МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
У нас учатся: | 3120 учеников |
У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасында иң актив эшләүче мәктәпләр 19.12.2022
«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу Марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды, анда мәгариф оешмалары өчен 200 мини Капсула акыллы колонка тапшырылды. Республиканың иң актив мәктәпләре арасында безнең район мәктәпләре дә бар: Актанышның 1нче мәктәбе, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, Татар Суыксу урта мәктәбе. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Информационно-коммуникационная образовательная платформа «Сферум» объявила победителей второго этапа «Марафона общения» для учителей, который проходил с 1 по 30 ноября 2022 года. Самым активным регионом месяца признана Республика Татарстан, куда для образовательных организаций было передано 200 умных колонок VK Капсула Мини с голосовым помощником Маруся. Среди самых активных школ республики есть школы и нашего района: МБОУ «Актанышская СОШ №1», ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одарённых детей», МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ», которые получили умные колонки. Поздравляем победителей!
-
Бөтенрәсәй көрәш бәйгесе 18.12.2022
Әлмәт районында 18 декабрь көнне узган көрәш бәйгесендә 8 класста укучы егетебез Сафиуллин Илнар Илшат улы лаеклы 3 нче урынны яулап кайтты. Шәйдуллин Зөфәр Газиз улына багышланган 13 нче бөтенрәсәй турнирында 15 тэн артык район көрәшчеләре катнашты. Илнарны һәм аның тренеры Анваров Ильфир Ильфат улын чын күңелдән котлыйбыз!
18 декабря в Альметьевске состоялся традиционный всероссийский турнир по национальной борьбе « Корэш», посвященный памяти заслуженного работника сельского хозяйства Российской Федерации и Республики Татарстан Зуфара Газизовича Шайдуллина. В этом году соревнования проводились 13-й раз и участвовали представители 15 районов Татарстана. На ученик Сафиуллин Ильнар Илшатович в своей весовой категории занял 3 место. Ильнара и его тренера Анварова Ильфира Ильфатовича поздравляем, и желаем дальнейших побед!
-
Пучы урта гомуми белем биру мәктәптәбендэ физика, информатика һәм астрономия атналыгы 17.12.2022
2022 елның 12-17 декабрендә Пучы урта гомуми белем биру мәктәптәбендэ физика, информатика һәм астрономия атналыгы үтте. Аталыкны һәр көнендә төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. 5-11 сыйныф укучылары кызыклы биремнәр үтәделәр, мәсьәләләр чиштеләр, кроссвордлар, ребуслар төзеделәр. 9 нчы сыйныф укучылары «Крестики - нолики» уенында катнаштылар, 10-11 нче сыйныф укучылары өчен физика буенча дәрес-конференция үткәрелде. Балалар барлык өлкәләрдә дә танып белү сәләтенең үсешен күрсәттеләр. Укучылар өчен кызыклы һәм яңача табигый фәннәрне укытучылар Л.С. Нургалиева, А. Р. Шәйхетдинова һәм З. Р. Зиннатова ачтылар.
С 12 по 17 декабря 2022 года в МБОУ "Поисевская СОШ" прошла неделя физики, информатики и астрономии. Каждый день предметной недели включал в себя разнообразные игры и конкурсы. Ученики с 5 по 11 классы участвовали в веселых переменах, выполняли интересные задания, решали задачи, составляли кроссворды, ребусы. Ученики 9 класса приняли участие в игре «Крестики - нолики», для учеников 10-11 классов был проведен урок-конференция по физике. В течении всей недели ребята с увлечением погружались в мир познавательной физики, информатики и астрономии. Интересно и по - новому естественные науки для учеников раскрыли учителя Л.С.Нургалиева, А.Р.Шайхутдинова и З.Р.Зиннатова.
-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен "Тормыш өчен болыт сервислары. Саклау һәм эшкәртү" темасына цифр дәресе 16.12.2022
16 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә 5-9 сыйныф укучылары өчен "Тормыш өчен болыт сервислары. Саклау һәм эшкәртү" темасына цифр дәресе уздырылды. Дәресне физика һәм информатика укытучысы Шәрипов Илназ Илшат улы үткәрде. Бу дәрестә укучылар челтәрнең нәрсә икәнен, болыт технологияләре төшенчәсенә нәрсәләр керүен һәм аларның ничек эшләвен, Интернет барлыкка килүне, ничек үсеш алганын, болыт тылсымының нәрсә икәнен һәм җыелган мәгълүматны ничек сакларга икәнен белделәр. Бу технологияләр белән эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук, 2022 елда Актаныш районында беренчеләрдән булып Яңа Әлем авылында ВОЛС каналы буенча югары тизлекле Интернет барлыкка килүе турында да белделәр.
16 декабря для учащихся 5-9 классов МБОУ "Новоалимовская ООШ" в центре "Точка роста" был проведен урок цифры на тему "Облачные сервисы для жизни. Хранение и обработка". Урок провел учитель физики и информатики Шарипов Ильназ Ильшатович. На этом уроке цифры учащиеся узнали, что такое сеть, что входит в понятие облачные технологии и как они работают, что было до появления Интернета, как он развивался, в чём состоит магия облаков и как надёжно хранить собранные данные. Познакомились с профессиями людей, которые работают с этими технологиями. Также узнали, что в с. Новое Алимово, одним из первых в Актанышском районе в 2022 году появился высокоскоростной Интернет по каналу ВОЛС.
-
Семинар-практикум 16.12.2022
16 декабрь көнне Актанышның 3 санлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән башлангыч мәктәп арасында проект эшчәнлегенең дәвамчанлыгы»дигән темага семинар-практикум узды. Педагоглар проект эшчәнлегендә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар-практикум уңышлы үтте.
16 декабря в Детсклм саду №3 прошёл семинар-практикум по теме «Преемственность проектной деятельности между ДОУ и начальной школой». Педагоги поделились своим опытом работы в проектной деятельности. Семинар-практикум прошёл плодотворно.
-
Татар Суыксу урта мәктәбендә Инвалидлар декадасы 15.12.2022
Мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт максатыннан Татар Суыксу урта мәктәбендә традицион Инвалидлар декадасы узды. Халыкара инвалидлар көненә багышланган Игелек атнасы берничә тәрбия сәгате үткәрергә мөмкинлек бирде. Атна барышында 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф җитәкчеләре «Игелек дәресләре», «яхшылык эшләп, без җанны тапкырлыйбыз» темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, фильмнар һәм мультфильмнар карауны оештырдылар. Балалар белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кичергән авырлыклар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тискәре мөнәсәбәтләре турында да фикералыштылар. Шулай ук инвалидлар 10 конлеге унаеннан ЮИД отряды укучылары мэктэбебездэ куп еллар хезмэт куеп, бугенге кондэ момкинлеклэре чикле булганнарнын ойлэрендэ булып, хэллэрен белеп кайтты.
В целях толерантного отношения обучающихся к людям с ограниченными возможностями здоровья, в МБОУ «Татарско-Суксинской СОШ прошла традиционная Декада инвалидов. Неделя Добра, приуроченная к Международному дню инвалидов, позволила провести серию воспитательских часов.В ходе проведения Недели были задействованы учащиеся 1-11 классов.Классные руководители провели классныечасы на темы: «Уроки доброты», «Творя добро, мы умножаем душу», и организовали просмотр фильмов и мультфильмов. Также с ребятами обсуждались трудности, которые испытывают люди с ограниченными возможностями здоровья, и негативное отношение, с которым сталкиваются люди с ОВЗ.
-
"Эко Балалар - 2022" 14.12.2022
Бүген 4нче санлы балалар бакчасында республикакүләм “ЭкоБалалар 2022” экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйге Республика балалар бакчаларында 5-7 яшьлек балалардан тупланган командаларның 5 атна дәвамында экологик биремнәрне үтәп баруларыннан гыйбарәм иде.
Барлыгы бәйгегә 140 командадан Республикабызның барлык районнарыннан да диярлек гариза керде. Кайбер районнардан берничә команда катнашты. Финал өлешенә кадәр (финалга барлык 5 биремне үтәүчеләр генә керде) 125 команда барып җитте. Шулар арасыннан иң күп команда җыйган районнарны билгеләп үтәсе килә. 12 команда Түбән Кама шәһәреннән, 18 команда Актаныш районыннан иде. Шулай ук иң күп команда туплаган балалар бакчаларын да билгеләп үтәсе килә. Түбән Кама шәһәре 57нче балалар бакчасыннан 3 команда, Актаныш авылы 6нчы санлы балалар бакчасыннан 3 команда, ә инде Актаныш авылы 2нче санлы балалар бакчасыннан барысы 5 команда катнашты. 2шәр команда катнашкан балалар бакчалары да бихисап иде. Бу инде балалар бакчасы коллективларының бер-берсенә терәк булып, ата-аналар белән бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Бүгенге республикакүләм чарада җиңүчеләр рәтенә кергән Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Актаныш районнары катнашты.
Барлык катнашучыларга Рәхмәт әйтеп, Афәрин, дип кенә әйтәсе кала.
-
«Бала күзлегеннән имин юллар» рәсем конкурсы 14.12.2022
Бүген Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Бала күзлегеннән имин юллар» дигән гомуммәктәпкүләм рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс балалар катнашында сәнгать-эстетик эшчәнлек аша юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл I урын, 6 нчы сыйныф укучылары Шәйдуллин Рәсимҗан II урын, Нурлыгаянова Дилбар III урынны алдылар. Конкурста җиңүчеләр «Лео» балалар бренды бүләкләре белән бүләкләнде. Җитәкчеләр Шәйдуллина Л.Н., Гилванова Н. Х., Җәмилова Р.Г. Котлыйбыз!
Сегодня в МБОУ Аккузовская ООШ» подвели итоги общешкольного конкурса рисунков «Безопасные дороги глазами ребёнка». Конкурс проводился с целью профилактики дорожно-транспортных происшествий с участием детей через художественно-эстетическую деятельность. По итогам конкурса ученица 5 класса Шайдуллина Назлыгуль заняла I место, ученики 6 класса Шайдуллин Расимян занял II место, Нурлыгаянова Дилбар III место. Победители конкурса награждены набором подарков детского бренда «Лео». Руководители Шайдуллина Л.Н., Гилванова Н.Х., Зямилова Р.Г. Поздравляем!
-
р Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашу 14.12.2022
2022 елның 14 декабре көнне Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре безнең районның мәктәп директорлары, ата-аналары һәм 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу "Яшьлек" үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
14 декабря 2022 года представители Набережночелнинского государственного педагогического университета встретились с директорами школ, родителями и учащимися 9-11 классов нашего района. Эта теплая, интересная встреча прошла в центре "Яшьлек". Участники ознакомились с деятельностью учебного заведения, обсудили интересующие вопросы.
-
Мөслим районы Кубәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының районара семинары 14.12.2022
2022 елның 14 декабрендә Мөслим районы Кубәк урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының районара семинары узды. Семинарның темасы бүгенге көндә актуаль: "Уку һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда системалы-эшчәнлек алымының үзенчәлекләре". Әлеге семинарда Байсар мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Гыймаева Инзилә Хәмзә кызы катнашты. Семинарның регламенты өч өлештә тәкъдим ителгән: теоретик, практик, аналитик (семинарның өченче өлешен уздыру формасы – түгәрәк өстәл).
14 декабря 2022 года в МБОУ “Кубяковская СОШ” Муслюмовского района прошел межрайонный семинар учителей начальных классов. Тема семинара актуальна на сегодняшний день: "Особенности системно-деятельностного подхода в организации учебной и внеурочной деятельности". Актанышмский район в этом семинаре представляла учитель начальных классов Байсаровской школы Гимаева Инзиля Хамзовна. Регламент семинара представлен в трех частях: теоретическая, практическая, аналитическая (форма проведения третьей части семинара – круглый стол).