчтәнәч тапшырылды.
Учащиеся гуманитарной гимназии-интерната, добившиеся больших успехов в учебе, спорте, культуре, активные в течение учебного года, приняли участие в елке Главы Актанышского района. Глава района Ленар Зарипов поздравил учащихся с наступающим Новым годом и высказал самые добрые пожелания. Каждому ученику был вручен новогодний подарок.
-
Уку алдынгыларын хөрмәтләү 26.12.2022
Бүген, Актнышның 1 нче санлы мәктәбенең актлар залында, 2 нче чиректә "5" ле билгеләренә генә укыган укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында уңышлар телибез!
Сегодня, 26 декабря, в актовом зале АСОШ №1 состоялась церемония награждения Отличников учебы за 2 четверть и 1 полугодие. Поздравляем и желаем дальнейших успехов в учебе!
-
"Кышкы әкият": Казанда мобилизацияләнгән гражданнар балалары өчен әкияти тамаша 23.12.2022
Казан Кремлендә мобилизацияләнгән татарстанлылар гаиләләрендәге балалар өчен яңа ел чаралары башланды. Казан Кремленең Яңа ел чыршысының беренче кунаклары 1-4 нче сыйныф укучылары-Ватаныбызны яклау буенча бурычларын үтәгән мобилизацияләнгән гражданнарның балалары булды. Шушы чарада безнең районнан 5 укучы катнашты. Бәйрәм тамашалары алдынгы яки сугышчан көйләү урыннарындагы хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең тагын бер элементы булды.
В Казанском Кремле стартовала череда новогодних мероприятий для детей из семей мобилизованных татарстанцев. Отгадать тайну исчезнувшей картины, увидеть яркий перформанс и поучаствовать в конкурсах от Деда Мороза — это лишь немногое, что подготовили организаторы для ребят. Первыми гостями новогодней елки Казанского Кремля стали ученики 1–4-х классов — дети мобилизованных граждан, которые выполняют свой долг по защите нашего Отечества. Праздничные представления стали еще одним элементом поддержки членов семей военнослужащих, находящихся на передовой или в местах боевого слаживания.
-
Яңа Әлем мәктәбендә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенең Талантлар Университеты белән эшчәнлеге 22.12.2022
Яңа Әлем мәктәбендә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенең Талантлар Университеты белән эшчәнлек алып бару буенча килешү төзелгән иде. Декабрь башында мәктәп директоры Илназ Илшат улы белән Талантлар Университетының проеклар иҗат итү лабораториясе координаторы Рөстәм Айрат улы эшчәнлекне арттыру буенча күрешеп сөйләштеләр. Бүген исә 7-9 сыйныф укучылары Талантлар Университетының төп юнәлешләре белән, укуда һәм укудан тыш вакытта кулланып була торган чаралары, төрле бәйгеләр турында видеоочрашуда таныштылар. Үзләренең лидерлык сыйфатларын, сәләтләрен үстерәсе килгән, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәсе һәм фәннәр буенча белемнәрен арттырасы килгән укучылар өчен бу менә дигән мөмкинлек!
После открытия центра «Точка роста» на базе МБОУ “Новоалимовская ООШ” был заключен договор о сотрудничестве с Университетом Талантов. В начале декабря этого года директор школы Ильназ Ильшатович и координатор Лаборатории проектного творчества Университета Талантов Рустам Айратович обсудили вопросы повышения эффективности деятельности. И на этой неделе для учащихся 7-9 классов состоялся телемост с Университетом Талантов. Учащиеся через видеосвязь ознакомились с основными направлениями деятельности Университета Талантов, мероприятиями, которые можно использовать в учебное и внеучебное время, а также о различных всероссийских и республиканских конкурсах. Это прекрасная возможность для школьников, которые хотят развивать свои лидерские качества, способности, заниматься проектной деятельностью и повышать свои знания по предметам!
-
«Допризывник» район хәрби комиссары Кубогына ярышы / Соревнования на кубок военного комиссара района «Допризывник» 22.12.2022
Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерү максатларында 20, 22 февраль көннәрендә районның хәрби комиссары Кубогына хәрби-гамәли өч төр ярыш буенча ярышлар үткәрелде. Ачу тантанасында укучылар алдында Актаныш муниципаль районы башлыгы Л.Р. Зарипов, район хәрби комиссары Л. С. Әхмәтҗанов, чыгыш ясадылар. 9-11 сыйныф укучылары чаңгыда узышу, переклинда тартылу, автоматны сүтү һәм җыю буенча көч сынаштылар.
В целях совершенствования военно-патриотического воспитания юношей допризывного возраста, 20,22 февраля проводились соревнования по военно-прикладному троеборью «Допризывник» на кубок военного комиссара района. В церемонии открытия перед учащимися выступили глава Актанышского муниципального района Л.Р.Зарипов, военный комиссар района Л.С.Ахметзянов. Юноши 9-11 классов соревновались по лыжным гонкам, подтягиванию на перекладине, разборке и сборке автомата.
-
Биология һәм химия фәннәре укытучыларының район семинары 22.12.2022
22 нче декабрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология һәм химия фәннәре укытучыларының район семинары үтте. Семинарның беренче өлешендә Вагизова Алсу Мирзаян кызы 7 класс укучылар белән биология, ә Галеев Айзат Әхмәтвәли улы 5А классы укучылары белән географиядән ачык дәресләр үткәрделәр."Үсеш ноктасы"үзәге җиһазлары ярдәмендә 10 класс укучылары белән Алсу Мирзаян кызы мастер-класс күрсәтте. Икенче өлештә районның химия һәм биология укытучылары тәҗрибә уртаклаштылар. Килгән кунаклар һәм җитәкчелек тарафыннан эшчәнлеккә уңый бәя бирелде.
-
"Экобалалар 2022" экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы 19.12.2022
14 нче декабрь көнне 4 нче санлы балалар бакчасында республикакүләм "Экобалалар 2022" экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә Яңа Әлем балалар бакчасыннан 2 команда 5 атна дәвамында экологик биремнәрне үтәп бардылар. "Юные защитники природы" командасы 1 урын яулады.
14 декабря в детском саду № 4 состоялась церемония награждения республиканского экологического конкурса "Экодети 2022". В этом конкурсе 2 команды из Новоалимовского детского сада в течение 5 недель выполняли экологические задания. Команда" Юные защитники природы " заняла 1 место.
-
Халыкара “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесенең йомгагы 19.12.2022
Халыкара “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесенә йомгак ясалды. Илебезнең төрле өлкәләреннән килеп бәйгедә катнашучылар арасында Байсар мәктәбенең 2 класс укучысы Садриева Язгөлнең жюри тарафыннан сайлап алынуы безнең өчен зур сөенеч булды. Язгөл Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты,истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде. Алга таба да аңа зур уңышлар телибез!
Подведены итоги международного конкурса "Теплые объятия мамы". Ученица 2 класса Байсаровской школы Садриева Язгуль была выбрана жюри среди конкурсанток из разных уголков страны. Язгуль была награждена благодарственным письмом и памятными подарками Всемирного конгресса татар в г. Казани. Желаем ей и в дальнейшем больших успехов!
-
Чемпионнар/ Чемпионы 19.12.2022
Башкортостан районының Дүртөйле шәһәрендә, Актаныш районы данын яклап, гуманитар гимназия-интернатның кызлар һәм егетләр волейбол командалары җиңү яулады! Дүртөйле командалары белән уйнап, егетләр - беренче, кызлар икенче урын яулады. Тренерлары Ленар Ибнеев. Котлыйбыз!
Волейбольные команды юношей и девушек гуманитарной гимназии-интерната победили на соревнованиях по волейболу! В игре с командами Дюртюлей, юноши заняли первое место, девушки - второе. Тренер-Ленар Ибнеев. Поздравляем!